Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә язгы кыр эшләре дәвам итә

    Район басулары техника гөрелтесенә күмелгән. Эш темпы да кызганнан- кыза бара. Язның иртә килүе, игенчеләрдән җирдәге дымны саклап калу хәстәрен күрергә, уҗымнарны вакытында тукландырырга, шул ук вакытта чәчү эшләрен тиз һәм югары сыйфат белән башкаруны таләп итә.

    Соңгы еллардагы корылыклар механизаторларның кыр эшләренә карашын нигездән үзгәртте диярлек. Агротехник чараларның үзвакытында үткәрелергә тиешлегенә дә хәзер һәр игенче чын күңелдән тагын бер кат инанды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗановның әйтүенә караганда, бүген басулардагы барлык эшләр дә диярлек киң колач белән алып барыла. Чәчелергә тиешле 44072 гектар басуларның 40 процентка якын мәйданнарында бөртекле культуралар уңышына нигез салынды. Шушы көннәрдә арпа чәчү төгәлләнәчәк. Сабан бодае, борчак, солы, шикәр чөгендере һәм бөртек өчен кукуруз чәчү барлык мәйданнарның 50 проценты диярлек тәмамланып килә. Быел 2613 гектарда көнбагыш үстерү дә планлаштырылган иде. 700 гектарда әлеге культураның орлыклары җир куенына салынды. Уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру нигездә тәмамланды. Язгы кыр эшләре буенча "Цильна" хуҗалыгы механизаторларына тиңнәр юк. Берничә көннән биредә иртә культуралар чәчүне төгәлләргә сүз бирәләр. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасына караган Городище һәм Зур Аксу филиалы игенчеләре дә уңганлык күрсәтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: