Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Дементьевлылар арпа чәчә

    Дементьев исемендәге агрофирма игенчеләре районда беренчеләрдән булып иртә культуралар чәчүгә кереште. Бүген басуда сигез агрегат эшли, аларның дүртесе дым каплата, икесе культивация ясый һәм икесе иртә культуралар орлыгын җир куенына сала.

    Быелгы язда әлеге агрофирма буенча барлыгы 7381 гектар мәйданда чәчү үткәрәсе бар. Шуларның 3909 гектарын бөртекле һәм бөртекле- кузаклы, 2313 гектарын азык һәм 1159 гектарын техник культуралар тәшкил итәчәк. Агрофирманың баш агрономы Виктор Митрошкинның әйтүенә караганда, көннәрнең җылы торуы басу туфрагын тиз өлгертә. Димәк, һәр агротехник чараны үзвакытында югары сыйфат белән башкарырга кирәк. Баш белгеч туфракның өске катламында дымның күп булуын да яшерми. Үткән еллар белән чагыштырганда бу бик уңай күренеш. Халык телендә: "Сазга чәчсәң уңарсың",- дигән гыйбарә бар. Аны да онытасы түгел иде. Дөрес, хуҗалыкта барлык кыр эшләрен дә комплекслы дәвам иттерү максатыннан вакытны кулдан ычкындырмас өчен зур тырышлык сизелә. Дым каплатылырга тиешле 4163 гектар мәйданның 800 гә якын гектарында эш башкарылган. "МТЗ-1221" маркалы тракторларга культиватор агрегатлары тагып эшләүче Олег Нурин белән Анатолий Борисов смена нормаларын көн саен арттырып үтиләр. "Алешкино" филиалында бөртекле культуралар чәчүне гадәттәгечә Сергей Нуринга тапшырганнар. Мондый җаваплы хезмәтне башкару аңа чит эш түгел. Ул үзе дә берничә дистә ел дәвамында тупланган зур тәҗрибәсенә нык ышана. "Бөртекләр җир куенына билгеле тирәнлектә һәм тигез ятарга тиеш. Шулай булмаганда алдагы уңышка өмет итәргә урын калмый. Югары нәтиҗәгә ирешү өчен һәр агрочараны җиренә җиткереп үтәргә кирәк, күрсәткеч дип ашыгырга да ярамый, иң мөһиме сыйфат булсын",- ди Сергей. Зур агрегат керә алмаган участокларны, электр линиясе баганалары тирәсен "МТЗ- 80" тракторына бер агрегат тагып Анатолий Григорьев чәчә. Аның эшен дә югары бәялиләр агрофирмада. Рәсемдә: агрофироманың баш агрономы Виктор Митрошкин чәчүчеләр белән эшнең сыйфаты турында фикер алыша.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: