Чүпрәледә икенче модульле ветеринария пункты ачылды

Бүген Яңа Элмәле авылы халкы бәйрәм итте. Тантаналы шартларда биредә республика программасы нигезендә төзелгән модульле ветеринария пункты ачылды.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга кунаклар да килгән иде. Район башлыгы Александр Шадриков яңаэлмәлеләрне котлап, әлеге өй туеның бик тә мөһим булуын билгеләде.
- Районда республика программаларының күпчелеге үтәлә, шуларның берсе - модульле ветеринария пунктлары төзү. Әлеге юнәлеш, беренче чиратта, эре мөгезле терлек саны күп булган авылларны күздә тота.Әлеге бина районда икенче. Яңа Элмәледә терлекләрнең баш санын арттыру буенча эшчәнлекнең әйбәт алып барылуы куанычлы. Киләчәктә мондый биналарның башка авылларда да төзелүе күздә тотылачак,-дип белдерде Александр Шадриков.
-Республика Президенты тырышлыгы белән Татарстанда модульле ветеринария пунктлары төзү программасы эшли башлады. Бүгенге көндә республиканың барлык районнарында да менә шундый пунктлар ачылып тора һәм бу авыл халкы тарафыннан да яклау тапты. Чөнки авыл тормышы терлекчелеккә бәйләнгән. Ә инде аларны үрчетү, үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр булу-эшне тагын да җиңеләйтә. Яңа модульле ветеринария пунктларда барлык уңайлыклар да тудырылган, хәтта даруханә дә бар. Яңа бинаның сәламәт терлек үстерүдә файдасын күрергә булсын,-диде республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов.
-Яңа Элмәле авыл җирлегендә өч гаилә фермасы, 12 КФХ бар, эре мөгезле терлек саны 1000гә якын, шуның 354е-сыерлар. Кайбер шәхси хуҗалыкларда 10-15 сыер асрыйлар. Соңгы елларда сыерларның башы саны арта гына бара. Күпчелек авыл халкы терлекчелек белән шөгыльләнә. Хәзер исә йорт хайваннары өчен тиешле ярдәмне монда ук алып булачак, ягъни район үзәгенә барып та йөрисе кирәк түгел. Без бик шатбыз,-ди авыл җирлеге башлыгы Наил Шихранов.
Авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен хезмәт ветераны Александр Карсаков җиткерде. Гомер-гомергә авыл кешесе терлек асраганлыгы, шуның белән гаиләсен туендырганлыгы, ит-сөтен сатып, акча эшләгәнлеге хакында әйтеп үтте. Әлеге юнәлештә эшне җиңеләйтүче җитәкчеләргә рәхмәт әйтте.
Бинага алып керүче ал тасма киселгәннән соң, кунаклар эчкә үтеп уңайлыклар белән таншып йөрделәр. Ә яңаэлмәлеләр исә бәйрәм итеп, җырладылар, биеделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.51100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.46100
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.41600
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.5000
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.53500
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.31800
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.73600
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».60800
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.47500
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.46800
-
24 декабрь 2020 - 14:002021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле 2021 ел Һиҗри исәп буенча 1442–1443 еллар37200
-
23 декабрь 2020 - 15:55Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек.7800
-
23 декабрь 2020 - 15:18Чүпрәледә полиция бүләкләр тапшыра Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районыбызда күркәм традиция буларак күп балалы яисә аз керемле гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр тапшыру башланды.32800
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
18 гыйнвар 2021 - 16:06Сайлау кампаниясендә активлык күрсәткән чүпрәлеләр бүләкләндеРайон башлыгы Марат Гафаров чираттагы киңәшмәдә Мактау Грамоталары тапшырды.5400
-
18 гыйнвар 2021 - 11:39Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясаттыБүгенге көннән Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды.6600
-
18 гыйнвар 2021 - 09:10Чүпрәледә "Эшлекле дүшәмбе" халык мөрәҗәгатьләрен тикшерүдән башланды Соңгы көннәрдә яуган кар авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен күп кенә проблемалар тудырды.6800
-
18 гыйнвар 2021 - 11:39Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясатты Бүгенге көннән Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды.6600
-
18 гыйнвар 2021 - 16:06Сайлау кампаниясендә активлык күрсәткән чүпрәлеләр бүләкләнде Район башлыгы Марат Гафаров чираттагы киңәшмәдә Мактау Грамоталары тапшырды.5400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика