Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә комбайннар уракка әзер

    Кече Чынлы һәм Иске Чокалы кустларында уракта катнашачак комбайннарның төзеклеген һәм герметизацияләнүен тикшерү максатында "комбайннар парады" үткәрелде.

    Комбайннар парадында район башлыгы Александр Шадриков, "Татагрохим" җәмгыятенең генераль директоры Наил Гөбәйдуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов һәм белгечләре, җәмгыятьләр, агрофирма филиалларының баш агрономнары, инженерлары, җитәкчеләре катнашты.

    Комбайннарны тикшерү барышында, беренче чиратта, аларның техник торышына, аеруча бөртек коелырдай урыннарның томаланган булуына нык игътибар бирелде. Шул ук вакытта агрегатларның янгын сүндерү җайланмалары, беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкалары, запас су белән тәэмин ителеш мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә булды.

    Кече Чынлы кустында "Цильна", "Шәйморза", "Березка" җәмгыятьләреннән һәм "Бикчуров" крестьян-фермер хуҗалыгыннан барлыгы 28 комбайн катнашты. Аларның һәркайсы махсус япмалар аша чыгарылды. Биредә "Дон-1500" маркалы комбайннарын уракка тиешенчә әзерләгән Сергей Семенов ("Березка" җәмгыяте")-I, Фәнис Вәлиев ("Цильна")-II, Владимир Яковлев ("Шәйморза") III урыннарны яуладылар. "Акрос" комбайннары арасында Иршат Садеев ("Березка")-I, Николай Моисеев ("Березка")-II, Олег Нурин ("Березка") III урыннарны бүлештеләр. "Полесье", "Мега-Тукано" комбайннары арасында Рәфикъ Шәйдуллов ("Цильна")-I, Илдус Замдиханов ("Цильна")-II, Рамиль Басыйров ("Шәйморза") III урыннарга лаек дип табылдылар. Иң яшь комбайнчы Александр Батырев ("Березка", "Акрос") кызыксындыргыч бүләккә лаек булды.

    Иске Чокалы кустында "комбайннар парады"нда 32 комбайн катнашты. Биредә чит илдән кайтарылган, югары җитештерүчән "Нью-Холланд" маркалы комбайннар арасында "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы филиалларыннан Валерий Храмов-I, Илмас Нигъманов-II, Айрат Җәлалов III урыннарны яулады.

    "Дон-1500" һәм "Акрос" комбайннары арасында Илдус Гафуров ("Ак Барс-Чүпрәле", "Акрос")-I, Газыйм Мөхәммәтҗанов ("Дон-1500", КФХ "Махмутов")-II, Марат Низамов ("Дон-1500", КФХ "Низамов") III урыннарны бүлештеләр. "Нива", Полесье", "Енисей" комбайннары арасында Рәмис Сәнатуллов (КФХ "Хисамов")-I, Рамил Усманов (КФХ "Низамов")-II, Фәрит Яруллин (күптармаклы технологияләр техникумы) III урыннарга лаек дип табылдылар. "Мега", "Кейс" комбайннары арасында Фәнис Хәйруллин ("Ак Барс-Чүпрәле")-I, Василий Клементьев ("Агрохимсервис")-II, Фәнис Нуртдинов ("Ак Барс-Чүпрәле") III урыннарны яуладылар.

    Соңыннан район башлыгы Александр Шадриков "комбайннар парады"на йомгак ясап, игенчеләр алдына ачыкланган кимчелекләрне тиз арада бетереп, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп, һәм күпме акча сарыф итеп көч куеп үстерелгән икмәкнең бөртеген дә югалтмыйча, тиз арада җыеп алу бурычын куйды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: урак 2014
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: