Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлеләр этнографик диктант язды

4 октябрьдә район мәдәният йортында чүпрәлеләр беренче тапкыр "Зур этнографик диктант" яздылар. Бу киңкүләмле акция нәтиҗәләре буенча этнографик белем бирүне камилләштерү, илдә яшәүчеләр этномәдәни компетенциясен киңәйтү һәм милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.

Удмуртиянең Илкүләм сәясәт министрлыгы инициативасы һәм ТР Министрлар Кабинеты, Милләт эшләре буенча федераль агентлык, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары белән берлектә оештырылган әлеге чара Татарстанда 20 мәйданчыкта "Халыклар күп, илебез-бер" шигаре астында узды.

Акциядә катнашырга теләк белдергән 60тан артык чүпрәлеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде. Чараның максатлары турында әйтеп, диктант язучыларга уңышлар теләде.

Хәер чара зур диктант дип әйтелсә дә, ул күбрәк биремнәр, тест рәвешендә иде. Хәтта, бердәм дәүләт имтиханнарына охшаш яклары да бар иде. Махсус бланкта барлыгы 30 сорау һәм аларга җаваплар тәртибе урнаштырылган. Аларга 45 минут эчендә, дөрес җавап биргән очракта 100 балл куелачак.

Сорауларга килгәндә, төрлесе бар: катлаулы, уйландыра торганы, хәтта кызыклылары да. Яңа Элмәледән Геннадий Карсаков, кайбер сорауларга җавап бирү өчен хәтта, энциклопедик белемнең таләп ителүен ассызыклады. Әйтик, кызыклылылардан: "Тәрҗемәсе буенча "ипи колаклары" дип аталаган нинди удмурт ризыгы бар?" һ.б. , һ.б.

Чарада катнашучыларга соңыннан Сертификатлар, ә оештыручыларга Рәхмәт Хатлары тапшырылды. Диктант нәтиҗәләре исә 4 ноябрьдә билгеле булачак. Ул һәм дөрес җваваплар www.miretno.ru сайтында урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: этнографик диктант