Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чүпрәледә озак еллар бергә яшәүчеләрне хөрмәтләделәр

    Гаилә гомер-гомергә дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы бер өлеше булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә, хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, үз гамәлләрең өчен җаваплылык, тугрылык кебек сыйфатларны сеңдерә. Хөрмәт, туганлык хисләренә, милли гореф-гадәтләргә дә нигез гаиләдә салына.

    8 июль-илебездә билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне соңгы елларда популярлаша бара. Ул кешеләрне гаилә темасы тирәсендә берләштерә, рухи сәламәтлек проблемаларына игътибар юнәлтергә булыша.

    Гаилә традицияләрен саклап, бер-беренә тугры булып озак еллар матур гомер итүче үрнәк гаиләләр районыбызда бик күп. Әлеге гаиләрне нәкъ менә бәйрәм көнне хөрмәтләү район ЗАГС бүлегендә күркәм төс ала. Быел да бу көнне бәйрәм чарасына шундый 15 ләп гаилә җыелды. Шуларның берсе - Иске Кәкерле авылыннан Гөлшат һәм Равил Сабирҗановлар. Аларның гаилә коруларына быел 55 ел вакыт узып киткән.

    -Тормыш йөген тарта-тарта еллар узганы сизелмәгән дә, әле ярый менә шундый бәйрәмнәр ясап, искә төшерүчеләр бар рәхмәт, -диләр алар.- Гаиләнең нигезе - хатын белән ир мөнәсәбәтендә, аларның сабырлыгында. Сабырлыксыз бер нәрсә эшләп булмый. Шуңа күрә гаилә корганнан соң да йөрәктәге дуслык, мәхәббәтне саклар өчен иң әүвәл сабырлык кирәк.

    Сабирҗановлар биш кыз бала үстерәләр, бүгенге көндә авылда төп нигезне тулыландырып, балалар, оныклар кайтуын көтеп, тигез гомер итәләр. Ә балалар, оныклар исә өйгә сукмакны суытмыйлар: килеп хәлләрен белеп, булышып торалар.

    Иске Кәкерледән Әнисә һәм Шәфик Иматдиновлар, Яңа Элмәледән Лидия һәм Григорий Назаровлар, Иске Шәйморзадан Ханифә һәм Җәүдәт Хөсәеновлар, шулай ук, әлеге авылдан Солтания һәм Азат Алиуллиннар, Яңа Кәкерледән Кәүсәрия һәм Нургасим Садыйковлар, Иске Ишледән Кәүсәрия һәм Гена Нигматуллиннар, Городищедан Раиса һәм Петр Ильиннар, Татар Убиеннан Фарзания һәм Әмирҗан Асматулловлар, Алешкин-Саплыктан Раиса һәм Михаил Юдиннар, Иске Чүпрәледән Флюра һәм Фиркать Җәлаловлар һәм тагын бик күп парлар да тормыш юлларын соклангыч итеп узалар. Иске Чүпрәледән Җәлаловлар гаиләсе исә быел Алтын туйларын билгеләп үтәләр. Бәйрәмдә алар "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә лаек булдылар.

    Бергә гомер итүнең изумруд елларын билгеләүче парларга Озынгомерлелек сертификатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

    - Гаилә - ул дәүләтнең нигезе. Менә шундый тату гаиләләребез күбрәк булган саен илебез дә, районыбыз да нык булачак. Яшьләребезнең гаилә корганда шуны онытмавын телим. Үрнәк итеп менә шушы сертификатларны аларның күз алдына торсын, - диде юбиляр гаиләләрне бәйрәм белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов.

    ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлсирә Галләмова юбилярга бәхетле картлык, исәнлек теләде.

    Чарага чакырылучы гаиләләрне хөрмәтләп сәхнә түреннән җырлар агылды. Дистәләгән еллар буе тормыш диңгезендә бергә йөзгән әлеге гаиләләрнең "Аллага шөкер, матур яшәдек", - дип әйтергә тулы хаклары бар. Һәр аткан таң бәхет нуры сирпеп, мәхәббәт хисе күңелләрен гомер буе яктыртып, җылытып торсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: