Чүпрәлелеләр чаңгыга басты

10 февраль көнне район Сабан туе мәйданында чаңгы спортына багышланган зур чара үткәрелде. "Россия чаңгы юлы" дип аталган спорт бәйрәме 1982 елдан бирле үткәрелеп килсә дә, соңгы елларда аның кысаларында Вагиз Алиуллов исемендәге призлар өчен ярышу да күркәм традициягә әйләнде.
-Вагиз Сибгатулловичны районыбыз халкы яхшы белә. Ул уңган, булган җитәкчедән тыш, бик оста спортчы да иде. Бүген бирегә аны хөрмәтләү йөзеннән спортчылардан тыш аның балалары, оныклары, туганнары һәм хезмәттәшләре килгән. Димәк, еллар агышы үзенекен итсә дә, районыбызның танылган шәхесе турындагы якты хатирәләр онытылмый. Турнирга килүегез өчен рәхмәт сезгә, барыгызның да нык ихтыярлы, тормыш барышында килеп чыккан кыенлыкларны җиңү өчен спорт белән яшәвегезне телим,- диде ярышларны ачып муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов.
Вагиз Сибгатулловичның район прокуроры ярдәмчесе булып эшләүче улы Руслан да: "Әтине хөрмәт итеп мәйданга килүегез өчен рәхмәт, еллар бер-бер артлы үтүгә дә карамастан аны онытмыйсыз, район хакимияте дә, спорт комитеты да әлеге турнирны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен зур тырышлык күрсәтә. Һәркайсыгызга тормышта да, спортта да уңышлар гына телим,- диде ул. Аннан соң Руслан Вагизович һәр елны әлеге ярышта улы һәм кызы белән катнашучы Владимир Хемницерга истәлек бүләге тапшырды. Ул көнне турнирда район үзәгендәге барлык оешмалардан да диярлек 500 дән артык чаңгычы катнашты. Шунысы игътибарга лаек, быел монда өлкән яшьтәгеләр аеруча активлык күрсәтте. 31пенсионерның 22се хатын-кыз иде. Ирләр арасында Яңа Чүпрәле авылының ветераннар советы башлыгы, 65 яшьлек Җәүдәт Мөдәррисов һәм хатын-кызлардан Алешкин-Саплык авылыннан килгән 61 яшьлек Галина Матросова иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Убидан килгән 9 яшьлек Константин Спиридонов һәм район үзәгендә яшәүче 72 яшьлек Мөнир Насретдинов та бүләксез калмады.
-Быелгы турнирда 90 номерлы һөнәри училище, Хорновар-Шигали урта мәктәбе һәм гадәттән тыш хәлләр службасыннан аеруча зур команда килде. Сүз уңаенда, мәйданга кыр кухнясы алып килгән МЧС вәкилләренә һәм 90 номерлы һөнәри училище пешекчеләренә рәхмәт әйтәсем килә. Аларның кайнар ризыкларыннан салкын һавада йөрүчеләр бик теләп авыз иттеләр,-диде спорт комитеты җитәкчесе Фәрит Әхмәтов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 15:45СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.5200
-
20 май 2022 - 09:43Авыл егете яңа планнар белән яши Районда бүгенге көндә гаилә фермалары булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Леонид Мишкин42600
-
19 май 2022 - 15:06Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.8100
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.13800
-
13 май 2022 - 09:34Чүпрәле районы Шланга авылында барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә монумент ачтылар Авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов билгеләп үткәнчә, бу монумент барлык чик сакчыларына, илебезне саклаучыларга тирән рәхмәт йөзеннән булдырылган.13200
-
13 май 2022 - 09:25Чүпрәледә Бөек Җиңүгә багышланган спорт чаралары узды Чүпрәлеләр актив катнашты.13600
-
13 май 2022 - 08:24Матур гаилә - авыл күрке: Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылыннан Фаткуллиннар гаиләсе турында 15 май - Халыкара гаилә көне.33600
-
13 май 2022 - 08:21Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җиңү бәйрәменә багышланган чара узды 9 нчы Май - Җиңү көне12400
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.34200
-
9 май 2022 - 21:51Чүпрәлеләр Җиңү вальсын башкардылар Соңыннан Чүпрәле районының төнге күген бәйрәм салюты залплары бизәде.16900
-
8 май 2022 - 16:46Зур Чынлы урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Гәрәй Алимовны искә алу кичәсе узды Гәрәй Сибгат улы Алимовка 2022 елның 7 июнендә 100 яшь тулган булыр иде12800
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
24 май 2022 - 16:22Чүпрәле мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңладыБыел Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләрен 95 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый.3100
-
20 май 2022 - 20:56Чүпрәледә Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды922 елның 21 мае рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең датасы дип санала.16200
-
23 май 2022 - 15:45СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.5200
-
24 май 2022 - 16:22Чүпрәле мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады Быел Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләрен 95 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый.3100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика