Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә тактик үсеш күзәтелә

    -Безнең максат районны үстерү, яшәү өчен лаеклы шартлар булдыру,-диде район башлыгы Александр Шадриков Чүпрәле район Советының 43нче утырышында. Әлеге утырыш район Советының 2014 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2015 елга планнар билгеләүгә багышланган иде һәм анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

    - 2014 елда без үз эшебездә билгеле бер нәтиҗәләргә ирештек. Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеш рейтингында ел башына булган 40нчы урыннан район ел ахырына 22 урынга күтәрелде. Район бюджеты да 2014 елда керемнәр буенча, әлегә кадәр һич тә күзәтелмәгәнчә, 166,2 процентка үтәлде,-дип башлады үзенең докладын Александр Шадриков.

    Шулай булуга карамастан, докладның калган өлеше тәнкыйтькә корылган иде. Район башлыгы авыл хуҗалыгында уңышсызлыкларны табигать капризларына гына кайтарып калдырырга ярамаганлыгына тукталды. Югары уңыш бирүчән, шул ук вакытта корылыкка да түзем сортларны чәчү әйләнешенә кертергә, фән белән дә "дуслашырга" кирәклеген искәртте. Бер үк шартларга куелган хуҗалыклардан, мәсәлән, "Цильна" хуҗалыгында бер сыерга 9,5 мең кг. сөт туры килсә, "Березка", "Хафизов" кебек хуҗалыкларда бу сан өч тапкырга ким. Гәрчә район үз алдына сөт җитештерү буенча республикада беренче унлыкка керү максатын куйса да, кеше факторына да бәйле рәвештә ул икенче дистәдәгеләр арасында кала бирә. Шул ук вакытта районда мөгезле эре терлек санының ярыйсы ук артканын да әйтергә кирәк. Түбән Чәке, Яңа Ишле, Уби, Матак, Иске Чокалы авыл җирлекләре башлыкларына да "эләкте". Алар үз территорияләрендә бер генә "Гаилә фермасы" да төзеттерә алмаганнар.

    -Бүгенге көнгә без эшкәртү һәм җитештерү цехлары да ача алганыбыз юк. Авыл хуҗалыгы бары тик үстереп сатуга гына корыла икән, димәк керем алыпсатарларда гына кала. Үстерелгән продукцияне үзебездә эшкәртеп, кибет киштәләренә кадәр китереп җиткерү 2015 елда безнең максат булырга тиеш,-дигән бурыч куйды Александр Шадриков.

    Районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүне анализлау, аның юлларын барлау докладта аерым бер урынны алып торды. Әлеге тармакка районның 897 кешесе тартылган, милекчелекнең төрле формаларына караган (КФХ, ООО, ИП) 467 ширкәт бар. Районда җитештерелә торган тулаем товар күләмендә эшмәкәрлеккә туры килгәне-20,4 процент (республикада-25,7%). Республика җитәкчелеге исә әлеге өлешне 35 процентка җиткерүне максат итә.

    -"Чүпрәле" җитештерү-сәнәгать паркына, төрле шартлар тудырылу һәм җирле бюджетка салымнар түләүдә өстенлекләр булдырылуга да карамастан, нибары ике резидент кына җәлеп ителү уйландырырга тиеш,-диде А.Шадриков.

    Район башлыгы Дәүләт Советы рәисенә мөрәҗәгать итеп, район Советының Чүпрәле районында региональ әһәмияткә ия булган Ирекле икътисадый зона төзү турындагы инициативасының Дәүләт Советында яклау табачагына өметләнүен белдерде.

    -Бу район икътисадын үстерүгә һәм инвесторлар җәлеп итүгә ярдәм итәр иде. Икътисадның үсүе-ул яңа эш урыннары-яшьләр. Яшьләр булган җирдә-яңа гаиләләр-балалар саны арту-йортлар төзелү, бер сүз белән атаганда-яшәеш.

    Район башлыгы районда эчәргә яраклы суның җитмәгәнлеген, балалар, яшүсмерләр өчен иҗат йортын төзеп бетерү кирәклеген һәм тагын да шундый бик күп социаль әһәмияткә ия булган проблемаларны күтәрде.

    Мәгарифкә аерым тукталып, бу тармактагы эшчәнлекнең 2014 елда канәгатьләнмәслек булуын әйтте. Төп фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең республика күрсәткеченнән түбән булуы беркемне дә бизәми.

    Сәламәтлек өлкәсендә дә, 2010 еллар белән чагыштырганда, табиблар белән тәэмин ителеш күрсәткече югарыга менеп китсә дә, демографияне яхшырту, йөрәк-кан тамырлары авыруларын, онкологияне кисәтү буенча эшләргә дә эшләргә кирәклегенә тукталды.

    2014 ел республикада Мәдәният елы буларак үтте. Әлеге уңайдан Чүпрәле мәдәниятчеләренең дә ирешкән уңышлары бар, әмма алар әле зур күлдә бер тамчы кебек кенә. Монысы да докладтан билгеле булды.

    Гомумән, район башлыгының доклады ирешелгәннәр турында сөйләүгә түгел, яуланасы үрләр, эшләнәсе эшләрне барлауга корылган иде. Моңа игътибар итеп, үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин да: "Докладта районның һәрбер тармагы чагылыш тапты, тирән анализланды",-диде.

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларга республика тормышы турында сөйләү белән берлектә, илдә бара торган вәзгыять - Украинада бара торган хәлләр һәм аның чүпрәлеләргә нинди йогынтысы булачагы хакында да бәян итте.

    Украинада сәясәтнең юньлегә китермәячәнлеген аңлаган Крым ярымутравы халкы: руслар, украиннар, крым татарлары референдум уздырды. Әлеге референдумда катнашучыларның 80 проценты Россия составына керергә теләк белдереп тавыш бирде. Россиягә ни эшләргә кала иде соң? Юк, сез безгә кирәкмисез дип, референдум карарын кире кагаргамы? Какмады, билгеле, Россия Крымны үз составына кабул итте. Ә көнбатыш илләре моны Россия тарафыннан басып алу дип билгеләде һәм, белгәнегезчә, төрле чикләүләр кертергә тотынды Россия, дә үз чиратында кайсыбер илләрдән товар кертүне чикләде. Әлеге вәзгыятьтән чыгып үзебезгә җиләк-җимеш, яшелчә үстерергә тотынырга кирәк. Дөрес, бу уңайдан авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә үз товарын тәкъдим итү культурасына өйрәнәсе бар әле. Израильдән кайтарылган кишер, мәсәлән, юылган, шоколад кебек төрелгән. Ә авыллардан китерелгәне балчыгы белән ята. Сатып алучының беренчесенә күзе төшә әлбәттә, гәрчә үзебездә үстерелгәне ышанычлырак булса да.

    Сүзен дәвам итеп, Дәүләт Советы рәисе авылларда да халыкның ялкаулана баруы турында әйтте.

    -Ни заманнан бирле 15-20 сутыйлы бакчаларыбызда бәрәңге дә үстерми башладык соң әле без,-дип, залда утыручыларга мөрәҗәгать итте ул. -Быел бәрәңгесе дә, кишере дә кирәк булачак, һәм бу уңайдан авыл җирлекләре башлыкларыннан да эш таләп ителәчәк,-диде ул.

    Мәгариф өлкәсенә кагылып, район мәгарифенең республика күләмендә 43 урын тотуы үзе өчен дә гарьлек булуы турында әйтте, чөнки элек елларда безнең районда 4 яңа мәктәп төзү турында, Премьер-министр буларак, карар кабул иткән булган ул.

    Соңыннан, журналистлар биргән сорауларга да Фәрит Мөхәммәтшин районда тактик үсеш күзәтелүе һәм әлеге үсешнең дәвамлы булачагына ышаныч барлыгын белдерде. Ә район Советының Чүпрәледә региональ әһәмияткә ия булган Ирекле икътисадый зона төзү турында инициативасының Дәүләт Советында каралачагы, республика бюджеты өчен бу күпмегә төшәчәген анализлаячакларын вәгъдә итте. "Минем уйлавымча инициатива яклау табачак",- диде.

    Утырыш соңында Фәрит Мөхәммәтшин белән берлектә Александр Шадриков вазифаларында уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

    Күбрәк фотоларны http://www.chuprale-online.ru/ru/novosti/item/5980-sorok-tretye-zasedanie-soveta-droghghanovskogo-rayona.html сайтыннан карый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: