Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә “Диабетка каршы бер көн“

    Диабет, ягъни шикәр чире авыруы бөтендөньяда көннән-көн кискенрәк төс ала. Статистиклар әйтүенчә, җир шарында һәр 7 секунд саен мондый авырулы бер кеше үлсә, һәр 10 секунд саен шундый диагнозлы бала туа икән.

    Җәмгыять әлеге чир белән көрәшүнең төрле алымнарына морәҗәгать итә. Ә иң үтемлесе үзләрендә мондый авыруны йөртүчеләрнең шул турыда ачык сойләве, диләр. Шушы максатларны күздә тотып 2007 елда республикада "ДАРТ" -Татарстан Республикасының диабетиклар ассоциациясе оешкан. Эш еллары дәвамында әлеге иҗтимагый учреҗдение тарафыннан авыру кешеләргә 12000 нән артык канда шикәр микъдарын үлчәү аппаратлары (глюкометр) бушлай таратылган. "Дарт" "Бердәм Россия" партиясе теләктәшлегендә оешкан. Һәрбер үткәрелә торган акциядә дә "Бердәм Россия"леләр катнаша. Оешма районнарга чыгып та хезмәт күрсәтә.

    10 апрель көнне алар безнең районда булып, авырулар белән очраштылар, "Диабет мәктәбе"н оештырып, шикәр чире һәм аңа китерә торган сәбәпләр турында сөйләделәр.

    "Дарт" оешмасының башкарма директоры Рәшит Бадамшин һәм ТРның сәламәтлек саклау министрлыгы каршында оештырылган иҗтимагый совет рәисе Чингиз Мәхмүтов район башлыгы Александр Шадриков янында да булдылар. Әңгәмә барышында бу авыру һәм гомумән дә беренче баскычта торучы чирләр (безнең районда ул йөрәк-кан тамырлары һәм онкология), аларның сәбәпләре турында фикерләр алышынды. Оешма вәкилләре бу проблема белән үзләренә мөрәҗәгать иткән чүпрәлеләргә һәртөрле ярдәмнең беренче һәм өстенлекле шартларда күрсәтеләчәге турында әйттеләр. Райондагы фельдшер-акушерлык пунктлары өчен глюкометрлар калдырдылар.

    Без район үзәк хастаханәсенә килгән авыруларның да фикерен белештек.

    Альберт Ш.:

    - Оныгымны алып килдем. Сау-сәламәт туган оныгыбыз 5 яшенә җиткәч, көтмәгәндә шушы чиргә дучар булды. Дөрес, табиблар шунда ук диагнозын да куеп, дәвалауга алындылар.

    Бүгенге очрашуда 50 ел инде шушы авыру белән яшәүче, әмма актив позициядә калучыларны күргәч, алар белән аралашкач, җиңелрәк булып китте, әлбәттә. Киләчәккә, балабызның башкалар кебек үк тормышта һәрнәрсәгә ирешә алачагына ышанычыбыз артты.

    Гелинә Нуртдинова:

    - Озак еллар инде шушы чир белән яшим. Инсулин кадыйм. "Үзебезнең" чир турында инде барысын да белсәк тә, мондый очрашуларда квалификацияле белгечләр белән аралашасың. Халык медицинасы турында һәм башка фикерләрне дә ишетәсең. Дөрес, безнең район үзәк хастаханәсе табибәсе Гөлфизә Мәхмүтовага да зур рәхмәт, бик зур ярдәм итә ул безгә. Һәм бу минем фикерем генә түгел, күпчелек авыруларныкы. Әмма мондый очрашулар да булып торсын иде.

    Галина Кузнецова:

    - Диабет бардырмы миндә, юкмы, белмим. Әмма Казаннан табиблар килә дигәч, кабул итүләре бушлай икәнлекне дә белгәч, килеп карыйм әле, дидем. Бик канәгать калдым аралашудан да. Анализлар да бирдем. Авыруны дәвалаганчы, кисәтүе кулайрак, диләр бит. Шикәр чире авыруының масштабларына караганда, тормыш хәлебезне анализлаганда да, бу чир миндә булмас, дип кем дә авыз тутырып әйтә алмас. Яшәүнең дөрес булмаганнан килеп чыга диләр бит инде бу чирне. Тикшеренеп карау зыян итмәс.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: