Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә кризиска каршы тору, икътисадны үстерү юлларын эзлиләр

    Илдә барган кризис турында беренче ел гына сөйләмиләр. Җирле бюджетның салым базасын ныгыту, бюджет акчасыннан нәтиҗәле файдалану, казнаны тулыландыруның яңа юлларын эзләү - бүгенге көн максатларының иң өстенлеклеседер, мөгаен. Әлеге мәсьәләләр һаман саен ешрак район Советы утырышларында һәм икътисад советында да тикшерелә.

    Хуҗа булырга өйрәнергә кирәк

    Энергия чыганакларыннан нәтиҗәле файдалану һәм алар өчен сарыф ителә торган чыгымнарны ачыклау максатыннан авыл җирлекләре, мәдәният һәм белем бирү учрежденияләре арасында чагыштырма анализ ясалган. Әлеге анализ белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Алексей Полюшков таныштырып үтте.

    "Татэнергосбыт"тан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, урмнарны яктырту юнәлешендә быел, үткән елга караганда, 2 миллион сум күләмендә экономия ясалган. Киловатт сәгатьләр буенча экономия 687 мең кВТ/сәг.не тәшкил итә. Бу бишенче үткәргечләрне монтажлау, энергияне сакчыл куллана торган лампочкалар һәм чыдамлы идарә щитлары урнаштыру белән бәйле.

    Авыл җирлекләре арасында Зур Чынлы, Звезда һәм Село Убида моңа зур игътибар бирелгән. Зур Чынлы авылы җирлегендә үткән ел белән чагыштырганда экономия дүрт тапкыр булган. Звезда һәм Село Уби авыл җирлекләрендә дә электр энергиясе өчен чыгым 2,5 тапкырга кимегән.

    Барлык авыл җирлекләрендә энергиягә сакчыл караш булдыру динамикасы күзәтелгәндә, Шланга авыл җирлегендә аның артуын әйтми мөмкин түгел. Авыл җирлеге исә агымдагы елда "Урамнарны яктырту" республика программасында катнашкан. Ә нәтиҗәдә киресе килеп чыккан.

    Авыл җирлекләре арасында, шулай ук, аутсайдерлар, ягъни исемлекнең иң соңгы рәтен биләүчеләр булып, Алешкин-Саплык һәм Иске Шәйморза авыллары тора. Күрелгән чаралар бихисап булуга карамастан, урам яктыркычларын нәтиҗәле файдалану биредә бик түбән, 11-12 процентны гына тәшкил итә.

    Күпчелек авыл җирлекләре энергияне экономияләүнең башка юлын тапканнар. Ут яктырткычлар урамнарда төн уртасында кабынып, иртә яктыркач сүнәләр. Бу әлбәттә, халык тарафыннан ризасызлык тудырган.

    -Экономиләү халык мәнфәгатеннән чыгып та башкарылырга тиеш. Беренче чиратта, яшәү, көнкүреш шартларының уңайлылыгы турында сүз бара, шул ук вакытта, экономияләү алымнары куллана белергә тиешбез,-диде әлеге уңайдан район башлыгы Александр Шадриков. -Район күләмендә энергия куллануның нәтиҗәлелеген арттыру максатында күп эшләр алып барыла. Шул ук, социаль- мөһим объектларда:белем бирү учреждениеләрендә, мәдәният өлкәсендәге капиталь төзекләндерүләр, тәрәзәләр алмаштыру, биналар яңарту, газ казаннарын яңарту һ.б.һ.б. үз нәтиҗәсен бирергә тиеш. Акча күктән яумый, булганын файдалы куллана белергә, шулай ук, аны арттыру юлын да өйрәнергә, бер сүз белән әйткәндә, хуҗа булырга өйрәнергә кирәк.

    Кәсеп итәр өчен "Чүпрәле" паркы булачак

    Район җирлегендә икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итүче икенче юнәлеш ул-эшмәкәрлек белән шөгыльләнү. Кызганыч, бүгенге көнгә Чүпрәле районы әлеге юнәлештә әлләни мактана алмый. Район җитәкчелеге киләчәктә эшлячәк "Чүпрәле" промышленность паркына зур өметләр баглый. Хәзерге вакытта әлеге мәйданчыкта кәсеп итү өчен тугыз гариза кабул ителгән. Шуның өчесе тиешле барлык юлларны узган һәм тиздән эшмәкәрлек эшчәнлеген җәелдереп җибәрәчәк.

    Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Егор Тарнавский чыгышында бу юнәлештә эшне тоткарлаучы сәбәпләр булып промышленность паркының әһәмиятен тулысынча бәяләп бетермәү, эшмәкәрләргә теркәлү, кәсепләрен рәсмиләштерү юлында органнарның бердәм булмавын, килешеп эшләмәвен китерә.

    2015 ел- Чүпрәледә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан эшмәкәрләрне үстерә һәм үз кәсебеңне булдыруда нинди проблемалар борчуы турында интернет сайтта сораштыру үткәрелгән иде. Сораштыруда катнашучыларның 26 проценттан артыгы акча җитмәүлек һәм кредит процентларының югары булуыдип белдергән. Документларны рәсмиләштерүдә киртәләр барлыгын 5 процент кеше яклаган. Салымнарның югары булуы сораштыруда катнашучыларның 16 процентын борчый. Шул ук вакытта халыкның үзкерем дәрәҗәсе түбәнлеген турында да белдергәннәр сораштырылучылар.

    Шунысы куанычлы, әлеге сораштыру чүпрәлеләрнең кырт кисеп, "миннән булмый ул" дигән фикердә тормавын күрсәтә. Димәк, идея, яңа уйлар, фикерләр бар, шул ук вакытта киртәләр дә күп. Әлеге юнәлештә район башлыгы Александр Шадриков 2020-30 елларга стратегик юнәлешләрне билгеләүче муниципаль программа эшләнәчәген әйтеп үтте. Әлеге программа барлык өлкәне дә: сәламәтлек, мәгариф, эшмәкәрлек, инфрастуктура юнәлешләрен күздә тотачак. Шулай итеп, Чүпрәле районы яңа икътисадый үсеш чорына кыска адымнар белән булса да, барыбер атлаячак, дип белдерде Александр Шадриков.

    Үзеңне күрсәтер өчен

    Соңгы елларда күпчелек оешмалар, өлкәләр, кечкенә генә предприятиеләр булсын, "бренд" сүзен куллана башлады. Татарчалаштырсак, бу сүз "үз йөзе" дигәнне аңлата. Кемгәдер үз йөзеңне, брендыңны тәкъдим итәр өчен, башлап аны булдырырга да кирәк бит әле. Әйтик, республикада Кукмара районы киез итекләр ясау,савыт-сабалары белән тирә-якка яхшы таныш.

    Хәер,Чүпрәледә берни дә юк дигән сүз түгел. Районның борынгы тарихы, патшабикә Екатерина узган юллары, һәйкәлләре, балчыгы, Париждагы Сорбонна университетында саклауга куелган, башка берҗирдә тиңдәше булмаган кара туфрагы бар. Шушы байлыкны башкаларга да күрсәтерлек, якын киләчәктә туризм хәрәкәтен җәелдерерлек эш башларга кирәк. Бу юнәлештә дә "боз урыннынан кузгалыр", Аллаһы боерса.

    Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев, туризм - киләчәктә районны үстерүнең төп юнәлешләреннән берсе булачак дип саный. Туристлык индустриясен үстерүдә төрле юнәлешләр белән таныштырып үтте ул.

    Әлеге эшчәнлекне җәелдерергә авылларыбызда элек-электән яшәп килгән төрле һөнәрчелек тә ярдәм итәр. Дөрес, бүген авылларда чигү эшләре, яисә кулдан башка берәр әйбер ясаулар онытыла бара. Аларны яңартырга, киләчәк буынга җиткерүдә эшне башларга кирәк. Авыл җирлекләре башлыкларына теге яки бу һөнәрчелек белән шөгыльләнүче кешеләрне барлау бурычы куелды. Бу, беренче чиратта, ата-бабаларыбыздан калган кыйммәтле мирас, Чүпрәлегә килгән кунакларга да күрсәтерлек сувенирлар, заманча әйткәндә үз брендыбыз булырга тиеш.

    Нәтиҗә ясап, шушы әйтергә мөмкин, икътисадны үстерү һәм тирә-як мохитны савыктыру, халыкның тормышын һәм яшәү дәрәҗәсе күтәрү күздә тотыла. Әлбәттә, шушы җирлектә яшәүче халык һәм кешеләр белән бергә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: