Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Сабантуе гөрләде

    Сабантуй-бу бәйрәмдә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла. Сабантуй бик борынгы да, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыйный алган бәйрәм дә ул.

    Сабантуй бәйрәме элек-электән зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре алдан алып барылган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Хәер, заманалар үзгәреп, бүгенге көндә әлеге гадәтләрнең күбесе сакланмаса да, бәйрәмгә әзерлек эшләре һәрвакыттагыча зур тырышлык сорый. Чүпрәледә узасы Сабантуй бәйрәменә дә мондый чаралар күптән күрелә башлады. Игътибар иткән булсагыз, хөрмәтле райондашларыбыз, районга керәсе юлларда кунакларны бәйрәмнгә чакырып, язулар эленде, "Бәйрәм белән!" котлау сүзләре күңелләрдә дәрт өсти торды.

    Чыннан да быелгы Сабантуй бәйрәме елдагыдан тагын да күркәмрәк, күренешләргә бай булуы белән истә калырлык итеп ачылды. Табигать исә үзенең кояшлы көне белән теләктәшлек итте.
    Инде иртәнге якта ук, бәйрәм узасы төп мәйданга районның барча халкы җыелып, тамаша кылырга ашыкты. Бай тарихы белән еракларга китеп тоташкан Чүпрәленең килеп чыгышы, театральләштерелгән тамашаның бер өлешен алып торды. Милли киемнәрдән киенгән егетләр-кызлар, бизәлгән атлар белән Сабантуй мәйданы тулды. Аларның һәр хәрәкәтендә, үз-үзен тотышында милләтебезнең асылы, гүзәллеге чагылыш таба, яшәешебезгә көч бирә, киләчәккә өмет уята. Районыбызның сәнгать үзешчәннәре, фольклор ансамбльләре, "Таң" җыр һәм бию төркеме элек-электән калган йолаларны тасвирлап, халыкка бәйрәм рухы таратты. Ә милләтебезнең милли ризыгы булган олы чәкчәкне чыгару-бәйрәмгә тагын да гүзәллек өстәде.

    Гадәттә, олы бер чараны башлар алдыннан электән аксакаллар белән киңәшләшү гадәте яшәгән. Сабантуй бәйрәме дә район мөхтәсибе Рөстәм Рәкыйповның хәер-фатиха бирүе белән ачылып китте.

    Менә, ниһаять, тантаналы марш астында бәйрәм аләме күтәрелә. Әлеге җаваплы вазифаны башкару районыбызның иң уңган, булдыклы хуҗалык "Цильна" хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуровка йөкләнде.

    Район башлыгы Александр Шадриков барлык чүпрәлелеләрне, кайткан кунакларны Сабантуе бәйрәме белән котлап, ирешкән уңышларга тукталды, киләкчәктә эшләнәсе эшләрне бәян итте һәм әлбәттә, чүпрәлеләрне бәйрәм белән котлап, теләкләрен ирештерде.

    -Сабантуй бәйрәме -ул беренче чиратта милләтләр дуслыгын чагылдыручы бәйрәм. Бүгенге мәйданны гына алыйк, районыбызда бердәм, тату яшәүче татар, чуваш милләт вәкилләре барысы да биредә җыелган, уйный, бии, хезмәт куйгач ял итә. Әйе, хезмәт куючылар да һичшиксез хөрмәтләнергә тиеш. Районыбызда батырларыбыз, алдынгыларыбыз, горурланырлык шәхесләребез байтак. Бәйрәм белән сезне хөрмәтле райондашлар, бергә дус, районыбыз үсеше өчен хезмәт куеп яшәргә алда да язсын. -диде ул.

    Чүпрәле Сабантуена хөкүмәтебезнең дәрәҗәле кунаклары Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Валерий Кандилов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин килгән иде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән чүпрәлелеләргә олы котлау сүзләрен Валерий Кандилов ирештерде һәм район үзәк хастаханәсе табибәсе Светлана Тяхинага һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмовка хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.

    Мәйдан уртасына язгы кыр эшләренең алдынгылары чакырылды. Алар артыннан производство алдынгылары, мәдәният, спорт, мәгариф вәкилләре һәм башка тармак уңганнары хөрмәтләнде.

    Аллы-гөлле төсле шарлар һавага очкач, чын-чынлап бәйрәм башланды. Төп сәхнәдә җыр-бию, ә мәйданның бер ягында көрәш, икенче ягында төрле милли уеннарыбыз барды. Һәркем үзе теләгән ярышта көч сынашып, бүләкләр алды, кемнәрдер көрәшчеләргә дәрт биреп, алар өчен җан атып утырды, ә кемнәрдер Чүпрәле районы һәм Казан шәһәреннән килгән эстрада артистлары: Илназ Гәрәев һәм Эльмира Галимова, якташыбыз Айрат Җамалтдиновның концертын карап, рухи ризык алды.

    Чүлмәк вату, гер күтәрү, бау тартышу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык белән йөгерү, кул көрәштерү өчен яше дә, карты да чират торды.

    Тамашачы өчен кызыклы уеннарның берсе баш белән катыкка чумып бүләк эзләү булгандыр дип уйлыйм. Кыздырып торган кояш астында башны салкын катыкка тыгып алу зыян китермәде, бары кызган башларны гына суытып җибәрде, бәйрәмгә килгәннәрнең күңелен күтәрде. Бердәм кул чабулар астында бүләк алулары да зур шатлык иде.

    Тирә-юньне яңгыратып гармун уйный, җыр яңгырый. Чүпрәледә бердәм һәм дус-тату яшәүче ике милләтле халыкларның-татарларның, чувашларның тормыш-көнкүрешләре җыр-биюдә генә түгел, мәйдан янәшәсендә төзелгән йортларда да тасвирланды. Һәр ике йорт кунакларны кайнаган самовары, чәй-шикәре, ипи-тозы, сырасы белән үзенә чакырып торды. Биредә татарларның һәм чувашларның борынгы һөнәрләрен: тукучылык, кул тегермәне белән эшләү, мунчала әзерләү серләренә төшенергә мөмкин иде. Әйтергә кирәк, әлеге күренешләр кунакларда да кызыксындыру уятмый калмады. Һәр ике йортта да район башлыгы Александр Шадриков, Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Валерий Кандилов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин һәм башка кайткан кунаклар булып, зур тәэсирләр алдылар, үзләрен борынгы һөнәрчелектә сынап карадылар.

    Сабантуйның иң кызыклы бәйгесе - көрәш. Быелгы Сабантуйда да таза гәүдәле баһадирларыбыз, яшь көрәшчеләрбез көч сынашты. Абсолют батыр исеменә быел Кече Чынлыдан Ильмир Шакиров һәм Алмаз Хәернасов лаек булды.

    Быелгы Сабан туена килгән һәрбер милләттәшебез үзен бәхетле итеп санагандыр, чөнки ул безнеңчә, табигать кочагында уздырылган чын милли бәйрәм булып истә калды. Моның шулай икәнлеген куәтләп, авылдан килгән бер абзый: "Әллә кайдан эзлисе юк, чын артистларыбыз үзебездә барлыгына инандым. Яхшылык җирдә ятмый диләр. Быелгы Сабантуй бәйрәмен оештыруда күп көч куйган, вакытларын кызганмаган, чыгымнардан курыкмаган юмарт милләттәшләребезгә, җитәкчеләребезгә зур рәхмәт. Бәйрәмне шундый ямьле итеп уздырганнары өчен аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер телим", диде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: