Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле игенчеләре зур сынауга әзерләнә

    Шушы көннәрдә җаваплылыгы чикләнгән "П.В. Дементьев исемендәге агрофирма" җәмгыятенең Дуван бүлекчәсендә машина - трактор паркын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча район семинары үткәрелде.

    Басулардагы кар катламы күзгә күренеп кими. Язгы эшләр башланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Чәчү кампаниясенә әзерлек ничек? Авыл хуҗалыгы техникасы ни хәлдә, орлыклар, ягулык майлау материаллары, ашламалар җитәме? Агроинженерларның район семинарында шушы һәм башка проблемаларга кагылышлы мәсьәләлр каралды.

    -Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Ахметов безгэ кырчылык буенча беренче бишлеккә керу бурычын куйды. Моның өчен районда потенциаль мөмкинлекләр бар. Беренче чиратта безгә, язгы кыр эшлэрен иң оптималь срокларда югары сыйфат белән үткәрергә кирәк. Барлык агротехник чараларны да комплекслы үтәмәгән очракта югары уңышка өмет итәргә мөмкин дә түгел,- дип ассызыклады семинар башланыр алдыннан район башлыгы Александр Шадриков. Семинарның әлеге агрофирмада үткәрелүе дә тикмәгә түгел. Чөнки чәчүлек мәйданнары буенча дементьевлыларга, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасыннан кала, икенче урын туры килә.
    Семинарда катнашучылар бүгеннән басуга чыгу өчен стар сызыгына куелган тырмалар, культиваторлар, чәчкечләр, минераль ашлама кертү техникасын күрделәр. Агро идарәнең производство- маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәрипов тагылма инвентарьларны көйләү һәм югары җитештерүчән файдалану өчен үзенең файдалы киңәшләрен бирде. "Гостехнадзор" ның баш инспекторы Илдар Шәйхаттаров та үзенең катгый таләпләрен куйды. Тракторларга һәм тагылма прицепларга елдагыча техник карау үткәргәндә һәм басуга чыгар алдыннан техниканың торышы нинди кагыйдәләргә җавап бирергә тиешлеген тагын бер кат искәртте ул. Шуны да онытмыйк, төзек булмаган техниканы файдалану кеше гомере өчен дә аяныч тәмамланырга мөмкин. "Иң мөһиме хезмәткәрләр өчен имин эш шартлары булдырыга кирәк, һәр эшче медицина тикшерелүе һәм инструктаж узарга узарга тиеш",- диде үзенең чыгышында агро идарәнең техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча белгече Дамир Аббазов. Бу хакта район башлыгы Александр Валерьевич та: "Бернинди казанышларны да кеше гомере белән тиңләп булмый, һәр эш участогында да техника иминлеге кагыйдәләре төгәл үтәлсен".- дип таләп куйды һәм техника янында эшләгәндә бик сак булырга чакырды.
    Семинар барышында хезмәткә түләү мәсьәләләре дә каралды. Моның өчен һәр хуҗалыкта эшне югары сыйфат белән норманы арттырып үтәүчеләргә премияләр бирү шартлары булдыру турында әйтелде. Әлбәттә инде, хезмәт дисциплинасын һәм сыйфат бозучыларга карата да тиешле чаралар күреләчәк. Димәк, хезмәтеңнең нәтиҗәсе булсын өчен һәр участокта намус белән тырышып эшләргә туры киләчәк.
    Семинар эшендә Татарстан Республикасының "Россельхозцентр" филиалы белгечләре дә катнашты. Алар җитәкчеләргә һәм кырчылык белгечләренә чәчүлек материалның сыйфаты һәм шытып чыкканнан соң үсемлекләрне авырулардан, корткыч бөҗәкләрдән саклау, биопрепаратлар куллану турында үзләренең киңәшләрен бирделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: