Туган Як

Чүпрәле районы

Рус

Тат

Чув
Көн темасы

Чүпрәледә язгы чәчүгә керештеләр

Район аграрчылары күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны өстәмә тукландыру, күпьеллык үләннәрне тырмалау белән беррәттән язгы чәчүгә дә керештеләр. Һәм, әлбәттә инде, һәр елдагыча "Цильна" җәмгыяте хезмәтчәннәре беренчеләрдән булып чәчүгә чыкты.

-Иртә язда чәчкән-откан дип халык юкка гына әйтмәгән. Шуны истә тотып, еллар дәвамында тупланган тәҗрибәбезгә таянып, быел да басуларга кар китү белән үк чыктык. Башлап салкынча көннәрдән файдаланып, уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландырдык. Бүген булачак уңышның язмышы хәл ителә. Ул механизаторларның, белгечләрнең килешеп, киңәшләшеп эшләүләренә, хезмәтне оештыруга, чәчү кампаниясенең оптималь срокларда башкарылуына бәйле,-ди җәмгыять директоры урынбасары Фәргать Хәйруллов.

Бүген җәмгыятьтә Рәфикъ Шәйдуллов һәм Айрат Яфизов җитәкчелегендәге "Нью-Холланд", Адиҗан Басыйров, Фиркать Багаутдинов җитәкчелегендәге "ДТ-75" тракторлары беренчеләрдән булып арпа культурасын чәчә башладылар. Агрегатларга Җәүдәт Валеев, Илмас Басыйров һәм Рифкать Замдиханов "КамАЗ" автомобильләре белән орлык ташып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү башланды