Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Сабантуй бәйрәме гөрләде

    Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме ул -халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.

    Элек заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Акрынлап Сабантуй гомуми һәм милләтара бәйрәмгә әйләнә бара. Бүген аны Татарстан авылларында, поселокларында, районнарында, шәһәрләрендә генә түгел Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да һәм татар диаспоралары яшәгән Россиянең һәм дөньяның башка төбәкләрендә дә бәйрәм итәләр. Борынгы Сабантуй бәйрәме акрынлап матур, заманча традицияләр белән тулыландырыла. Шулай да бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып килә.

    Бүген Сабантуй киң колач белән Чүпрәле районында да бәйрәм ителде. Район җирлегендә яшәүчеләрне һәм кайткан кунакларны аллы-гөлле бизәлгән олы мәйдан каршы алды. Әлбәттә, борынгы гадәтләребез бүген дә саклана, аларны буыннардан-буыннарга җиткерү максатыннан, асылын, матурлыгын чагылдырып Чүпрәле үзешчәннәре, район мәдәниятчеләре, балалар, мәдәни-социаль өлкәдә хезмәт куючылар театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр.

    Гадәт буенча, бәйрәм алдыннан район мөхтәсибе Рөстәм Рәкыйпов хәер-фатихасын биреп, азан әйтте. Чүпрәлеләрне һәм мәйданга җыелган барча халыкны котлап, район башлыгы Александр Шадриков тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

    -Сабантуй -милләтнең кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларын чагылдыра. Район халкы бәйрәмгә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә күркәм уңышлар белән килә. Сабантуйда көрәш батырлары белән бергә игенчеләрне, терлекчеләрне һәм башка һөнәр ияләрен олылау бәйрәмнең аерылгысыз өлешенә әверелде,-диде Александр Шадриков чыгышында күңел күтәренкелеге, бәхет, сәламәтлек теләде.

    ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның чүпрәлеләргә юллаган бәйрәм котлавын монополиягә каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Александр Груничев укыды.

    Тантаналы марш астында бәйрәм аләме күтәрелде. Әлеге җаваплы вазифаны башкару быел да районыбызның иң уңган, булдыклы хуҗалык "Цильна" хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуровка йөкләнде.

    Бәйрәм бүләкләүләрдән башка буламы соң? Район башлыгы Александр Шадриков һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов уңган булган хуҗалык җитәкчеләрен, механизаторларын, кыр батырларын, район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов белән берлектә исә, мәгариф, мәдәният, спорт, социаль өлкәдә хезмәт куючыларны бүләкләделәр.

    Агымдагы елда I дәрәҗәле Дипломга алдынгы хуҗалык "Цильна" җәмгыяте -җитәкчесе Барис Гафуров ия булды. II дәрәҗәле Диплом белән "Ак Барс -Чүпрәле" агрофирмасы (директоры Фәрит Мөдәрисов), "А.А.Низамов" исемендәге хуҗалык (җитәкчесе Альберт Низамов), III дәрәҗәле Диплом белән П.В. Дементьев исемендәге агрофирма (җитәкчесе Иван Павлов), "АгроТрансПорт" җәмгыяте (җитәкчесе Фәнис Баһаутдинов) бүләкләнде.

    Шулай ук, төрле дәрәҗәдәге Дипломнарга "А.М. Хисамов" (Әмир Хисамов), "А.Н.Амосов" (Алексей Амосов), "Р.А.Бикчуров" (Равил Бикчуров), "Д.А.Гафуров" ( Җәүдәт Гафуров), "В.Н. Артемьев" (Виктор Артемьев) крестьян-фермерлык хуҗалыклары лаек булды.

    Район башлыгы һәм республика вәкиле хезмәтләрен намус белән башкарган һәм олы дәрәҗәләр казанган чүпрәлеләргә хөкүмәт бүләкләрен дә тапшырдылар. Алар арасында якташыбыз, "Тус" төзелеш" фирмасынынң генеральдиректоры, район күләмендә олы эшләр башкарган Николай Угаслов та бар иде.

    2014 -Мәдәният елы кысаларындагы нәтиҗәләр буенча, "Форд" автобусы белән район мәдәният йорты (җитәкчесе Ирек Рәимов) бүләкләнде.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек күрү һәм чараларны үткәрү нәтиҗәләре буенча белем бирү учреждениеләре директорларына исә принтерлар алуга Сертификатлар бирелде.

    "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге дә Мәдәният елы уңаеннан авыл клубларына бүләк әзерләгән. Халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалавы өчен Каракитә авылы мәдәният йортына спорт җиһазы - теннис өстәленә сертификат тапшырылды. Аны мәдәният йорты директоры Фәрит Мифтахетдинов алды.

    Ниһаять, тантаналы өлештән соң, бәйрәмнең иң кызыгы, җанлы өлеше башланды. Мәйдан уртасы исә умарта күчен хәтерләтте. Төрле уеннар башланды. Армрестлинг та, гер спорты да, аркан тартышу да, волейбол да - җаның кайсысын тели, сайлап ал!

    Сабантуйда катнашучылар җанатарларның кычкырулары, кул чабулары астында баганага да үрмәләделәр, чүлмәк тә ваттылар, әйберләр дә кисеп алдылар, капчык киеп тә, йомырка салынган кашыкны авызга кабып та, сулы чиләкләр күтәреп тә йөгерделәр, авыш баганадан да йөрделәр, бүрәнәдә капчык белән дә бәргәләштеләр, катыктан тәңкә дә эзләделәр, утын да кистеләр, кадак та кактылар, бик күп башка төрләрдә дә булдыклылыкларын күрсәттеләр. Кайберәүләр тегесендә дә, монысында да катнашырга өлгерделәр. Бәйрәмдә катнашучыларны, шулай ук, татар, чуаш телләрендә дәртле җырлар җырлап, уйнап-биеп өйаллары, мәдәни ял итү сәхнәсе чакырды.

    Тамашачылар һәм җанатарларны үз янына иң күп җыйганы, әлбәттә, милли көрәш. Бу бәйрәмнең йөзек кашы һәм аның үзәге. Күп көрәшчеләрнең район Сабантуе келәменә беренче генә тапкыр чыгулары түгел, күпләре инде спорт уеннарында чын мәгънәсендә чыныккан, хәтта күп тапкыр батыр, чемпионнар булырга өлгергән кешеләр. Һәр ярыш саен аларның осталыгы, җиңүгә омтылышы, ныклыгы арта бара.

    Үз үлчәү авырлыкларында 1 урыннар яшьләрдән алып Станислав Воробьевка, Рәсим Фаткуллинга, Илнар Сабитовка, Марсель Җамалтдиновка, Илнар Рәкыйповка, Айдар Мөхтәровка бирелде. Ә инде 90 кгнан да ртык авырлыктагы 1 урынны Рамиль Айзятуллов алды.

    Чемпион титулы - 2015 елгы Сабантуйның абсолют батыры исеменә ике көрәшче лаек булды: Рамиль Айзятуллов һәм Айдар Мохтаров.

    Ульяновск шәһәреннән кайткан Кәримә һәм Инсаф Алиуллиннар:

    -Бәйрәм бик күңелле. Авылдашларны күрдек, районның матураюына таң калдык. Үзгәрешләр күп. Туган җиребез - Чүпрәленең үсүенә, яңаруына күңелебез сөенә.Оештыручыларга зур рәхмәт. Киләчәктә дә уңышлары белән туган төбәгебезнең даны еракларга таралыр, дип ышанып калабыз.

    Әйе, Сабантуйны-хезмәт һәм ял бәйрәме дә дип тикмәгә дә әйтмиләр. Аны үткәрүдә олы хезмәт куйган Чүпрәле халкы үзенең янә бер тапкыр тырышлыгын, бердәм булуын Сабантуй бәйрәмендә күрсәтә алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: