Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә язгы кыр эшләре башланды

    Агымдагы елда район буенча 8109 гектар чәчүлек мәйданының 1306 гектарында-көзге арыш, 245 гектарында-тритикале, 6558 гектарында- көзге бодай, 8677 гектарында күпьеллык үлән культуралары били.

    Хәзерге вакытта район җәмгыятьләрендә һәм агрофирма филиалларында чәчеләчәк орлыкларны калибрлап, тиешле кондициягә җиткереп, чәчүгә әзерләп кую эшләре бара. Шушы көннәрдә генә район җәмгыятьләрендә һәм агрофирма филиалларында уҗым һәм күпьеллык үлән басуларын өстәмә тукландыру эшләре башланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 31 мартка алынган мәгълүматларга караганда, бу эш 2000 гектар мәйданда башкарылган.

    "Березка" җәмгыятендә 200 гектар мәйдандагы уҗым, 43 гектар мәйдандагы күпьеллык үлән басулары өстәмә тукландырылган. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 1524 гектар мәйдандагы уҗым басулары өстәмә сый алган.

    "Цильна" җәмгыяте эшчәннәре кыр эшләренә беренчеләрдән булып кереште. Биредә 941 гектар мәйданны уҗым (шул исәптән, көзге арыш 70 гектар, көзге бодай 831 гектар) басулары били. Басуларга өстәмә сый кертү механизаторлар Илгиз Миначев һәм Фәнис Вәлиевка тапшырылган (рәсемдә). Алар бу эшне "SULKY" ашлама кертү агрегатын "МТЗ-1221" маркалы тракторларларына тагып башкаралар. "Т-150" тракторлары белән Радик Гафуров һәм Ингель Җәббаров ашлама ташып тора. "К-700" тракторына төягеч таккан Фәрит Фәтхуллов ашламаны агрегатларга бушата. 31 мартка җәмгыятьнең 600 гектар мәйдандагы уҗым, 200 гектар мәйдандагы күпьеллык үлән басулары өстәмә тукландырылган.

    -Егетләрнең эшләренә тел-теш тидерерлек түгел. Көн җылытып, эретә башлаганчы, 200-250 гектар мәйдандагы басуларны ашларга өлгерәләр,-ди җәмгыять директоры урынбасары Фәргать Хәйруллов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: