Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чүпрәленең күркәм гаиләләрен хөрмәтләделәр
Календарьда 8 июль- изге кенәз Петр һәм княгиня Феврония Муромскийларны искә алу һәм Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнең тамырлары ерак тарихка алып китсә дә, аның нигезендә барлык милләтләрне дә берләштергән гаилә традицияләре, аның асылы, кыйммәтләре ята.
Район ЗАГС бүлегендә дә соңгы елларда шушы көнне "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшыру, озак еллар бергә гомер кичергән парларны хөрмәтләү тантанасы күркәм гадәткә әверелде. Быел аның төп хуҗалары Иске Кәкерле авылыннан Гөлшат һәм Равил Сабирҗановлар иде.
Сабирҗановлар уртак тормыш юлын 1959 елда башлыйлар. Бер-бер артлы биш кыз балага гомер бүләк итәләр. Бүгенге көндә төп нигезне ямьләндереп, бала-оныкларны җыйнап матур гына тормыш кичерәләр.
Гөлшат апа һәм Равил абый икесе дә ачык күңеллеләр, тормышка оптимистик караш белән карыйлар. Гомер буе хуҗалыкта хезмәт иткәннәр. Равил абый алдынгы комбайнчы булып эшләгән. Бүген дә мал-туарсыз тормышларын күз алларына китермиләр, бәрәңге бакчасын да, яшелчә-җимешен дә үстерәләр. "Бер-береңне тыңлап яшәргә, юл бирергә өйрәнергә кирәк, шул чакта гына тормыш итүләре җиңел дә, матур да булачак",диләр алар.
Хөрмәтле парларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов котлады.
-Районда үрнәк гаиләләр бик күп. Гаилә кыйммәтләрен саклап, оныкларына да җиткерерлек матур гамәлләре, хезмәттә узган гомерләре белән дә алар хөрмәткә лаек,-диде исәнлек, тигез гомер, бәхетле картлык теләп һәм "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален, бүләкләр тапшырды.
Равил абый электән гармунда уйнарга ярата икән. Бәйрәмдә ул татар халкының милли көен сузып җибәрде.
Бала туу-гаиләдә зур шатлык. Гадәт буенча бу көнне әни булу бәхетенә кабат ирешкән хатын-кызлар, аларның тормыш иптәшләре дә килгән иде. Гаиләләрендә икенче балалары туган Яңа Элмәледән Мискиннар, Яңа Чүпрәледән Шакуровлар, Иске Чүпрәледән Нурутдиновларга Ана капиалы сертификатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев