Чүпрәледә адынгы комбайнчылар бүләк алды
Басуларда уракның кызган чагы. Район башлыгы Александр Шадриков белән агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов комбайнчылар янында булып эшнең барышын карадылар, белгечләр һәм җитәкчеләр белән киңәшләштеләр, игенчеләрнең кәефләрен сораштылар.
Бөртеклеләрне урып җыю эшләре киң колач алды. Урак башланды гына кебек тоелса да, комбайнчылар арасында 10 000 әр центнер ашлык суктырып алырга өлгерүчеләр дә бар. Районда иң беренче әлеге күрсәткечкә "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы комбайнчысы Валерий Храмов иреште. Шушы ук хуҗалыктан Петр Архипов һәм Александр Юркин (Нью - Холланд комбайннары белән), "Цильна" җәмгыятеннән Илдус Җәмдиханов һәм Рафик Шәйдуллов (Клаас Тукано комбайннарында) һәм "Мәхмутов И.Ф." крестьян - фермер хуҗалыгы игенчесе Газинур Мөхәммәтҗанов ("Полесье) беренчеләрдән булып 10 000 центнер чиген уздылар. Район башлыгы Александр Валерьевич һәм агро идарә җитәкчесе Ирек Вазыйхович басу түрендә аларга тантаналы төстә Мактау грамоталары, күчмә вымпеллар һәм акчалата премияләр тапшырдылар, игенчеләргә икмәк өчен барган көрәштә уңышлар теләделәр. - Улың белән ярышып эшләү күпмедер дәрәҗәдә күңелле инде ул. Аның алда баруына да шатланам. Быел Газинур мөстәкыйль рәвештә өченче сезонын башлады, аңа кадәр минем ярдәмчем иде,- дип сөйли яшь комбайнчының әтисе Газим. "Ярышларга атна саен йомгак ясалачак. Урак башыннан санап иң күп ашлык суктыручыларга бүләкләр тапшырачакбыз. Әлбәттә, эшнең сыйфаты да, техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлеше дә исәпкә алыначак",- ди район башлыгы Александр Валерьевич. Үткән елдагы кебек үк "Туган як" район газетасы битендә алдынгы комбайнчыларны хөрмәтләү йөзеннән "Мактау тактасы" булдырылган иде. Анда район җитәкчелеге тәкъдиме белән иң уңган игенченең рәсеме урын алачак. Быел әлеге хөрмәткә урак башыннан 11 000 центнердан артык бөртек суктырып ярыш башында баручы Валерий Храмов лаек булды.
Бу көннәрдә механизаторлар да, шоферлар да һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә бары тик бер максат - урып - җыюны иң оптималь срокларда һәм югалтуларсыз төгәлләү бурычы белән яши. Бүгенге көнгә планда каралган 38,5 мең гектардагы бөртекле һәм бөртекле - кузаклы культураларның 30 проценттан артыгы җыеп суктырылды, һәр гектардан уртача 30 центнердан артык ашлык алына. Уҗым культураларын җыеп суктыру акрынлап ахырына якынлаша. Суктырылган ашлыкның тулаем күләме 400 мең центнер чамасы булды. Берүк вакытта басуларны сукалау һәм көзге чәчү эшләре дә дәвам итә. Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров әйтүенчә, табигатьнең кайбер капризларына да карамастан, быелгы уңыш бигрәк тә куандыра. Аны югалтуларсыз амбарларга кайтару өчен барлык мөмкинлекләр дә күрелсен иде. рәсемнәрдә: алдынгы комбайнчыларга район башлыгы бүләкләр тапшырды. Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев