Чүпрәледән биш егет хәрби хезмәткә китте

Язгы чакырылыш тәмамлануга ай ярымлап вакыт калды. Быелгы язгы чакырылышта Чүпрәле районының 42 егете хәрби кием киячәк, дигән идек. Районда хәрби комиссариат бетерелгәннән соң, хәрби чакырылыш эшләре буенча җаваплы булып калган Нуршат Салихова бүгенге көнгә 17 егетнең Россия Кораллы Көчләр сафларын тулыландырулары турында әйтә.
Шушы 17 егет арасында Александр Шишкин, Хайбулдино авылыннан, Алмаз Хисамов, Иске Чокалы авылы, Ильяс Фәхретдинов, Яңа Чүпрәле, Ильнар Шиһапов, Зур Чынлы һәм район үзәгеннән Әлфис Мәүлетов та бар. Әлеге исемнәрен санап үткән егетләр районнан яңа гына киттеләр һәм аларның да берсе - минем улым.
Журналист буларак башлап, шуны әйтәсем килә, хәрби комиссариатның районда булмавының - үз кыенлыгы. Армиягә китү - бер җаваплылык бит инде ул. Бала да дулкынланып көтә ул мизгелне, ата-ана да. Комиссия үткәндә андагы җаваплы хезмәткәрләр "без сезгә шалтыратырбыз", дип улымның телефон номерын язып калганнар. Ә шалтырату юк та юк. Белешә торгач телефон номерын ялгыш язганнар булып чыкты, юлламаны да Буадан барып алырга туры килде.
Егетләрне тантаналы шартларда озаталар-озатуын. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов килгәннәр иде. Район ветераннар советыннан да кеше бар иде. Тик элеккеге кебек улларыбызны кабул итеп алачак һәм аларны Казанга кадәр озатачак җаваплы кешене күрмәдек. Буадан утырачак диделәр, диюен. Без инде әти-әниләр анда барып тормадык. Дөрес, зур, уңайлы автобус килгән иде, Казанга бара торган юл өстендәге районнардан хәрби хезмәткә китәчәк егетләрне алып барачак икән. Өч симкарта бирделәр, телефон Казаннан киткәндә, кулларына биреләчәк, дип аңлаттылар.
Әни кеше буларак, улыңны Армиягә озатуның ни икәнлеген сөйләп тормыйм, башыннан кичкәннәр беләдер. Иң зур теләк - исән йөреп, сау кайтсыннар, балаларыбыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.61800
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.50700
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.46300
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.5100
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.53700
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.32000
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.73900
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».60900
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.47700
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.46900
-
24 декабрь 2020 - 14:002021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле 2021 ел Һиҗри исәп буенча 1442–1443 еллар37300
-
23 декабрь 2020 - 15:55Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек.7900
-
23 декабрь 2020 - 15:18Чүпрәледә полиция бүләкләр тапшыра Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районыбызда күркәм традиция буларак күп балалы яисә аз керемле гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр тапшыру башланды.33100
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
18 гыйнвар 2021 - 16:06Сайлау кампаниясендә активлык күрсәткән чүпрәлеләр бүләкләндеРайон башлыгы Марат Гафаров чираттагы киңәшмәдә Мактау Грамоталары тапшырды.10500
-
18 гыйнвар 2021 - 11:39Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясаттыБүгенге көннән Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды.11300
-
18 гыйнвар 2021 - 09:10Чүпрәледә "Эшлекле дүшәмбе" халык мөрәҗәгатьләрен тикшерүдән башланды Соңгы көннәрдә яуган кар авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен күп кенә проблемалар тудырды.11500
-
18 гыйнвар 2021 - 11:39Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясатты Бүгенге көннән Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды.11300
-
18 гыйнвар 2021 - 16:06Сайлау кампаниясендә активлык күрсәткән чүпрәлеләр бүләкләнде Район башлыгы Марат Гафаров чираттагы киңәшмәдә Мактау Грамоталары тапшырды.10500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика