Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә төзелүче үзәк "Җәмигъ" мәчетенә ярымайлар урнаштырылды

    "Җәмигъ" мәчетендәге кече һәм баш манарага ярымайлар урнаштырылды. Чираттагы игелекле эшнең рамазан аенда башкарылуы да бик күркәм.

    Биек, матур булып эшләнгән мәчет бинасына әлеге җиһазларны урнаштыру өчен махсус техника чакыртылган иде. Кул көче белән ярдәм итеп торучылары исә район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов җитәкчелегендә район хакимияте ир-егетләре, "Фламинго" җәмгыяте эшчеләре иде.

    Ярымайларны җирдән куәтле кран белән күтәрә башлауга Әмир хаҗи Аббазов белән берлектә ир-атлар азан әйтеп тордылар.

    Алтынга манылган айлар Чиләбе өлкәсеннән кайтарылган. Ә тимердән булган башка җиһазларын эшмәкәр Марков предприятиесендә эшләнгән.

    Бу үзәк мәчет Корбан гаетенә мөселманнарны кабул итәргә әзер булачак, дип өметләнәбез. Тик башкарасы эшләр күп әле, -ди Шәүкәт Алиуллов.

    Башлангычы барның хәерлесе белән ахыры да булыр, иншаллах. Ә әлегә мәчетнең биш манарасында төрле якка изгелек нурлар сибеп айлар ялтырый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: