Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә каты көнкүреш калдыкларын ташлар өчен 180 контейнер урнаштырылган

    Чүпрәле районының торак пунктларын санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык быел, катлаулы һава шартлары белән бәйле рәвештә, соңрак башланды.

    Узган еллардагы кебек аңа 1 апрельдән старт бирү мөмкин булмады. Әмма кайбер хезмәт коллективлары алда торган эшләргә беренче мөмкинлекләр булу белән үк керештеләр.

    -Авыл җирлекләре территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерүгә быел аерым якын килү таләп ителә. Беренче чиратта, торак пунктларны, яр буйларын, урман полосаларын, гомумән, әйләнә-тирә мохитыбызны чүп-чардан арындыру, рөхсәт ителмәгән урыннарда хасил булган чүплекләрне ачыклау һәм аларны бетерү максат итеп куела. Барлык эшләрнең дә башында әйләнә-тирәдәге чүп-чарны җыю, ягъни санитар-экологик хәлне савыктыру тора. "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Илгиз Хафизов та әлеге икеайлык программасының шактый ук күләмле булуы турында сөйли.

    -Район территориясендәге торак пунктларда санитар-экологик чистарту ике айлыгы турында Башкарма комитетның махсус карары бар. Аның нигезендә чаралар үткәрү планы эшләнде,-ди Илгиз Хафизов.

    Соңгы елларда экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәүчеләргә карата закон кырыслана бара. Хәзер административ җаваплылыкка тартылган гражданнар-2000, ә вазифаи затлар 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф түләргә мөмкиннәр. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче юридик затларга карата аның тәэсире тагын да кырысрак. Әлеге закон таләбенә буйсынмаган мондый шәхесләр өчен ул 30 меңнән 50 мең сумга кадәр итеп билгеләнгән, яисә эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктату да каралган. Юридик затларны исә 100 мең сумнан 250 меңгә кадәр штрафка тарту, яисә эшчәнлеген шулай ук 90 тәүлеккә кадәр туктату билгеләнгән.

    Чыннан да, мохит чисталыгын контрольдә тотучы республика органнары белдергәнчә, Татарстан территориясендә рөхсәт ителмәгән урында үткән елдан калган чүплекләр дә шактый икән.

    -Күләме ягыннан бик үк зур булмаса да, моңа охшаш чүплек чүмәләләрен һәр авылда күрергә мөмкин,- ди "Роспотребнадзор" вәкиле. Дөрес, хәзер елга- ерынты буйларына, урман полосаларына чүп түгүчеләрне югарыда әйтелгән суммалар белән җәзага тартачаклар.

    -Каты көнкүреш калдыкларын ташлау өчен махсус урыннар бар. Бүгенге көндә районда шундый 180 контейнер бар. Әмма халык анда нинди чүп ташларга икәнлеген һаман аңлап бетерми, аңлаган очракта да үзенә җайлы якны карый. Ул контейнерларда нинди генә чүп күрмисең? Хәтта төзелештән калган йомычкалар, малина куаклары һәм агач ботакларын да шунда ташлыйлар. Райондашларга искәртеп шуны әйтәм, контейнерларга ташлана торган чүп целлофан пакетларга тутырылган булырга тиеш. Яз айларында чүп ташу машинасы көчәйтелгән режимда эшләячәк,-ди "Фламинго" җәмгыяте директоры Альфред Низамов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: