Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәлеләр сайлауларда актив катнаша

    Бүген республикада ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләрдә җирле депутатларны сайлау көне уза. Чүпрәле районы халкы да сайлау көнендә үзенең активлыгын белдерә.

    Инде иртәнге якта ук район үзәгендәге 1368 һәм 1369 номерлы сайлау участокларында "алма төшәрлек тә урын" юк иде. Авыл халкы шундый инде ул, иртән торып, эш эшләргә күнеккән. Шуңа да бүген һәммәсе бердәм булып үзләренең граж данлык бурычларын тапшырырга ашыктылар.

    -Барысы да күтәренке кәеф белән киләләр. Бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар. Сайлау бюллетеньнәре артыннан бервакыт чират хасил булды, хәтта. Республика, район сәясәтендә үз тавышын белдерергә ашкынып торучыларның булуы бик хуп. Шикаятьләр һәм тәртип бозулар күзәтелми, -ди 1369 номерлы сайлау участогы өчен җаваплы Ильмир Измайлов.

    1368 номерлы сайлау участогында да иртән үк кешеләрнең күп килүе хакында участок рәисе Зөлфия Юсупова белдерде. "Сайлауларга халыкның болай ашкынып килгәнен хәтерләмим, барысы да шат, киләчәк көнгә якты өметләр баглый", ди ул.

    -Без инде пенсионерлар. Бервакытта да калдырганыбыз юк әлеге сәяси чараны. Чүпрәледә яшәдек, эшләдек, балаларыбыз үсте. Шунда гомер иттек. Бүгенге үзгәрешләргә карап күңел сөенә, киләчәктә дә Таарстаныбыз үссен, районыбыз чәчәк атсын,-диләр Иске Чүпрәледән Илсөяр һәм Сәгыйть Җәббаровлар.

    Район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов та республикада иминлек һәм тотрыклылык бәрабәренә тавышымны бирәм, дип сайлауларга килгән.

    -Бүген республикада күп төрле милләт вәкилләре дустанә гомер кичерә. Районыбызда да ике милләт: татарлар һәм чувашлар бергә яши. Шөкер, бер-беребезне аңлашып, эшлибез, киләчәктә дә шулай булыр дип өмет итәбез,-ди Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов.

    Район территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча 14.00 сәгатькә чүпрәлеләрнең 65 проценты тавыш бирергә өлгергән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: