Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә сөтнең бер литрын 12 сумнан җыярга тәкъдим ителде

    Район малларын уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләү шактый кыенга туры киләчәк. Аномаль корылык нәтиҗәсенндә чәчүлекләр, шул исәптән азык культуралары да зур зыян күрде. Хәзер барлык хуҗалыклар да шуның ачысын татый.

    Район башлыгы Александр Шадриковның әйтүенә караганда, быелгы чәчү кайчандагыга караганда да, югары сыйфат һәм яхшы орлыклар белән үткәрелде. Яхшы уңышка тулы ышаныч бар иде. Әмма, барысына да табигать үз корректировкаларын кертте. Бүгенге көнгә һәр терлек башына исәпләгәндә уртача җиде центнерга якын азык берәмлеге әзерләнде (план 35 ц). Сер түгел, кышлату чорында ашлык фуражының бәясе үткән елга караганда югарырак буласы да көн кебек ачык.

    -Шуңа да карамастан, хуҗалыкларда һәм шулай ук шәхси секторда мөгезле эре терлекләрнең, бигрәк тә сыерларның баш санын киметүгә юл куймаячакбыз. Бүген халыкта 5187 сыер асрала. Хәтерләсәгез, 2010 елгы аномаль корылык нәтиҗәсендә районда маллар саны шактый кимеде, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар 4200 баш кына калды. Ә районнан сатылган барлык сөтнең 30 процентка якыны шәхси хуҗалыкларныкы икәнен дә онытырга ярамый. Мин үзем дә авылда үстем, сыер асрауның нәрсә икәнен яхшы беләм. Ул эш белән шөгыльләнү өчен иртә таңнан торып күп хезмәт куярга кирәк,- диде Александр Валерьевич җирле үзидарә башлыклары һәм халыктан сөт җыю белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр җыелышында. Һәм ул 1 июльдән башлап (әлегәчә ул 11 сум иде) вакытлыча гына булса да, җыйган һәр литр сөт өчен 12 сумнан исәп- хисап ясарга тәкъдим итте. Әлбәттә, сөт җыючылар арасында моңа каршылык, ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Чөнки эшкәртүчеләр сөтнең бер литрын 13 сумнан алганда җыючы- эшмәкәрләргә табыш азрак кала. Сыер асраучы да корылыкка сылтап терлек азыгы бәяргәндә сөтне юнь бәядән бирәсе килми. Әйе, минуска эшләү кемгә файда ди? Сөт җыючыларның күпчелеге мондый киңәшмәгә эшкәртүчеләрне дә чакырырга кирәк, диде. Эшкәртүче дә шундый ук кеше ич. Шәхси хуҗалыкта сыер асралмаса сөт җитештерү кимегәнлеген алар бик яхшы белә. Димәк, аның зыянын беренче чиратта алар күрәчәк. Шәхси йортлардагы һәр сыер башына ике мең сум субсидия бирү мәсьәләсе дә карала. Бу хакта җыелышта район башлыгы Александр Шадриков искәртте. Рәсемдә: киңәшмә барышында һәркем үз фикерен әйтергә тырышты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: сөт җыю
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: