Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә юллар төзелде дә, яктырды да

    Ю ллар-тормыш артериясе Юллар төзү һәм ремонтлау буенча үткән ел район күләмендә 262 млн. сумга якынлык эш башкарылган. Алешкин-Саплык, Чуваш Ишлесе, Иске Чәке авыллары кешеләре авылларына кадәр кергән юлга тиенде. Район үзәгенең Ямашев, Ленин, Юбилейная, Яңа Чүпрәленең Сәйдәш урамнарына таш түшәлсә, Индустриальная, Аптечная, Тукай, Заводская кебек урамнарда яшәүчеләр яңа юллардан...

    Ю ллар-тормыш артериясе

    Юллар төзү һәм ремонтлау буенча үткән ел район күләмендә 262 млн. сумга якынлык эш башкарылган. Алешкин-Саплык, Чуваш Ишлесе, Иске Чәке авыллары кешеләре авылларына кадәр кергән юлга тиенде. Район үзәгенең Ямашев, Ленин, Юбилейная, Яңа Чүпрәленең Сәйдәш урамнарына таш түшәлсә, Индустриальная, Аптечная, Тукай, Заводская кебек урамнарда яшәүчеләр яңа юллардан йөри башлады. Базарная һәм Абязов урамнарында автомобиль кую урыннары төзелде.

    Бу эшкә, юллар төзүгә, урам юлларын тәртипкә китерүгә Чүпрәле территориясендә яшәүче һәркемнең өлеше керде, диясе килә. Чөнки бергәләшеп үзсалым акчасы җыю турында килешенде. Һәм ул акча 13,6 млн. сум итеп җыелды да. Алдан килешенгәнчә, әлеге сумнар урам юлларына таш түшәүгә тотылды. Авыл эчендәге юлларның гомуми озынлыгы 261 км. тәшкил итсә, шуның 32 км.ы халыктан җыелган акча бәрабәренә төзекләндерелде. Бу гамәл дә "ил төкерсә күл булганлыгын" һәм бердәмлектә таулар да күчереп була икәнлекне тагын бер кат исбатлады. Әлеге сумнар таш түшәлергә тиешле юлларның озынлыгын 13 процентка киметергә мөмкинлек тудырды.

    Юллар төзелеп кенә калмыйча, аларны яктырту эшләре параллель рәвештә алып барыла. Үткән елда урамнарны яктырту өчен республика бюджетыннан 5 млн. сум акча бүлеп бирелүе турында хәбәр иткән идек. Әлеге программа Иске Чүпрәле, Яңа Чүпрәле, Иске Элмәле һәм Кече Чынлы авылларын "колачлады". Бу финанс чыгымнарына 14 км. озынлыкта "бишенче провод" дигәне сузылды, 16 сүндереп кабызу тартмасы һәм 198 данә яктырткыч куелды. Дәүләттән бирелгәненә җирле бюджеттан бүленгәне дә өстәлде. Ул сумма 1,4 млн. сумны тәшкил итте һәм күп өлеше модернизацияләүгә, иске лампаларны яңалары-энергияне сакчыл файдаланучыларына алмаштыруга тотылды.

    Ә Иске Чүпрәле, Алешкин-Саплык аша үтүче федераль автомобиль юлларының 7 км.га якынының яктыртылуы - әлегәчә күрелмәгән яңалык һәм сөенеч тә булды. Республика бюджетыннан бүленгән 27,3 млн. күләмендәге сумма әлеге участокта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Бу күренешне дә халык мәнфәгатен кайгыртып димичә, башкача ничек атап булыр иде?!

    Гомер барынча изгелек кыл!

    Чүпрәле ил тарихында үз исемнәрен эш-гамәлләре белән җуелмаслык итеп язып калдырган шәхесләрбиргәнтөбәк. Шундыйларның берсе -якташыбыз, СССРның авиация промышленносте халык комиссарының беренче урынбасары, авиациа министры, инженер, генерал-полковник, 9 мәртәбә Ленин ордены белән бүләкләнгән Петр Дементьев. Аның белән чордашлары да, хезмәттәшләре дә, райондашлары да хаклы рәвештә горурлана. Еллар үткәннең соңында районнан чыккан геройлар исеме халык күңеленнән җуелса, билгеле, бу гафу ителмәс.

    Иске Чүпрәледә 2014 елда төзелә башлаган һәм берничә төрдәге хәрби техника урын алган паркны "Петр Дементьев исемендәге ачык һавадагы музей" дип атау да нәкъ менә легендар якташыбызның исемен мәңгеләштерүне күздә тота. Ачык һавадагы музей экспонатлары булып АН-2 самолеты, МИ-2 вертолеты, гаубица тора. Киләчәктә хәрби техника исемлеге тагын да баетылачак һәм паркны төзекләндерү эшләре дәвам иттереләчәк.

    Чыгарылыш сыйныфлар паркының файдалануга тапшырылуы, анда Укучы скульптурасы, район үзәгендәге Дан аллеясында Ана скульптурасы булдырылу, "Чүпрәле үзәк Җәмигъ мәчете", "Сергий Радонежский" храмы төзелешләре районыбыз халкының туганнарча һәм бердәмлек шартларында яшәвенә янә дә бер инандырды. Чөнки әлеге эшләр иганәчелек нигезендә, һәркемнең теләктәшлеге, ярдәме бәрабәренә оештырылды.

    Торак шартлары яхшыртылды

    Авылда яшәргә һәм эшләргә теләк белдергән гаиләләрне дәүләт яклавы үткән елда да дәвам итте. Шундый программалар нигезендә 34 яшь гаилә дәүләттән финанс ярдәме алган. Тулаем алганда район күләмендә 7502 м2 торак сафка баскан.

    Район үзәгендә генә 24 фатирлы йортның файдалануга тапшырылуы да торак шартларын яхшыртырга теләүчеләргә ярдәм булып тора. "Энергосбыт" оешмасының райондагы офисының хәзер шушы йортта, аерып әйткәндә, район үзәгендә урнашуы да күп уңайлыклар тудыра.

    2014 елда районда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча адреслы социаль программа да эшләде. Аның кысаларында Чүпрәле районына 2,2 млн. сум акча бүлеп бирелде. Моның бәрабәренә алты гаиләнең торак шартлары яхшырачак.

    Туган җирем-гөлбакча

    Татарстан Республикасында 2015 ел парклар һәм скверлар елы дип игълан ителсә, безнең халык үзе яшәгән җирлекне гөлбакча итүгә былтыр ук кереште. 12 мең данә куак утыртылды, урамнарны яшелләндерү, территорияләрне тәртипкә китерү, зират, мазарлыкларны чистару эшләре алып барылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: