Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә күпьеллык үлән әзерләү дәвам итә

    Әледән-әле килеп яуган яңгырлар терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техниканы тулы куәтенә эшләтүдә тоткарлыклар тудыра.

    Район хуҗалыклары да, башка еллар белән чагыштырганда, әлеге эшкә берничә атна соңгарып кереште. Үткән ел бу вакытта һәр баш терлек өчен уртача 5 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнгән булса, быел ул күрсәткеч 0,5 центнер чамасы гына. Хуҗалыкларның күпчелеге табигать тудырган киеренкелекләргә дә карамастан, һәр мөмкинлектән тулы файдаланырга тырыша. Соңгы мәгълүматларга караганда, район буенча 2300 гектар чамасы мәйданда күпьеллык үләннәр чабылды. Аның 700 гектарга якыны печән һәм 1400 гектары сенаж өчен төземнәргә салынды. Калган өлеше малларга чабып ашатылды. "Яшел урак"та "Цильна", "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Түбән Каракитә, Матак, Яңа Чокалы һәм Зур Аксу филиалларында активлык күрсәтәләр. Район буенча 1357 тонна сенаж салынды һәм 20 тонна печән әзерләнде. Сенажның күп өлеше Зур Аксу һәм Түбән Каракитә филиалларында тупланган.

    Сөт чишмәсе саекмасын!

    Җәйне мул һәм арзан сөт чоры дип юкка гына әйтмиләр. Бүгенге көндә район сыер савучыларының уртак тырышлыгы белән тәүлек саен 79,3 тонна югары сыйфатлы продукция җитештерелә. Тәүлек саен һәр сыердан савылган сөт күләме уртача 17,5 килограммны тәшкил итә. Әйтергә кирәк, малларның продуктлылыгы буенча Чүпрәле районы республика күләмендә беренче унлыкка керде.

    Бүгенге көндә һәр сыердан 30 һәм 29,4 килограмм сөт савучылар "Цильна" һәм "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасының Городище филиалында. Районның уртача күрсәткеченнән күбрәк сөт җитештерүчеләр Мунчәли, Яңа Элмәле, Шланга һәм Татар Бизнәсе филиалларында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: