Туган Як
  • Рус Тат
  • Донор көне үткәрелә

    16-17 июль көннәрендә район үзәк хастаханәсе йортында махсус мобиль комплекста Донор көне үткәрелә.

    Кан бирер алдыннан җиңелчә иртәнге аш ашарга, спиртлы эчемлекләр эчмәскә, тартмаска кирәк. 300 сум күләмендә түләү дә каралган. Исегездә тотыгыз, сезнең кан тапшыруыгыз кемнеңдер гомерен саклап калуга өмет дигән сүз.

    Статистика күрсәткәнчә, ел саен 1,5 миллион авыру россияле донор каны кабул итә. Башлыча ул - пешкән, яисә төрле дәрәҗәдәге авыр травма алган, операцияләр кичергән, химиятерапия алган, кан югалткан авырулар. Гомумән, бүгенге көндә җир йөзендә яшәүче һәр өченче кеше донор канына мохтаҗ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: