Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәлеләр каһарман якташыбыз Зыятдин Арслановны искә алдылар

    Дан орденының тулы кавалеры Зыятдин Арсланов 1923 елның 15 январенда, Кече Чынлы авылында крестьян гаиләсендә туган. Биш сыйныф белемле егет үсә төшкәч ФЗО мәктәбен тәмамлап белгечлек ала һәм Свердловск өлкәсенең Карпинск шәһәрендәге паровозлар депосында слесарь булып эшли, хезмәт ударнигы, активист була.

    1942 елның апрелендә фронтка китә, кыю солдатка берничә ай эчендә үк ефрейтор званиесе бирелә. 21 нче армиянең 46 нчы укчы дивизиясе 314 нче укчы полкында автоматчы була. Ленинград һәм 2 нче Белоруссия фронты составында Ленинград камалышын өзүдә, Белоруссия, Польшаны азат итүдә катнаша. 1944 нең 28 июнендә Таммисуо (Финляндия, хәзерге Ленинград өлкәсе) торак пункты янында сугыш кырыннан яралы штаб башлыгын алып чыга, 1945 нең 15 гыйнварында Пультуск торак пункты (Польша) янындагы бәрелештә дошман траншеясына беренче булып бәреп керә. 1945 нең 2 апрелендә Данциг шәһәреннән (Германия, хәзерге Гданьск шәһәре, Польша) көньяк-көнчыгыштагы Нойендорф торак пункты янында разведчиклар төркеме белән дошман тылына үтәләр, 32 немец солдатын әсирлеккә төшерүдә батырлык күрсәтә. Каһарман якташыбыз Выборг шәһәрен азат итүдә, Висла елгасын кичүдә катнаша, каты яралана. Үзенең фронт юлын Эльбада төгәлли. Дан орденының тулы кавалеры була, Беренче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, "Батырлык өчен" һәм "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә. 1946 елда гына аның өчен тыныч тормыш башлана. Ул янә Свердловск шәһәренә кайтып газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы булып эшли. 1970 елда Татарстанга кайта, Яр Чаллыдагы гигант автозаводны төзүдә катнаша, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы Буа шикәр заводында эшли. 1999 елның 10 мартында вафат була. Шушы көннәрдә аның тууына 95 ел тулу уңаеннан район үзәгендәге Геройлар аллеясында зур тантана булды. Кече Чынлы урта мәктәбе (хәзер ул Зыятдин Арсланов исемен йөртә) укучылары каһарманның үткән юлы турында сөйләделәр. Аннан соң хезмәт коллективлары, ветераннар советы вәкилләре белән бергә аның бюсты янына чәчәкләр салдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов геройны искә алуда куйган хезмәтләре өчен мәктәп укучыларына һәм укытучылар коллективына рәхмәт белдерде. "Якташыбыз Буа шәһәрендә җирләнгән. Без укучылар белән бергәләп һәр елны Җиңү көне уңаеннан шунда барып кабер өстенә чәчәкләр куябыз, чүп - чардан чистартабыз",- ди мәктәп директоры Тәскирә Ибрагимова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: