Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Спорт һәм сәламәт яшәү елына йомгак ясалды

    Үткән ел Чүпрәле районы тарихы елъязмасына "Спорт һәм сәламәт яшәү елы" буларак кереп калды. Ул район башлыгы Александр Шадриков инициативасы белән тәкъдим ителгән иде. Аны тиешле дәрәҗәдә үткәрү максатыннан алты миллиолн сумнан артык акча тотылган.

    Оештыручыларның әйтүенә караганда, район халкын спортка тарту, зарарлы гадәтләргә киртә кую, кешеләр арасында дуслык, бердәмлек, коллективизм һәм үзеңнең сәламәлегеңне ныгытуга теләк тудыру хисе тәрбияләү аның максаты итеп куелган. Үткән 2015 ел дәвамында район халкы арасында спорт белән яшәү рәвешен пропагандалау эше алып барылды, спортчыларыбыз 150 дән артык ярышта һәм турнирда катнаштылар, шуның 50 дән артыгы республика һәм федераль дәрәҗәдәге ярышлар иде. Спорт төрләре буенча оештырылган федерация филиаллары да уңышлы эшләде. Ярышларга спортчыларны күбрәк җәлеп итү һәм призерларны бүләкләү өчен үзләреннән зур өлеш керткән иганәчеләрнең дә игелекләре мактауга лаек. Яңа елның 8 январе көнне, район мәдәният йортында Спорт елына йомгак ясау тантанасында район башлыгы Александр Шадриков аларга ихлас күңелдән рәхмәт әйтте. Бәйрәмдә Татарстан Республикасының Спорт һәм яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алмаз Мингулов та катнашты. Зал тамашачылар белән шыгрым тулы. Анда спорт тренерлары, төрле секцияләрдә шөгыльләнүчеләр, ярышларда үзләрен таныткан спортчылар, алар өчен җан аткан җанатарлар, физик культура сферасында хезмәт куючылар һәм спорт сөючеләр утырган. Спорт һәм сәламәт яшәү елында билгеләнгән номинация таләпләре буенча аеруча зур нәтиҗәләргә ирешүчеләр район башлыгы карары белән Грантларга лаек булдылар. Алар арасында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе (1 урын), Матак (2 урын) һәм Алешкин- Саплык (3 урын) урта мәктәпләре бар иде. Авыл җирлекләре арасында Чуваш Чүпрәлесе коллективы җиңү яулады, икенче һәм өченче урыннарга Яңа Элмәле һәм Зур Аксу авылы җирлекләре лаек булды. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, тармаклы технологияләр техникумы һәм район хакимияте үз номинацияләре буенча 1- 3 урыннарны бүлештеләр. Шулай ук иң яхшы спортчылар, укытучы- тренерлар, физкультура укытучылары, оешма һәм предприятиеләрдәге спорт буенча җаваплы кешеләр, масса- күләм мәгълүмат чараларында һәм интернет челтәрендә спорт темасын яктыртучы иң яхшы журналистлар мәдәният йорты сәхнәсенә чыгып бүләкләр алдылар. Шунысы куанычлы, Спорт елы районда тикмәгә узмады, аның белән шөгыльләнүчеләрнең саны бермә- бер артты, бүгенге көндә район халкының 40 проценттан артыгы бик теләп физкультура белән шөгыльләнә. Хәзер районда 45 ачык спорт корылмасы, 23 спортзал, бер йөзү бассейны һәм катнаш җиде спорт мәйданчыгы бар. "Спорт белән шөгыльләнүне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк. Үткән ел спортта аерым казанышларга ирешкән, шәхси һәм команда рекордлары куйган, район данын республика һәм федераль дәрәҗәдә яклаган барлык спортчыларга ихлас хөрмәт һәм рәхмәт белдерәм. Барыгызга да нык сәламәтлек һәм яңа җиңүләр телим",- диде Александр Валерьевич. Спортчылар өчен концерт нолмерлары да әзерләнгән иде.

    Фотографияләрне http://chuprale-online.ru/ru/component/k2/item/8053-god-sporta-i-zdorovogo-obraza-ghizni-itogi.html һәм http://chuprale-online.ru/ru/component/k2/item/8055-god-sporta-i-zdorovogo-obraza-ghizni-v-droghghanom-itogi.html адреслары буенча карый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: