Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәленең үз кефиры, үз мае ...булачак

    Май-сыр заводының гөрләтеп эшләгән елларын хәтерлисездер. "Сөт" кибетендә анда җитештерелгән продукциягә, хәтта, чиратлар була иде. Үзебездә җитештерелгән майның тәме әле дә тел очыгыздамы? Сөендерергә ашыгабыз,май-сыр заводы янә эшли башлады. Әмма инде яңа сыйфатта.

    Бүген кайсы гына җитештерү өлкәсен алма, инвестор ярдәменнән башка булмый. Райондагы май-сыр заводын ачып җибәрүне дә Казан шәһәредә яшәүче Илдар Шиһапов, инвестор буларак, үз өстенә ала. Ул керткән инвестиция ярдәмендә Марий-Эл Республикасында сөт эшкәртү заводы күптәннән эшли икән инде.

    Заводны яңадан торгызу өчен 20 миллион сумнан артык акча киткән. Тиздән бирегә чит илдә эшләнгән жиһазлар кайтачак һәм җитештерү эше җайга салыначак. Хәзергә исә тәүлегенә 70-80 тонна сөт кабул итү планлаштырыла. Эре хуҗалыклардан продукцияне үз автомашиналары белән дә барып алачаклар. Моның өчен махсус машиналар кайтарылган.

    Марат Хафизов, "Молтранс" җәмгыятенең генераль директоры урынбасары:

    - Күләменә, сыйфатына карап сөтнең литры 20 сумнан кабул ителә. Тапшырылган сөт өчен акча тоткарлыксыз вакытында түләнеп барачак. Җитештерү эшләре җайлангач, бик күп төрле сөт продуктлары эшләп чыгару күздә тотыла, шулай ук, сыр, май ясау да планлаштырыла. Завод ачылу бердән район халкын сөт продкуциясе белән тәэмин итсә, икенчедән хезмәт урыннары да булдырылачак. Эшләргә теләүчеләр булса, көтеп калабыз. Эшкә яңа кабул ителгән хезмәткәрләрне яңа технологияләрдә өйрәтү өчен Казаннан махсус белгечләр киләчәк.

    Бүгенге көндә заводта сөт суыту җиһазлары-танкерлар урнаштырылган, сөтне тапшырганнан соң, машина пар генераторы аша дезифекция үтә. Сөт тапшырылыр алдыннан исә лаборатория тикшерүе үткәрелә. Декабрь башыннан бирегә берничә сөт җыючы эшмәкәр килә дә башлаган.Каракитә авылыннан бертуган Марат һәм Шәүкәт Айметовлар, Фәнис Айнуков заводның ачылуын шатланып кабул иткәннәр.

    -Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән берничә елдан бирле шөгыльләнәм. Чувашия, Ульяновск өлкәсенә дә ташып карадык инде бу продукцияне. Май-сыр заводы ачылуын уңай кабул иттек. Бу өлкәдә конкурентлык булгач әйбәт бит инде ул. Кайда бәяне югарырак куялар, шунда тапшырырга мөмкинлек туа, димәк,-ди Фәнис Айнуков.

    Ә авыл кешесенә сөтне кем алса да, кая тапшырсалар да барыбер түгелме соң? Иң мөһиме, тиешле бәясен һәм вакытында акчасын бирсеннәр дигәнрәк фикер белән авылларга шалтыраткан идек тә,

    -Үзебездә булгач, бик әйбәт инде. Нәкъ менә Чүпрәле сөтеннән җитештерелгән продкуция булачак бит ул. Сыйфаты да яхшырак булыр, халык эш белән дә тәэмин ителер дип җавап бирделәр безгә Иске Ишледә яшәп, өч сыер асраучы Хәлиловлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: