Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә урак батырлары бүләк ала

    Район басуларында көзге культураларны урып- җыю тулысынча төгәлләнде. Борчак һәм арпа суктыру соңгы гектарларда бара. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, эш темпы шактый югары. Былтыргыга караганда 6000 гектар мәйданда игеннәр күберәк суктырылды һәм ашлыкның тулаем җыемы 31000 тоннадан артыграк булды. Бүгенге көнгә планда каралган 39222 гектар ашлык басуының...

    Үткән якшәмбедә район башлыгы Александр Шадриков һәм агроидарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов басуларда эшләүче игенче- механизаторлар, белгечләр һәм җитәкчеләр янында булдылар, хезмәт шартлары һәм урак барышы белән кызыксындылар, ярышта югары күрсәткечләргә ирешеп җиңү яулаган комбайнчыларга мактау Грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырдылар. Комбайн маркалары буенча суктырылган ашлык күләменә карап, "Цильна" хуҗалыгының дүрт комбайнчысы җиңүче дип билгеләнде. "Тукано" маркалы комбайнда- Илдус Җәмдиханов, "Клаас- Мега"да- Илгиз Миначев, "Полесье" да- Радик Төхфәтуллов һәм "ДОН- 1500" комбайнында Фәнис Вәлиев иң күп ашлык суктырдылар. "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасында "Нью- Холланд" һәм "АКРОС" маркалы кыр корабларын идарә итүче Валерий Храмов белән Илдус Гафуров беренчелекне үз кулларында нык тоталар. Алар да җиңүчеләргә тиешле бүләк иясе булдылар. Игенчеләр конкурсына атна саен йомгак ясала. Традиция буенча иң алдынгыларны басуга барып шәхсән район башлыгы үзе хөрмәтли. "Әлеге конкурс урак алдынгыларын ачыклау, югары сыйфатлы эшне стимуллаштыру, техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау иминлеген тәэмин итү максатыннан эшләнде",- ди район башлыгы Александр Валерьевич. 16000 центнердан артык ашлык суктырып алуга ирешкән Илдус Җәмдиханов, район җитәкчелеге тәкъдиме белән "Туган як" район газетасы битендә оештырылган Мактау тактасына кертелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: