Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Сабантуе бәйрәме узды

    Июнь - Сабантуйлар ае дисәк, һич тә ялгыш булмас. Бу айда милли бәйрәмебез Россиянең татарлар тупланып яшәгән бик күп төбәкләрендә дә, татар халкы артык күп булмаган якын һәм ерак чит илләрдә дә зурлап үткәрелә.

    Әйе, Сабантуй - чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу һ.б, һ.б. Сабантуй бәйрәме бүген акрынлап матур, заманча традицияләр белән тулылануына карамастан, асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып килә.

    Үткән якшәмбе, шимбә көннәре дә Чүпрәле районы халкы, бирегә кайткан кунаклар өчен олы вакыйга буларак истә калачак-бу көннәрдә төп мәйданнарда Сабантуй бәйрәме гөрләде. Борынгы гадәтләребезнең бүген дә тормышыбызда яшәеше төп урын алып торуын, һәм дә аларны яшь буыннарга җиткерү максатыннан, бәйрәмнең асылын, матурлыгын чагылдырып Чүпрәле үзешчәннәре, район мәдәниятчеләре, балалар, мәдәни-социаль өлкәдә хезмәт куючылар мәйданга килүчеләрне театральләштерелгән тамаша белән каршы алдылар.

    Гадәт буенча, бәйрәм хәер-фатиха догасында азан әйтелеп башланды. Аны район мәдәният бүлегендә эшләүче Ринат Хәйретдинов башкарды. Тантаналы марш астында бәйрәм аләме күтәрелде. Әлеге җаваплы вазифаны башкару быел "2015 елның иң әйбәт спортсмены" исеменә ия булган Ирек Мөшәрәпов башкарды.

    Район башлыгы Александр Шадриков чүпрәлеләрне һәм мәйданга җыелган барча халыкны котлап, тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

    -Сабан туе олы мәгънәгә ия, ул хезмәт ке­шесенә хөрмәт тәрбияли. Бу бәйрәмдә тынычылык, дуслык, бердәмлек идеаллары да чагылыш та­ба. Сабантуй мәйданы дуслар белән очрашу урынына әверелеп, үзенең кабатланмас бәйрәм рухы, дәртле кө­рәш, ат чабышлары һәм мавыктыргыч милли уеннары белән үзе­нә җәлеп итә. Анда борынгы гореф-гадәтләр, җыр-биюләр, йолалар, уеннар бер-бер­се белән үрелеп бара. Хезмәт бәйрәмен без авыл хуҗалыгы тармагындагы матур эшләребез белән каршылыйбыз. Игенче-механизаторларыбыз җир куенына салган алтын бөртекләрдән мул уңыш алырга бөтен мөмкинлекләребез, терлекчелектә дә уңышларыбыз бар. Чүпрәленең үсешенә саллы өлеш кертүчеләрнең барысына да тирән рәх­мәтемне белдерәм. Быелгы бәйрәм дә күңелләрегездә онытылмас тәэсирләр калдырыр, яхшы кәеф бүләк итәр, милли гореф-гадәтләребезне саклауга һәм үс­терүгә яңа этәргеч бирер дип ышанам,-диде Александр Шадриков.

    ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның чүпрәлеләргә юллаган бәйрәм котлавын ТР Дәүләт Советы депутат Шакир Ягудин укыды. Олы бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да әйтеп үтте.Мәртәбәле кунак җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле хезмәте өчен Уби авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухинга медаль тапшырды.

    Сабантуй бәйрәме беренче чиратта, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен олылау, хөрмәтләү бәйрәме ул. Район башлыгы Александр Шадриков һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов уңган булган хуҗалык җитәкчеләрен, механизаторларын, кыр батырларын, район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов, аның урынбасары Айрат Җәлалов белән берлектә исә, мәгариф, мәдәният, спорт, социаль өлкәдә хезмәт куючыларны бүләкләделәр.

    Агымдагы елда I дәрәҗәле Дипломга алдынгы хуҗалык "Цильна" җәмгыяте -(җитәкчесе Барис Гафуров) һәм "Бикчуров Р.А" , (җитәкчесе Равил Бикчуров) крестьян-фермер хуҗалыгы, II дәрәҗәле Дипломга "Ак Барс -Чүпрәле" агрофирмасы (директоры Фәрит Мөдәрисов) һәм "А.А.Низамов" исемендәге хуҗалык (җитәкчесе Альберт Низамов), III дәрәҗәле Дипломга " П.В. Дементьев" исемендәге агрофирма (җитәкчесе Иван Павлов) һәм "Артемьев В.Н." (җитәкчесе Виктор Артемьев) крестьян-фермер хуҗалыгы ия булды. Шулай ук, диплом һәм акчалата бүләк белән "АгроТрансПорт" җәмгыяте (җитәкчесе Фәнис Баһаутдинов) дә бүләкләнде.

    Мәйдан уртасына 2016 елның язгы эшләр нәтиҗәсе буенча иң әйбәт күрсәткечләргә ия булган механизаторлар чыкты. Аларга район башлыгының һәм "Ак Барс" холдинг компаниясенең Мактау Грамоталары һәм бүләкләре тапшырылды. Һөнәри эшчәнлектә зур уңышларга ирешүче райондашларыбызга Мактау Тактасында урын алу Таныклыгы тапшырылды.

    "ЭКОВЕСНА-2016" республика конкурсы нәтиҗәләре буенча "Экомәктәп" номинациясендә Городище урта мәктәбе, "Экогаилә" номинациясендә Иске Чүпрәледән Шәйхаттаровлар гаиләсе, "Экопредприятие" номинациясендә "Фламинго" җәмгыяте бүләкләнде.

    "Халык талантлары балкышы" район фестиваленең дә җиңүчеләре билгеле булды. Район мәдәният учреждениеләре арасында фестивальнең Гран-при исеменә һәм 15000 сумлык Сертификатка Шланга авылы мәдәният йорты, 1 дәрәҗәдәге лауреат исеменә һәм 10 меңлек Сертификатка Иске Кәкерле авылы мәдәният йорты, 2 дәрәҗәдәге лауреат исеменә һәм 5000 сумлык Сертификатка Хорновар-Шигали авылы мәдәният йорты, 3 дәрәҗәдәге лауреат исеменә һәм шулай ук акчалата Сертификатка Уби авылы мәдәният йорты ия булды.

    Фестивальнең гөрләп узуында үзләреннән зур өлеш керткән оешма, предприятиеләргә, белем бирү учреждениеләренә дә олы бүләкләр тапшырылды.

    Сабан туенда спорт ярышлары күптөрле булып, бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, биек колга башына үрмәләп менү кебек бәйгеләрне дә тамашачы бик яратып карады. ГТО нормасын тапшырырга теләүчеләрне дә спорт мәйданчыгы көтеп торды.

    Музей һәм китапханә хезмәткәрләре дә Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан эчтәлекле өйалды оештырган иде.

    Бәйрәмдә катнашучыларны, шулай ук, татар, чуаш телләрендә дәртле җырлар җырлап, уйнап-биеп өйаллары, мәдәни ял итү сәхнәсе чакырды. Быелгы Сабантуеның үзенчәлеге булып, һәр авыл җирлегенең үз өйалды торуы булгандыр, мөгаен. Үз йортын һәркайсы, авыл, анда яшәүче халкының үзенчәлеге, тарихы буенча җыйнак кына итеп бизәгән иде.

    Милли чигүле сөлгеләр, бишекләр, самовар, гомумән авыл тормышының чагылышын аларның һәркайсында күрергә мөмкин иде. Уби авыл җирлеге өйалдында хәтта, борынгы керосин плитәсенә, В.И.Ленин сөйләве белән пластинкалы патифон куелган. Ә ишегалдында 1941 елгы беренче тузан суырткыч та бар иде. Шулай ук, биредә килгән кунаклар теләкләр теләп җиргә акча күмделәр, шул рәвешле, киләсе елда монда акча куагы үсеп чыгачак, дип ышандырдылар убилылар.

    Авыллар өйалдын кызыксынып карап йөрүчеләр, урыннар билгеләнәсе булса, әлеге авыл җирлегенең әзерлек буенча 1 урынга лаек булын әйттеләр. Биредә кечкенә генә бассейнда кармак белән балык тотып карап та булды.

    Әлбәттә, милли көрәш-Сабантуй бәйрәменең төп бизәге. Ул берничә авырлыктагы үлчәүләрдә кунаклар һәм хуҗалар арасында алып барылды. Быелгы Сабан туеның абсолют батыры исемен Кече Чынлыдан Альберт Мөшәрәпов яулады.

    Бәйрәмнең төп сәхнәсендә иртәдән алып бәйрәм тәмамланганчыга кадәр халык алдында районының үзешчән артистлары чыгыш ясадылар, биеделәр, җырладылар, күңел ачтырдылар. Мәйданның икенче ягында сәүдә мәйданчыклары гөрләде. Бала-чаганың таган атып, батутларда сикерүдән, нәни автомашиналарда йөрүдән һ.б. күп кенә күңел ачудан шат авазлары тынып тормады.

    Фирдәүсә Хөснетдинова, Татар Бизнәсе авылы:

    -Быелгы бәйрәмнең күркәм бизәге булып милли авыл йортларының торуын әйтер идем. Барсында да булып чыктым, үреп йөрдем, бик тырышып әзерләнгәннәр, әфәрин!

    Бәйрәмне менә шулай колачлап, һәркем сокланырлык итеп уздыру, авылларны данлау, милләтебезне, тарихыбызны барлау ул. Бер сүз белән әйткәндә, Сабантуй бик күпләрне очрашып-күреште­реп кенә кал­мыйча, тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт тә өстәгәндер дип ышанасы килә. Ә иң мөһиме ул, халкыбызның тырышлыгын, бердәм булуын да кабат исбатлый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: