Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә туризмны үстерү турында сөйләштеләр

    Бүген Чүпрәле районына эш визиты белән Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова һәм туристик индустрия үсеше бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ольга Неумоина булдылар.

    Эш сәфәренең максаты булып, район җирлегендәге тарихи урыннарны карау һәм киләчәктә туризм үсеше юнәлешендәге үзара эшчәнлекне ныгыту торды.

    Кунаклар районда беренче булып, Иске Шәйморза авылындагы Ә.Ш.Әбдриев исемендәге "Җир һәм кешеләр" музеен карадылар. Биредә музей хезмәткәрләре аларны авыл тарихына бәйле булган тарихи мәгълүматлар, экспонатлар белән таныштырдылар.

    Район үзәгенә таба тоткан юлны дәвам итеп, мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев һәм крайны өйрәнү музее директоры Рәдиф Субаев туризм буенча дәүләт комитеты вәкилләренә мәдәни мирасны, элеккеге тарихи үзенчәлекләрне саклап кала алган объектларга тукталдылар.

    Кунаклар белән район башлыгы Александр Шадриков бүлмәсендә дә сөйләшү узды. Түгәрәк өстәл артында Чүпрәле районында туризмны үстерү мәсь әләләренә багышланды, максатлар, бурычлар билгеләнде.

    Аннан соң, кунаклар райондагы тагын берничә объекта булдылар. Шуларның берсе- «Акчарлак» балалар лагеры һәм урманчылык хуҗалыгындагы чаңгы базасы иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: туризм
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: