Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәленең гасыр кичкән Акъәбисе

    Татарстанда бүгенге көндә 100 яшен тутырган 182 кеше яши. Ир-атлар арасында иң өлкәне - Яшел Үзән районыннан Игорь Протопопов, аңа 107 яшь. 106 яшен тутырган иң өлкән хатын-кыз Казанда гомер кичерә.

    Соңгы елларда республикада йөзъяшәрләрнең саны арта бара. 2014 елда алар - 152, ә 2015 елда - 174 иде. Районыбызда бер гасыр гомерне узучылар дүртәү, барысы да хатын-кызлар. Шуларның икесе быел 100 яшьлекләрен билгеләп үттеләр, икесенә исә 102 яшь.

    Иске Чүпрәле авылында 102 яшьлек Бәян апа Низамова (тулы исеме Нурлыбәян) гомер кичерә. Бер гасыр чиген үткән кешеләр, гадәттә, балалары янәшәсендә итеп күзалланса да, Бәян апа, аллага шөкер, үз көнен үзе күрә.

    Моннан ике ел элек без аның олы юбилеенда булган идек. Ул чактагы кебек үк, бүген дә ул күтәренке күңелле, хәтере дә әйбәт, барысын да искә алып, сөйли.

    Әлбәттә, аларның язмышы җиңел булмаган, авыр сугыш елларын кичәргә туры килгән. Шулай да бөтен кыенлыкларны җиңеп чыкканнар.

    Бәян апага да тормышта җиңел булмый. Әнисеннән өч яшендә ятим калган кызчыкны балигъ булгач та язмыш күп тапкырлар сыный. Гаилә бәхете дә озын гомерле булмый. Яшьли баласы да үлеп китә.

    Сугыш елларында Мәскәүдә юл төзү эшләрендә катнаша Бәян апа. Әйтәләр бит, "Ходай Тәгалә, бер рәхәтен, бер михнәтен бирә", дип. Олыгайган көннәрендә аңа да бәхетле тормышлар насыйп була. Мәҗлесләрнең берсендә, Бәян апа карчыгын җирләгән Сафиулла белән очраша. 11 ел бергә, бер сулыштан яшәп калалар алар.

    Бәян апа ялгыз гомер кичерсә дә, янәшәдәге ярдәмчеләре, күршеләре хәл-әхвәл белешеп тора. Сафиулласының балалары да Равил абый һәм Рокыя апа үз әниләредәй тәрбия кылалар.

    Йөзъяшәр Акъәбинең хәтере әйбәт, зиһене ачык. Тормышының һәр мизгелен әле дә булса хәтерендә барлый.

    -Авырлыкларны күп күрдек. Ходай Тәгаләгә шушы яшемдә зиһенемнән аермаганга рәхмәтлемен,-ди ул.

    Йөзъяшәр әби бүгенге тормышның матурлыгыннан канәгатьлеген белдерә. Мөгаен, озын гомеренең сере дә шат күңелле булуында, тормыш, хезмәт сөюендәдер...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: