Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә укытучыларның август киңәшмәсе узды

    Хәзерге мәгариф системасында зур үзгәрешләр бара, белем бирүнең яңа алымнары кулланыла, эчтәлеге баетыла. Укучыларның заманча мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, яңа укыту программалары төзелә. Һәр мәктәп коллективы алдына яшь буын вәкилен бүгенге җәмгыятькә лаеклы шәхес буларак тәрбияләү бурычы куела. Укытучыларның август киңәшмәсе дә шуларны күздә тотты.

    Педагогларның мондый форумы районда зур чара буларак билгеләп үтелә. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Александр Шадриков, республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Рина Бадриева, башкарма комитет җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов һәм аның урынбасары Айрат Җәлалов, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, укытучылар катнашты.

    Киңәшмәдә лаеклы ялга китүче укытучылар, хезмәт эшчәнлеген яңа гына башлаган яшь белгечләр хөрмәтләнде. Фидакарь педагоглар район башлыгының, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы бүләкләренә лаек булды. Әйтергә кирәк, район мәгарифен үстерү максатыннан республика җитәкчелеге зур кайгыртучанлык күрә. Соңгы өч елда гына да, Татарстан Президенты программалары кысаларында республика бюджетыннан район мәгариф системасына 320 миллион сумга якын һәм муниципаль бюджеттан 33 миллион сум чамасы акча бирелгән. 44 нче урында булган безнең район мәгариф системасы быелгы нәтиҗәләр буенча 32 нче урынга күтәрелгән. Район башлыгы Александр Шадриков ассызыклаганча, районның нибары ике мәктәбе генә-Хорновар- Шигали һәм Зур Чынлы урта мәктәпләре-авыл җирлекләрендәге иң яхшы 100 мәктәп исемлегенә керә алган.

    -Безгә нәрсә җитмәде? Югыйсә, бөтен мәктәпләр дә бер үк мөмкинлекләрдә эшли,-дип сорауны кабыргасы белән куйды район башлыгы.

    Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү буенча Чүпрәле районы 23 нче урынны били, Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында җиңүчеләр һәм призерлар бөтенләй юк. Мәктәпне медальгә тәмамлаучылар да үзләренең уңышларын раслый алмады, дип дәвам итте ул тәнкыйтен. Район башлыгы чыгышыннан түбәндәгеләр дә билгеле булды.

    Республиканың аграр профилендәге 20 һөнәри белем бирү оешмасы арасында безнең Чүпрәле техникумы 12 нче урында тора. Үткән уку елында район мәгариф системасын үстерү буенча Эксперт советы оештырылган һәм анда балаларга белем бирү сыйфатын күтәрү мәсьәләләре даими каралган. Рус теле, математика, тарих, физика һәм химия предметлары буенча 7- 10 сыйныфларда муниципаль контроль эшләр үткәрелгән. Әмма аларның нәтиҗәләре һич тә канәгатьләнерлек булмаган. Укучыларның белем дәрәҗәсе 35-53 процентны гына тәшкил иткән. Барлык контроль эшләр буенча рейтингта лидерлыкны Зур Чынлы, Хорновар-Шигали һәм Иске Шәйморза урта мәктәпләре алган. Ә менә Чуваш Чүпрәлесе, Түбән Чәке һәм Иске Чокалы урта мәктәпләре иң түбән күрсәткеч белән чикләнгәннәр.

    Дәүләт дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла торган чаралар педагогия хезмәткәрләренең хезмәт хакларын да шактый ук арттырырга мөмкинлек бирде. Әлбәттә, хезмәт хакының артуы укытучы һөнәренең абруен да күтәрсен, белем бирү учреждениеләрен квалификацияле укытучылар белән тулыландыруга да этәргеч ясасын иде. Хәзер район мәктәпләрендә эшләүче укытучыларның күпчелеге өлкән яшьтәгеләр. Бу проблема һәр мәктәптә дә бар. Димәк, белем бирү учреждениеләренә яшь белгечләрне тарту буенча эшне тагын да активлаштыру таләп ителә. Быел укытучылар коллективына биш яшь белгеч кушылды. Билгеле, авылга яшь укытучылар кайткан очракта аларны торак белән тәэмин итәсе, хезмәт һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудырасы бар.

    Александр Шадриковның әйтүенә караганда, соңгы биш елда мәгариф системасында эшләүче 50 гә якын гаилә, торак шартларын яхшырту буенча федераль программадан файдаланган. Балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүгә ирешү, аларның талантын һәм мөмкинлекләрен үстерү өчен мәктәпләрне заманча материаль-техник база, уңайлы һәм имин шартлар белән тәэмин итәргә кирәк. Шунысы куанычлы, һәр елны белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүдә педагогик коллективлар зур тырышлык куя. Бүгенге көнгә бөтен мәктәпләр дә укучылар кабул итәргә әзер. Ә менә Чуваш Бизнәсе авылы балалары быел яңа уку елын күп функцияле үзәк бинасында башлап җибәрәчәкләр икән.

    Әйе, илнең киләчәге бүгенге укучыларның нинди дәрәҗәдә белемле, тәрбияле һәм инициативалы булуларына, һөнәри һәм җәмәгать эшчәнлегенә үзләреннән нинди өлеш кертүләренә нык бәйле. Квалификацияле, югары белемле белгечләр генә икътисадны һәм социаль сфераны үстерүгә этәргеч ясарга мөмкин. Ни кызганыч, мәгариф бүлеге методистлары үткәргән анализлар күрсәткәнчә, югары уку йортларын тәмамлаган райондашларыбызның 24,4 проценты гына алган белгечлеге буенча хезмәт куя. Ә районга эшкә кайтучылар "юк" дәрәҗәсендә.

    -Димәк, безнең мәгариф системасы район икътисадын үстерү өчен тиешенчә эшләми булып чыга. Бүген без районга инвестиция кертү һәм инвесторлар җәлеп итү буенча зур эшләр башкарабыз, яшь белгечләргә ярдәм итү максатыннан шартлар тудырабыз, шуңа да карамастан яшьләребез түбән хезмәт хакына булса да ризалашып шәһәргә китү ягын карыйлар,-ди ачынып, район башлыгы.

    Аерым уңышларга ирешүчеләр дә берәмтекләп кенә санарлык. Габдулла Тукай: "Тәнкыйть кирәкле шәйдер", дигән. Милли җанлы, бөек шагыйрьнең бу сүзләренә колак салып, тәнкыйтьне кабул итеп, киләчәк өчен һәр укытучы дөрес карар кабул итәргә тиеш, минемчә. Һәрхәлдә, илнең киләчәге укытучы кулында бит.

    Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/7140-avgystovskya-konferensya-ychitelyi.html адресы буенча карый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: