Туган Як
  • Рус Тат
  • Авылларыбыз яңара

    Чүпрәленең ике авылында мәдәният йорты ачылды бүген. Чепкас-Илмәт авылындагысында бер түбә астына мәдәният йорты, башлангыч мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә берләшкән.

    300 кешесе булган авылга нигә инде ул мәдәният йорты дип сораучылар булыр. Бу сорауга җавап бирү өчен, авыл халкының тамаша залларына гына сыймыйча, фойеда басып торып, үзешчәннәр куйган концертны карауларын үз күзең белән күрү кирәктер. Элек елларда да булган монда мәдәният йорты да, ФАП да, мәктәп тә. Ә менә хәзер төзекләндерелеп, сафка бастырылганы заманның барлык таләпләренә дә җавап бирә: санузеллар эчтә, кечкенәрәк булса да спортзалы, ярыйсы ук бай булган китап фонды бар. Яңа бинага күчкән медицина пунктының да җиһазлары яңартылган.

    Ә менә башлангыч сыйныфларда укучы алты баланың алтысы да кыз бала икән. Хәер, Звезда авыл җирлеге башлыгы Сергей Тарасов авылда яшь гаиләләр санының арта баруы турында әйтә. "Алар дәүләтнең авылларны үстерүне күздә тотып гамәлгә кертелгән программаларына теләп алыналар, һәрбер йортта диярлек ике-өч баш сыер асрап, мөгезле эре терлек тотып, фермерлык белән шөгыльләнеп көн итәләр",-ди ул.

    Мондый социаль объектлар сафка басып торганда мәктәпкә йөрүче балалар саны да артыр, Чепкас-Илмәттә мәдәнияткә гашыйк кызлар да, егетләр дә үсәр әле.

    Шланга авылында соңгы ун елларда үткән халык җыеннарының берсенең дә көн тәртибеннән авылга мәдәният йорты кирәклеге төшмәгәндер, мөгаен. Һәм менә ул көн килеп җитте. Шланга мәдәният йорты - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гамәлгә куйган республика авылларын мәдәният йортлы итү программасы буенча безнең районда сафка баскан мәдәният йортларының беренчесе. Киләсе елларда мондый мәһабәт биналар Хорновар-Шигали, Яңа Элмәле авылларында да калкып чыгар дигән өмет бар.

    Әлеге авыл халкы җырга-моңга да гашыйк, "сүз эзләп кесәгә керәторганнардан да түгел". Авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтеп, авылның хөрмәтле кешесе Фәүзия апа Нәүметова тантанада җитәкчелеккә гозерләрен уенын-чынын бергә кушып җиткерде. "Элек заманнарда безнең авыл аша узган Әби-патша, эзе югалмасын өчен, юлына таш түшәткән. Шуның нәтиҗәсе булып юлы бүген дә саклана. Бүген дә урамнарыбызга таш түшәргә ярдәм итә алсагыз, халык күңелендә ул шул Әби-патша юлына тиң юл булып сакланыр иде",-диде.

    Әйе, сала тормышы да инде күптән шәһәрләште. Үзәкләштерелгән суүткәргечләргә дә, авыл уртасына кадәр сузылган асфальт юллларга инде яңалык итеп карамыйбыз. Мәдәният йортларын шыгрым тутырып килеп, җырлап-биеп, уеннар, конкурслар үткәреп яшәргә дә мөмкинлегебез бар. Чөнки 10лап баш мөгезле эре терлек асрыйбыз икән, хезмәте дә элеккеге кул хезмәте түгел инде аның - күпкә җиңеләйтелгән, заманага яраклаштырылган.

    Ә шуннан туган шатлык йөзләрдә чагыла. Тантанага килгән, мәдәният йортларына керү юлларын бүлеп торган тасмаларны кискән ТРның социаль-иктисадый мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов, район башлыгы Тимур Нагуманов аша Татарстан Президентына ихлас рәхмәтен дә җиткерде бүген бу ике авыл халкы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: