Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә кайнар нокталарда катнашучыларны искә алдылар

    Безнең районнан Әфган сугышында- 201, Төньяк Кавказда- 215 һәм Осетия Республикасындагы канлы вакыйгаларда 9 солдат катнашты. Быел районда беренче мәртәбә сугышчан хәрәкәтләрдә хәрби антларын үтәргә туры килгән ветераннарны хөрмәтләделәр, яу кырында башларын салган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

    Россия күләмендә әлеге тантана 1 июль көнне бишенче мәртәбә билгеләп үтелә. Нинди генә кайнар нокталарда сыналырга туры килмәде безнең хәрбиләргә. Әфганстан, Чечня, Приднестровье, Көньяк Осетия, Дагестан, Балтик буе, Абхазия, Таулы Карабах, Баку, Ферганә, Таджикстан, Вьетнам, Корея, Ангола һәм Согыт Гарәпстаны. Ни кызганыч, ул сугышчылар турындагы мәгълүматлар барыбызга да билгеле түгел. Бик күп еллар Хөкүмәт аларны сер итеп саклады. Кайнар нокталардан кайткан һәм локаль конфликтларны бетерүдә катнашкан солдатларның кайберләре безнең арада юк та инде. Алган яралар үзенекен итә. Бүгенге көндә дә сәламәтлеге какшаган ветераннар бар.

    - Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан хөрмәтле ветераннар! Без сезнең Ватан алдында күрсәткән батырлыгыгызны бүген генә түгел, һәрчак игътибарда тотабыз. Биргән Антыгызга тугры калып, сугыш утына кердегез, үзегезнең гомерегезне аямыйча Ватан мәнфәгатен якладыгыз. Барлык райондашлар исеменнән рәхмәт белдерәм,- диде ул. Аннан соң Әфганда сугышчан хәрәкәтләрне туктатуга 25 ел тулуга багышланган РФ Оборона министрлыгының медальләрен Геннадий Лелюковка, Петр Мулеевка, Виктор Петуховка, Олег Журавлевка, Иван Дергуновка, Наил Ахметовка, Сәйфулла Аббазовка һәм Мөнир Айнетдиновка тапшырды. Митингка килгән хезмәт коллективлары һәм мәктәп укучылары батырларны данлап алкышларга күмделәр. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Вил Нуруллин һәм интернационалист- сугышчыларның район советы рәисе Иршат Зиһаншин үзләренең чыгышларында: "Без бүген утлы сугыш сукмакларын үткән якташларыбызны искә алабыз. Аларны олылау тантанасы киләчәктә дә дәвам итәр. Сугыш. Ул бөтен халык телендә дә йөрәкне тетрәндергеч авыр сүз. Үз күзләре белән күрмәгән кеше аны аңлап та бетермәскә мөмкин",- диделәр алар.

    -Армия сафларына мин 1979 елның маенда чакырылдым. Башта Куйбышев, аннан соң безне, шоферларны хәрби әзерлек үтү өчен Үзбәкстанга җибәрделәр. 1980 елның 3 мартында "КамАЗ-5320" маркалы автомашиналар белән Әфганстанга киттек. 59 нчы бригаданың 425 нче батальоны составында Термез шәһәреннән Кабулга сугыш кирәк- яраклары һәм азык- төлек ташыдык. Засадага да эләккән чаклар булды, бик күп сугышчан дусларны югалттык,- дип сөйли районның беренче әфганчысы Иван Дергунов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: