Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чүпрәледә күркәм гаиләләрне хөрмәтләделәр

Россиядә сигенче ел рәттән 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлегә ул дәүләт бәйрәме статусын алмаса да, аның җәмгыятьтәге әһәмияте ел саен арта бара. Ул гаилә традицияләре белән бәйле рухи кыйммәтләрне барлау көне.
Чүпрәле ЗАГС идарәсендә әлеге бәйрәм уңаеннан районда гомер итүче үрнәк, шулай ук, Ана капиталы сертификатына ия булган гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узды.
Алешкин-Саплык авылында гомер кичерүче Зинаида һәм Иван Журавлевлар районда һәркемгә таныш гаиләләрнең берсе. Озак еллар "Дружба" колхозын җитәкләгән Иван Андреевич гомеренең бар өлешен авыл хуҗалыгы бәелән бәйләгән шәхес. Зинаида Михайловна исә мәктәптә, колхозда эшләгән, лаеклы ялга Алешкин-Саплык авыл җирлегендә секретарь булып эшләп чыккан. Бер-берсен аңлашуга корылган тату нигезле гаиләдә алар дүрт балага гомер биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. "Озак еллар бергә яшәвебезнең сере дә, гаиләдәге мәхәббәт, аңлаучанлык",дип белдерәләр алар.
Мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булган бу мөхтәрәм парга район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырды.
-Районда үрнәк гаиләләр бик күп. Гаилә кыйммәтләрен саклап, оныкларына да җиткерерлек матур гамәлләре, хезмәттә узган гомерләре белән дә алар хөрмәткә лаек,-диде Шәүкәт Алиуллов һәм гаиләләргә исәнлек, тигез гомер, бәхетле картлык теләде.
-Гомер аккан су кебек, тормыш елгасы да салмак кына ага да ага. Шулкадәр яшәгән кебек тә түгел, гомер сизелми узды да китте, - диләр 60 ел бергә яшәгән Никифоровлар. Чуваш Шәйморзасы авылында гомер кичерүче әлеге гаилә дә бер тормыш сукмагыннан 1955 елдан бирле һәркемгә үрнәк итеп атлыйлар. Биш бала үстереп, илгә лаеклы шәхесләр тәрбияләгәннәр. Ике уллары Әфганистан җирләрендә хезмәт иткән, бүгенге көндә дә җитәкче урыннарда эшлиләр. Юлия һәм Александр Никифоровлар бүген уллары белән төп нигездә яши, гаилә учагын тулыландырып, бәйрәм көннәрендә балалар, 10 онык, биш оныкчык кайталар.
-Бала өчен иң яхшы тәрбия- ата-ананың яхшы үрнәге. Сез үз балаларыгыз өчен генә түгел, бик күпләр өчен гаилә ныклыгы өлгесе булып торасыз, -диде район ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова. Никифировлар гаиләсенә исә Озынгомерлелек Сертификаты тапшырылды.
Бәйрәмнең икенче өлеше яшь гаиләләргә багышланды. Әле бергәләп тормыш итүнең бәхетенә төшенеп кенә килүче яшь парлар бу көнне гаиләдә олы шатлык булып туган икенче, яисә аннан соңгы балалары өчен Ана Капиталы сертификатлары алдылар. Андый гаиләләрнең саны тантанада унлап иде. Араларында өченче бала алып кайтучылары да бар. Ә менә Чуваш Шәйморзасы авылыннан Надежда Еремеева бишенче сабые-кызчыгы Заринәсе белән килгән иде.
Пенсия фондының Чүпрәледәге бүлеге җитәкчесе Ильмир Измайлов Ана капиталы сертификатының кыйммәте турында сөйләп, әлеге гаиләләрне бала туу шатлыгы белән котлады, исәнлек, гаилә бәхете теләде.
Рәсемнәрне http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/6954-ko-dny-semi-lybvi-i-vernosti-semyi-polychili-sertifikati-na-materinskii-kapital.html адресы буенча карый аласыз.
Бәйрәмдә катнашучыларны мәдәният хезмәткәрләре искиткеч матур концерт номерлары белән сәламләде.
Гаиләнең ныклы нигезе андагы хөрмәт итүдән салына башлый. Җәмгыятебезнең иң әһәмиятле нигезен тәшкил итүче гаиләләрнең нык, төзек һәм тотрыклы булуын теләп калыйк!
Рәсемнәрне http://chuprale-online.ru/ru/component/k2/item/6953-v-den-semui-lybvi-i-vernosti-chestvovali-syprygheskiih-par.html адресы буенча карый аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.5000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»3100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы35800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.1900
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?5500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде5500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый5200
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.33000
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.7600
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.17500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.82600
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.56700
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.48000
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбәнРоссия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.5600
-
22 гыйнвар 2021 - 14:34Чүпрәледә 2021 нче елның беренче пары никахларын теркәдеЧүпрәледә беренче парны котлау традициягә әверелде.6100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы35800
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.33000
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.17500
-
20 гыйнвар 2021 - 13:41Чүпрәле районының кайсы авылларында гражданнар җыены узачак: 20-22 январь көннәренә график Җыеннарда 2020 елга йомгак ясыйлар, 2021 елга бурычлар куялар.16400
-
20 гыйнвар 2021 - 16:22Район башлыгы Марат Гафаров Анна Маркованы 90 яшьлек юбилее белән котлады Гомере буе колхозда эшли ул.15700
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.7600
-
22 гыйнвар 2021 - 14:34Чүпрәледә 2021 нче елның беренче пары никахларын теркәде Чүпрәледә беренче парны котлау традициягә әверелде.6100
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.5600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде5500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?5500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый5200
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.5000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»3100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.1900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика