Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә терлекчеләрнең январь ае күрсәткечләре анализланды

    -Терлекчелек өлкәсендәге январь ае күрсәткечләре безне берничек тә канәгатьләндерә алмый. Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре әйткән сүзләрендә тормыйлар, үз өсләренә алган йөкләмәләрне үтәмиләр,-диде район башлыгы Александр Шадриков киңәшмәдә.

    Киңәшмә исә, терлекчелек тармагындагы 24нче отчет формасын анализлауга багышланды.

    Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, тулаем сөт савуны 1250 кг.га арттырган "Цильна" кебек хуҗалыклар янәшәсендә бүген бер сыердан 6,5 кг. сөт сауган хуҗалыклар да бар.

    -Фермаларга кермичә, терлекчелеккә карашны үзгәртмичә торып, ышаныгыз, нәтиҗәле күрсәткечләргә һәм үсешкә дә ирешә алмаячакбыз,-диде Александр Шадриков, залда утыручы җитәкчеләргә, филиал директорлары, терлекчелек белгечләренә мөрәҗәгать итеп.

    Язгы кыр эшләренә дә инде әллә ни ерак калмаганлыктан, сөтнең бүген аеруча алтын бәясенә торуы да ассызыкланды. Чөнки банклар бирәчәк кредитларны, дәүләттән субсидияләрне көтеп ятканчы, үзеңдә җитештерелгән продукцияне реализацияләүдән кергән акчага ашлама, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр ала торсаң да ярый бит.

    Район башлыгы Александр Шадриков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗановның киңәшмәдәге чыгышлары тәнкыйтькә генә корылса да, үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда сыерлардан күбрәк бозау алучы, сөт җитештерүче, уңай күрсәткечләргә ирешүче аерым белгечләрнең эше игътибардан читтә калмады. Иршат Нуртдинов, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Иске Кәкерле филиалы селекционер-технологы; Борис Шихранов, Городище филиалы ферма мөдире; Рәмис Арифуллов, Зур Аксу филиалы ветеринария табибы; Рамиль Баһаветдинов, "Цильна" хуҗалыгының терлекләрне ясалма орлыкландыру технигы акчалата бүләкләргә лаек булдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: