Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә язгы кыр эшләренә керештеләр

    Иң беренчеләрдән булып, елдагыча, язгы кыр эшләрен "Цильна" җәмгыяте башлап җибәрде. Күпьеллык үлән культураларын тукландыруга "МТЗ-1221" тракторларында Илгиз Миначев белән Фәнис Вәлиев чыкты.

    -Эшнең бу төрен тәмамлап куйыйк дип киңәштек,-ди агроном Рәис Рәимов. Чәчү чорында, үзегез беләсез, бөтен көч туфракта дым барында чәчеп өлгерергә дигән максатка юнәлдерелә.

    25 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган агроном белдергәнчә, җәмгыятьтә чәчүне билгеләнгән вакытка һәм сыйфатлы үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган. Механизаторлар белән эшләре өчен түләү шартлары турында килешенгән, техника әзерлек сызыгына куелган, 1 гектарга 90 грамм йогынты ясаучы матдә микъдарында минераль ашламалар кайтарып куелган, ягулык-майлау материаллары да чәчүне башкарып чыгу өчен җитәчәк һәм хәзергесе вакытта да кайтарылып тора икән.

    Бу уңайдан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов та районда бүгенгесе көнгә 1200 гектардагы күпьеллык үлән культураларының сый алуы турында белдерде. "Цильна" һәм "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Городище филиалында бу эшне төгәлләп тә куйганнар икән инде.

    -Россия, Татарстан Хөкүмәтеннән язгы кыр эшләренә субсидия бүленде. Аларны ашламалар алуга тоттык. Бүгенгесе көнгә район буенча йогынты ясаучы матдәгә күчереп исәпләгәндә бер гектарга уртача 40 грамм туры килерлек минераль ашламаларыбыз бар. Ягулык-майлау материалларына да кытлык булмаячак.

    Җир эшләргә тиеш! Бүгенге вәзгыятьне күзаллаганда бу тагын да ныграк аңлашыла. Халык телендә дә юкка гына "качып китсәң дә, чәчеп кит" дигән сүз эленеп калмагандыр. Чәчү, җир куенына орлык иңдерү - яшим дигән сүз, киләчәккә өмет ул,-ди Ирек Мөхәммәтҗанов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: