Чүпрәледә комбайнчылар арасында яңа җиңүчеләр ачыкланды
Район басуларында уракның кызган чагы. Агроидарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, һәр көнне ашлык суктыруда 70 - кә якын комбайн катнаша. Һава шартларының да эссе һәм коры торуы игенчеләргә ашлыкны җыеп алу темпын киметмәскә тулы мөмкинлекләр бирә.
Механизаторлар һәм ашлык ташуда эшләүче шоферлар вакыт белән исәпләшмичә фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтәләр. Районда иң эре аваыл хуҗалыгы предприятиеләреннән саналган "Цильна" җәмгыяте һәм П.В. Дементьев исемендәге агрофирма эшчәннәре бөртекле һәм бөртекле - кузаклы культураларның планда каралган мәйданнардагы ашлыкның 50 процентын җыеп та алдылар. Үткән якшәмбе көнне район башлыгы Александр Шадриков һәм агроидарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов "Ак Барс Чүпрәле", П.В. Дементьев исемендәге агрофирмалар һәм "Цильна" хуҗалыгы басуларында булып уракның барышын карадылар, комбайнчылар ярышының атналык нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә ирешеп җиңү яулаган механизаторларга Мактау грамоталары, күчмә вымпеллар һәм акчалата премияләр тапшырдылар. Соңгы мәгълүматлар буенча, "Цильна" хуҗалыгы комбайнчысы Илдус Җәмдиханов 13940 центнер ашлык суктырып лидерлыкка чыкты. Аның хезмәттәше, шушы ук хуҗалыктан Рафик Шәйдуллов 13690 центнер ашлыкны ындыр табагына озатты. Өченче урынны "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы комбайнчысы Валерий Храмов яулады (13240 ц). "Цильна хуҗалыгы игенчесе Илгиз Миначев, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы комбайнчысы Петр Архипов һәм Фәрит Яфизов та район башлыгы кулыннан бүләк алдылар. Район җитәкчелеге тәкъдиме белән "Туган як" район газетасы битендә оештырылган Мактау тактасына 14 000 центнерга якын ашлык суктырган Илдус Җәмдиханов кертелде. Югарыда әйтелгән игенчеләр Президент премиясенә дә дәгъва кылалар. Бүген аларны чын мәгънәсендә Чүпрәле районының иң мактаулы игенчеләре, дип атарга мөмкинлек бар. Александр Валерьевич алдынгылар алдына хезмәт темпын киметмәскә һәм лидер позициясеннән чигенмәскә, дигән бурыч куйды. Тагын бер атнадан соң бәлки яңа җиңүчеләр ачыкланыр. Ярыш бит ул, анда иң көчлеләр һәм түземлеләр генә җиңүгә ирешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев