Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә сыер асрарга теләүчеләр саны арта

    Авыллардан шалтыраталар. Шундый бит инде ул, авыл кешесе, шатлыгы булса -уртаклаша, кайгысы булса -бүлешә. Бу юлысы шалтыраткан апалар сыер асраган өчен авыл җирлегеннән 2000 сум акча бирүләре турында сөйләделәр. Билгеле инде: "Элек елларда сөткә субсидия бирәләр иде, анысы да булачакмы? Сөткә бәяләр артырмы?" кебек һәм тагын да сорауларын да яудырдылар.

    Сыер асрау җиңел эш түгел. Үзегез күреп торасыз, кошчылык фермаларының күбрәк ит җитештерү ягына авышуы булды, күкәйгә бәяләр югарыга "сикерде". Сөт продуктлары белән дә шулай булмасын, авыл кешесе мал-туар тотудан читләшмәсен диптер инде, соңгы вакытларда сыер асраган хуҗалыкларга дәүләт ярдәме гамәлгә куелды. Дөрес әйтәләр апалар, элек елларда мондый акчаны сөт саткан хуҗалыкларга бирделәр. Быел исә Хөкүмәт сыер башына бирергә уйлаган. Һәм безнең район буенча мондый ярдәм 10 млн. га якын суммада бирелгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, районда сыер асрарга теләк белдерүчеләр саны арта. Билгеле инде, моңа сөткә бәяләрнең күтәрелүе дә йогынты ясый. Кайбер авыл җирлекләрендә, мәсәлән, сөтне 16 сумнан сатып алалар икән инде. Сыерлар саны да үткән елгы 4873кә караганда, 99 га арткан. Ә иң күп сыерлар Кече Чынлы авыл җирлегендә. Анда 530 йортта 1147 мөгезле эре терлек асралса, шуның 450се сыерлар. Иң аз сыер асралучы авыл җирлеге булып Чуваш Чүпрәлесе исәпләнә. Бу авыл кешеләре шәхси йортларында дуңгыз асрауга өстенлек бирәләр икән.

    Иске Шәйморза авыл җирлегендә 491 йортта 567 баш мөгезле эре терлек асрала, 340ы-сыерлар, Иске Чүпрәледә 1732 йортта 1210 баш терлекнең 223е сыер.

    Бу материалны әзерләр алдыннан без авыл кешеләренә телефон элемтәсе аша мөрәҗәгать итеп "Сез сыер асрыйсызмы?

    Ни өчен асрыйсыз? Асрар идегезме?" дигән сорау бирдек. Җаваплар түбәндәгечә булды.

    Энсар Хәкимов, Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы:

    -Безнең авылда халык мал-туарны күпләп асрый. Моңа "Цильна" җәмгыятенең бай җәмгыять булуы да ярдәм итәдер. Чөнки печәнен бирәләр, силос-сенаж-фуражны да яздырып алып була. Икенчедән, дәүләт тә мал-туар тотучыга йөз белән борылды. Шул көннәрдә генә авылда сыер тотучы хуҗалыкларга 2000 сумлык субсидия бирдек. Һәркөнне иртән өч "УАЗ" машинасында сөт җыючылар халыктан сөт җыя. Үзебез дә шәхси хуҗалыгыбызда 3 сыер асрыйбыз. Элек-электән килгән сыер тоту традициясен без генә бозмабыз бит инде! Авыл кешесе, шул исәптән мин дә, сыердан кала кош-кортны да, мөгезле эре терлекне дә, сарык та күпләп асрыйбыз. Икенче елга кырка (индюк) алып, үстереп карарга әле исәп.

    Гөлсирә Хәернасова:

    -Сыерсыз йортта нинди ямь бар дип уйлыйсыз?! Яшем дә олыгая бара, ялгыз да яшим дип, саткан идем сыерымны. Җан дустымны югалткан кебек бер атна еладым. Тагын алдым. Үзегез язасыз бит, сыерның хуҗалыкка никадәрле табыш китергәнен! Авыл җирлеге идәрәсеннән субсидия бирделәр. Сыер урынына сыерым барлыгын әйткәч, акчаны калдырып киттеләр. Рәхмәт ул субсидияләрне уйлап табучыларга да. Әмма авыл кешесе андый акчаларны бирсәләр, бирмәсәләр дә, терлек асрый инде ул. Ә онытмаганда, ярдәм булганда күңелле, билгеле.

    Мария Чернова, Алешкин-Саплык:

    -2 сыер асрыйбыз. Сыерга-дәүләт (байлык) итеп карыйбыз. Һәм сөткә булган хакны, әле генә менә 4000 сум акча китереп бирделәр-шуларны исәпләгәндә, дөрестән дә, сыер байлык булып чыга бит.

    Бер җитәкче (исемен күрсәтмәүне үтенде):

    -Сыер асрыйбыз. Акча да җитә кебек. Хатын белән икебез дә җаваплы эштә эшлибез. Сыер булмаса, кем белә, бәлки өйгә дә кайтып кермәс идектер. Ә сыер бит ул, бала төсле, тартып кайтара- вакытында савасы, азык бирәсе, дигәндәй. Субсидия бирделәр дип тә сөйләнде әле хатын. Өйдәгегә күбрәк ул хуҗа...

    Хөрия апа, Иске Чүпрәле:

    -Сыер асрау җиңел түгел. Икенче еллардан соң асрамабыз инде. Азыгын юнәтүе дә авыр, көтү дә юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: