Егетләр элиталы частьләрне үз итә

Хәрби хезмәткә барасы егетләрне әти-әниләре, туганнары, бергә уйнап үскән дуслары, яраткан кызлары озата килгән. Барысының да солдатларның туган якларына чын ир-егет булып, исән-имин кайтуларын күрәселәре килә.
Иртәнге салкынча җиләс һава битләрне сыйпый. Озатучылар арасында яшьле күзләрен сөртүчеләр дә бар. Сәгать иртәнге җидедә республика хәрби комиссариатына кузгалып китәргә тиешле "Газель" автобусы да килеп туктады. Бер рәткә төзелеп баскан алты егеткә майор Вил Нуруллин үзенең теләкләрен җиткерде: "Армия-чыныгу, сыналу мәктәбе. Ул үзара аралашу күнекмәләре бирә, эштә, коллективта аңлашып яшәргә өйрәтә. Армиядә хезмәт иткән һәр яшь кеше, бик еш үзгәреп торучы бүгенге тормышка да җиңел яраклаша. Һәр ир-егет гражданлык бурычын җиренә җиткереп үтәргә тиеш, сез дә районыбыз йөзенә тап төшермәссез дип ышанам",-ди Татарстан хәрби комиссариатының райондагы бүлеге җитәкчесе.
Әйе, рухи кыйммәтләр алышынып торган бүгенге заманга да карамастан, 18 яшен тутырган егетләргә, дәүләтнең катгый таләбе буенча, туган-тумачасы, дуслары белән саубуллашып, билгеле бер вакытка ерак җирләргә чыгып китәргә туры килә. Сер түгел, ата-аналар хәзер юкка гына борчылмый, моның җитди сәбәпләре дә бар, әмма нишләмәк кирәк-илне дә сакламыйча булмый. Элек-электән Ватанга хезмәт итү, изге, саваплы гамәлләрдән саналган. Ислам дине дә моның шулай булуын раслый.
-Улыбыз Илгиз мәктәптә һәм техникумда укыган елларда ук үзен армия хезмәтенә әзерләде, спорт белән ныклап шөгыльләнде, дзю-до көрәше буенча күп турнирларда җиңү яулады. Югары уку йортының икенче курсында укуына да карамастан, үзе теләп армиягә китә, десантчы булырга тели,-ди Яңа Кәкерле авылыннан улын озата килгән Шамил Әсәдуллин. Татар Бизнәсе егете Илназ Тимербулатов та элиталы частьтә хезмәт итүне хуп күрә. Ул көнне хәрби хезмәткә китүче Дмитрий Байгушев (Чуваш Ишлесе), Владислав Ермолаев (район үзәге), Рәиф Исхаков (Яңа Кәкерле) һәм Айрат Хуҗиев (район үзәге) илгә тугры хезмәт итәчәкләренә ышандырдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 10:17Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында дини чара-Кадыкай Абыз-бабайны искә алу көне узачак Программада: Коръән сүрәләре, намаз, Корбан ашы.4900
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.10900
-
23 май 2022 - 15:45СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.8000
-
20 май 2022 - 09:43Авыл егете яңа планнар белән яши Районда бүгенге көндә гаилә фермалары булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Леонид Мишкин46500
-
19 май 2022 - 15:06Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.8900
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.15300
-
13 май 2022 - 09:34Чүпрәле районы Шланга авылында барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә монумент ачтылар Авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов билгеләп үткәнчә, бу монумент барлык чик сакчыларына, илебезне саклаучыларга тирән рәхмәт йөзеннән булдырылган.14000
-
13 май 2022 - 09:25Чүпрәледә Бөек Җиңүгә багышланган спорт чаралары узды Чүпрәлеләр актив катнашты.13800
-
13 май 2022 - 08:24Матур гаилә - авыл күрке: Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылыннан Фаткуллиннар гаиләсе турында 15 май - Халыкара гаилә көне.34800
-
13 май 2022 - 08:21Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җиңү бәйрәменә багышланган чара узды 9 нчы Май - Җиңү көне12500
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.35000
-
9 май 2022 - 21:51Чүпрәлеләр Җиңү вальсын башкардылар Соңыннан Чүпрәле районының төнге күген бәйрәм салюты залплары бизәде.17200
-
8 май 2022 - 16:46Зур Чынлы урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Гәрәй Алимовны искә алу кичәсе узды Гәрәй Сибгат улы Алимовка 2022 елның 7 июнендә 100 яшь тулган булыр иде12900
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
27 май 2022 - 07:01Чүпрәле районыннан 13 егетне хәрби хезмәткә озаттыларМай-июль айларында Чүпрәле районыннан 30дан артык хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла.1700
-
25 май 2022 - 15:13Чүпрәледә Украинада һәлак булган Илья Денисов белән хушлаштылар2022 елның 7 июлендә аңа 26 яшь тулган булыр иде. Илья Батырлык ордены белән бүләкләнгән.8700
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.10900
-
25 май 2022 - 15:13Чүпрәледә Украинада һәлак булган Илья Денисов белән хушлаштылар 2022 елның 7 июлендә аңа 26 яшь тулган булыр иде. Илья Батырлык ордены белән бүләкләнгән.8700
-
24 май 2022 - 16:22Чүпрәле мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады Быел Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләрен 95 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый.8100
-
26 май 2022 - 10:17Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында дини чара-Кадыкай Абыз-бабайны искә алу көне узачак Программада: Коръән сүрәләре, намаз, Корбан ашы.4900
-
27 май 2022 - 07:01Чүпрәле районыннан 13 егетне хәрби хезмәткә озаттылар Май-июль айларында Чүпрәле районыннан 30дан артык хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла.1700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика