Туган Як
  • Рус Тат
  • Дөньякүләм тарихи вакыйгага 442 көн калды

    2013 елда Казанда студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы үтәчәк. Универсиаданы масштабы һәм мөһимлеге буенча Олимпия уеннарына тиңлиләр. Студентларның беренче Универсиада уеннары 1959 елда Италиянең Турин шәһәрендә үтә. Безнең илдә исә ул бер генә тапкыр, Мәскәүдә, 1973 елда узган.

    Әлеге Уеннар Россия тарихында зур масштабка ия булган спорт чарасы булып кереп калачак. Шуңа да аңа әзерлек эшләре инде күптәннән башланып, бүгенге көндә тулы куәтенә алып барыла. Әлеге уңайдан 16-17 апрель көннәрендә Россия регионнарында: Марий Эл, Свердлов, Оренбург өлкәсе, Самара, Түбән Новгород, Пермь, Ульяновск өлкәсе, Башкирия һәм Татарстанның шәһәр, районнарында татар телендә нәшер ителүче матбугат чаралары вәкилләре өчен Пресс-тур оештырылды.

    Тур "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" җитәкчелеге һәм "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы белән берлектә оештырылды.

    Пресс-турның беренче көнен журналистлар Казан шәһәренең үзәге булган Кремль, аның территориясендә урнашкан тарихи-мираси биналар белән танышудан башладылар. Аннан аларга Универсиаданың төп объектларының берсе булачак-футбол стадионы белән танышу тәкъдим ителде. Әлеге объект үз эченә 45 мең тамашачыны сыйдыруны күздә тота. Әлеге мәйданда Универсиаданың иң мөһим чарасы-ачылу һәм ябылу тантанасы үтәчәк. Сүз уңаенда Универсиаданың әлеге тарихи мизгелләрен рус композиторы, режиссёр Игорь Крутой җитәкчелеге һәм әзерләве белән үтәсен дә әйтәсе килә. Билгеле, Универсиада Татарстанда үткәнлектән, тантананың эчтәлегенә милли төсмерләрне кертү дә планлаштырылган. Тантанада барлыгы 170 илдән спортчылар чыгышы көтелә, әзерлек репитицияләре киләсе елның яз айларында башланачак. Футбол мәйданы барлыгы 32 га.дан артык җирне били.

    Төзелеш-монтаж эшләре 2010 елның февраль аенда Populous инглиз спорт архитектура бюросы концепциясе нигезендә "Интекс" җәмгыяте тарафыннан башлана. Баштан ук Универсиада мәйданын лилия чәчәгенә охшатып төзүне хуплыйлар, чөнки стадион Казанка елгасының гаҗәеп матур бер читендә урнашканлыктан, анда электән үк әлеге чәчәкләрнең күпләп үсүе хакында риваятьләр йөри.

    Журналистларны объект үзәгендә каршы алучы төзелеш бүлеге начальнигы Константин Богомолов бүгенге көндә монда эшләрнең 70 процент күләмендә төгәлләнгәнлеген белдерде, төп төзелеш эшләре тәмамланып, стадионны агымдагы елның декабрендә файдалануга тапшырмакчылар. Урындыкларны Татарстан аләме төсләренә буяу көтелә. Биредә барлыгы 1500 эшче, 60 берәмлек техника тәүлек дәвамында хезмәт куя.

    Универсиада үткәрү өчен барлыгы 64 спорт корылмасы файдаланылачак, аларның 36сы махсус төзелә. Бүген көндә 27 спорт комплексы инде ачылып файдалануга тапшырылган. Алар төрле яшьтәге, балалардан алып, өлкәннәргә кадәр, спорт сөючеләр өчен гадәти режимда хезмәт күрсәтүләрен дәвам итәләр. Гомумән, Универсиада корылмаларында көн саен 12,5 мең кеше спорт белән шөгыльләнүен әйтеп, алар арасында күпчелеген студентлар тәшкил итүен белдерәсе килә. Шундый корылмаларның берничәсендә Пресс-тур вәкилләренә дә булырга туры килде. Көн тәртибендә беренче шундый объектларның берсе-КСК КАИ "Олимп" иде. Әлеге объектта журналистлар комплексның директоры Ринат Юсупов белән очрашып, экскурсия үттеләр. Шул ук көнне журналистлар игътибарына янә бер "Төзүче" спорт комплексы белән танышу тәкъдим ителде.

    Моннан тыш Пресс-турның беренче көнендә "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" җитәкчелеге белән очрашу оештырылды. Журналистларны каршы алган генераль директорның беренче урынбасары Азат Кадыров Универсиадага әзерлекнең барышы турында сөйләде.

    -Универсиадага төзеләчәк корылмаларның барысы да диярлек югары уку йортлары нигезендә төзелде һәм төзелә. Чөнки Универсиада үткәннән соң алар, беренче чиратта, студентлар өчен хезмәт итәчәк һәм бүгеннән үк тә бушлай. Ник дигәндә, Казан шәһәрен икенче төрле-студентлар шәһәре дип йөртәләр, хәзерге вакытта гына да шәһәрдә 200 меңләп студент исәпләнә. Моннан тыш, күп кенә маркетинг партнёрларны җәлеп итү өстендә дә күп кенә эшләр эшләнде. Аның кәрәзле элемтә партнёры билгеле дә инде. Ул "Мегафон" компаниясе, ә генераль партнёр булып "Ак Барс" банкы тора. Моннан тыш, "Hyndai" җәмгыяте партнёрлыгы нигезендә Универсиадада спортчыларны, кунакларны 500 автобус, 100 дән артык автомашина белән тәэмин итү күздә тотыла. Гомумән алганда, Универсиадага 13500дән артык спортчы һәм делегация вәкилләре, 1500 журналист, 100 меңнән артык турист һәм җанатарлар килер дип көтелә,-ди Азат Кадыров.

    Очрашу барышында Азат Кадыров студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Уеннары 2013 елның 6-17 июлендә үтәчәген әйтеп, анда барлыгы программада 27 спорт төре кертелүен белдерде. Алар арасында җиңел атлетика, йөзү, нәфис гимнастика. өстәл теннисы, баскетбол, суга сикерү, фехтование, футбол, дзюдо, спорт гимнастикасы, волейбол, теннис, су полосы, бокс, шахмат, чирәмдәге хоккей һәм башка күп төрле спорт төрләре бар.

    Уеннарга әзерлек Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) таләпләре нигезендә алып барыла, бүгенге көндә 50ләп юнәлеш буенча эш нәтиҗәле дәвам итә. Шул ук вакытта, спорт корылмаларының әзерлеген дә FISU таләпләренә туры килүенә комиссия әгъзалары тикшерү үткәрә.

    Журналистларны тамашаларга булган билет хаклары да кызыксындырды. Азат Кадыров әлеге сорауга барлык тамашачы өчен уеннарның ачык булуын белдереп, билет хакларының да 30 сумнан алып 5000 сумга чаклы тәшкил итәчәген әйтте.

    Әлеге очрашу барышында "Казан 2013" волонтерлык хәрәкәте үсеше хакында да җанлы сөйләшү үткәрелде. Әлеге хакта журналистларга волонтерлык хәрәкәте буенча эшләр алып бару департаментының бүлек начальнигы Татьяна Никулина бәян итте. Бүгенге көндә Универсиада волонтеры булырга теләк белдерүчеләрнең саны 16 меңнән артып киткән.

    Пресс-турның икенче көнендә журналистларны Универсиаданың янә мөһим корылмаларыннан булган, бүгенге көндә Универсиада авылы исемен йөрткән комплекска алып бардылар. Әйтергә кирәк, бирегә килүгә үк, күңелдә нигә мин студент түгел икән, дигән хис туды.

    Әлеге комплекс 7 меңнән артык кеше сыйдырышлы 20 корпустан тора. Бүген Универсиада авылында 40 илдән 6 мең тирәсе кеше яши. Шул исәптән: республикадан студентлар-64 процентны, Россия Федерациясеннән-30 процентны, чит илләрдән-6 процентны тәшкил итә. Комплекста яшәүче студентлар башлыча, КФУ һәм аның нигезендә эшчәнлеген дәвам итүче югары уку йортларында белем алалар. Универсиада авылында уңайлы яшәү шартлары белән тулы инфраструктура формалаштырылган. Биредә медицина пункты, даруханә, почта хезмәте, җәмәгать тәртибен саклау пункты эшли. Барлык студентларга махсус, лимитсыз тариф буенча эшли торган, югары тизлекле интернеттан файдалану мөмкинлеге тудырылган. Янәшәдә генә транспорт, метро станциясе тукталышлары. Бүлмәләрдә тору өчен барлык уңайлыкларның да тудырганлыгын әйтәсе килә. Юыну, керләр юу, аш-су бүлмәләре европа стандартларына туры китереп эшләнгән. Студентлар өчен дәрескә әзерләнергә махсус бүлмәләр булдырылган. Әлбәттә, зур игътибар саклык мәсьәләләренә бирелә. Универсиада авылында 50дән артык эчке эшләр министрлыгы һәм сак оешмалары хезмәткәрләре студентларның тыныч тормышын тәэмин итә. Бүгенге көндә комплекс территориясендә Универсиада вакытында хезмәт күрсәтәчәк халыкара мәгълүмати үзәкнең ачылуы көтелә, соңрак ул КФУның бер белем бирү бинасы булып эшчәнлеген дәвам итәчәк. Нигездә, Универсиада авылы чара вакытында кунакларны кабул итәчәк, моның өчен тагын берничә корпус, гыйбадәтханә куллануга тапшырылачак.

    Төп спорт уеннарына әзерлек эшләре "Буревестник" йөзү бассейнында, ишкәк ишү төрләре спорт үзәгендә дә алып барыла. Әлеге комлексларның җитәкчелеге белән очрашу да насыйп булды. Очрашу барышында журналистлар комплексның спорт төрләренә әзерләнү бүлмәләрендә булып, андагы уңайлыклар белән таныштылар, үзләре дә тренажерларда көчләрен сынап карадылар.

    Ишкәк ишү спорт төрләре үзәгенең директоры Андрей Феоктистов белдерүенчә, үзәк урнашкан Кабан күле буенда велосопедчылар өчен махсус юл төзеләчәк.

    2011 елдан бирле "Казан 2013" Башкарма дирекциясе тарафыннан "2013 елгы Универсиада илчесе" программасы тормышка ашырыла. Бүген әлеге статуста 32 кеше, шулар арасында Олимпия чемпионнары Мария Киселева, Елена Посевина да бар. Журналистлар әлеге илчеләрнең берсе Олимпия призеры, "Синтез" командасаның баш тренеры Ирек Зиннуров белән очраштылар. Ул үзенең чыгышында Универсиадага бары тик оптимистик рух белән килүен, безнең спортчыларыбызның һичшиксез, уңай күрсәткечләргә ирешәчәген белдерде. Очрашу барышында спорт-ка килүенең тарихын, әлеге өлкәдәге эшчәнлеген, уңышларын бәян итте.

    Әлбәттә, Универсиадага әзерләнүнең күпсанлы юнәлешләреннән берсе булып- уеннарын матбугат чараларында яктырту да тора. Республикада нәшер ителүче барлык матбугат чараларыннан тыш, Универсиадага кагылышлы барлык яңалыкларны www. kazan2013.ru сайтында да табарга була. "Казан 2013" Башкарма дирекциясе журналистлар белән мондый төр Пресс-турларны алда тагын оештыруны күздә тота әле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: