Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә изге Кадыкай Абыз бабайга хаҗ кылдылар

    Татар Төкесе һәм тирә як авылларда яшәүчеләрнең сүзләренчә, Кадыкай Абыз бабайны моннан йөз ел элек тә искә алганнар.

    Совет елларында дингә карата катгый чикләүләр булуга да карамастан, мөселман кардәшләребез аның каберлегенә килеп догалар укыган, зыярәт кылган, бер - берсенә сәдака өләшкән. Бу изге чараны үткәрү ел саен май аеның соңгы җомгасына билгеләнгән. Ислам диненә чын күңелдән бирелгән райондашларыбызның үҗәтлеге нәтиҗәсендә генә әлеге каберлек югалмаган һәм ул безнең көннәргәчә сакланып килгән. 1990 еллардан башлап шушы изге каберлек янында дини чараларны зурлап үткәрү матур традициягә керә. Авыл җирлеге дә, шушы биләмәдә яшәүче мөселман кардәшләребез дә изге Кадыкай Абыз бабай җирләнгән каберлек территориясен тиешле тәртиптә тоту һәм төзекләндерү өчен даими кайгыртучанлык күрәләр. Тумышы белән Татар Шатрашаны авылыннан булган якташыбыз, хәзерге вакытта Сембер шәһәрендә яшәп дини эшләрнең башында торучы Дамир хәзрәт тә үзенең куанычлы сүзләрен халыкка җиткереп болай ди: "Күп еллардан бирле шушы изге урынга кайтып чарада катнашырга туры килә. Һәр елны монда ниндидер үзгәреш сизелә, төзекләндерү эшләре алып барыла. Билгеле, район җитәкчелеге ярдәменнән тыш аларны башкарып та булмас иде. Район башлыгы Александр Шадриков белән еш очрашабыз, аның һәрвакытта да динебезгә ихлас хөрмәт белән каравын, диннәрне тигез күрүен аңлыйм. Һәр елны изге каберлеккә килеп мәчетләр имамнары, төрле өлкәләрдән һәм республикалардан, хәтта Мәскәүдән кадәр кайткан дин кардәшләребез белән күрешеп, ачык күңелдән сөйләшүе, проблемаларны хәл итәргә әзер торуы безне бик куандыра. Газетагыз аша район башлыгы Александр Валерьевичка һәм башкарма комитет җитәкчесе Шәүкәт Әхмәтсафиновичка шушы җыенда катнашучы барлык мөселманнар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерсәгез иде",- ди ул. Шуны да искәртим, хәзерге вакытта җирле һәм башка төбәкләрдә дә шактый ук дәрәҗәдә танылып өлгергән тарихчылар Кадыкай Абыз бабайның шәхесе турында мәгълүматлар туплау өстендә эшлиләр. Бу, әлбәттә, бик күркәм күренеш.

    Татар Төкесе авылында туып үскән, районыбыз һәм Яр Чаллы мәктәпләрендә укытучы, директор булып эшләгән, хәзерге вакытта мәркәзебез - Казан шәһәрендә гомер итүче дәрәҗәле педагог Җәүдәт Гайниев ул эш буенча берничә елдан бирле материаллар туплаган. Алдагы якын елларда китап итеп чыгарырлык мәгълүматлар да булыр,- дип ышандырды ул. Хәтерләсәгез, газетабызның үткән санында гына әлеге авторның "Кадыкай Абыз бабайның кабер ташын кем куйган?" дип исемләнгән кызыклы гына язмасы урын алган иде. Әмма, әлеге дә баягы дигәндәй, китапны эшләтүдә иң зур кыенлык -финанс мәсьәләсенә кайтып кала. Бу эшне хәл итүдә дә район башлыгы Александр Валерьевич ярдәм итәчәгенә ышандырды. Кабер өстенә куелган ташта мондый дога сүзләре бар: " Бисмиллаһир- рахмәнир- рәхим әшһәдү әл лә иләһә иллә- лаһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габүһү вә рәсүлүһү. Йә, дәликәл йә мәссәбикә карәмә йә сәбил әл морсәлин" (тәрҗемәсе: рәхимле һәм изгелекле Аллаһ исеме белән. Мин Аллаһыдан башка тәңре юк икәненә һәм Мөхәммәд - Аның илчесе икәненә таныклык бирәм. Мин раслыймын- ошбу җибәрелмеш бәндә безнең юлыбызда олуг бүләк булды. Хәзер каберлек урнашкан мәйданның тирә - юне койма белән тотып алынган һәм изге зиратны хаҗ кылырга килүче мөселман кардәшләребез шунда намаз укып дога кылыр өчен ышык урын булдырылган, бина читенә айлы манара куелган. Янәшәдә генә үтә дә чиста саф сулы түгәрәк күл җәелеп ята. Аны чистартуда да район башлыгының ярдәме күп булган. Бүгенге җыен Татар Төкесе имам -хатибы Садыйков Хәмзә Зәйдулла улының Коръән укуы белән башланып китте. Аннан соң район авыллары һәм Сембер каласы мәчетләреннән кайткан имам - хатиплары, районыбыз мөселманнарының олы хөрмәтен яулаган, ңыенны алып баручы Дамир хәзрәт динебез нигезләрен шәрехләп, вәгазь сөйләделәр, Коръән сүрәләрен укып, халык тарафыннан изге саналган Абыз бабай рухына дога кылдырдылар. Җыенда район башлыгы Александр Шадриков та мөселманнарны ихлас күңелдән тәбрикләде, изге йоланың киләчәктә дә шулай бердәмлектә дәвам итүен теләде. Корбаннар таратып, сәдакалар өләшенгәч, мөселман кардәшләр корбаннардан пешерелгән табын артына утырдылар. Корбаннар быел да утыздан артык иде. Имамнар, кунаклар һәм авыл халкы тәгъбир әйтеп дога укыды, аштан авыз иттеләр, оештыручыларга һәм җавплылыгы чикләнгән "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Мөдәрисовка рәхмәт әйттеләр, изге җирлекне төзекләндерүдә ярдәм кулы сузучы оешма җитәкчеләренә дә җылы теләкләр ирештерделәр.

    Татар Төкесе авылында яшәүче 89 яшьлек Сәлимә әбине җыен алдына чакырып сүз биргәч тә, ул үзенең күз яшьләрен тоя алмады. Күпне күргән, күпне кичергән вакыйгаларның тере шаһиты шул ул Сәлимә әби. Ил тарихы да, авыл тарихы да аның хәтер сандыгында өр яңа килеш сакланган. Динне өзәрлекләгән елларда да әлеге каберлекне саклап килгән һәм аны яшәтү өчен зур тырышлык куйган бүгенге шәхесләргә бик рәхмәтле Сәлимә әби. "Сугыштан соңгы елларда колхоз председателе изге каберлек янындагы күлне күмдереп, ашлык чәчтерде. Башаклар өлгергәч урып кибәннәргә куйдык, шул чак көтмәгәндә кайдандыр кара болытларга ияреп җил - давыл килде дә күз ачып йомганчы басулардагы кибәннәребезне очырып та китте. "Иптәш председатель, күлне күмдереп син һөнах эшләдең, ачтыр син аны," дип киңәш бирдек. Ходайга шөкер, районның хәзерге җитәкчесе ул күлне чистарттырды, әйләнә тирәсен дә бик матур койма белән тоттырып алды. Аллаһы Тәгалә аңа исәнлек, бәрәкәтле озын гомер бирсен", дип сөйли Ак әби.

    Чыннан да кем соң ул изге Кадыкай Абыз бабай? Җирле тарихчыларның әйтүенә караганда, ул Төке авылы кешесе түгел икән. Аның бер кардәшеТөкле- Түбә хәзрәт Әстәрхән төбәгендә җирләнгән. Шулай булгач аның да шушы яклардан булуы бик ихтимал дигән фараз бар. Кайберәүләр аны Иран кешесе дип тә атый. Аның якын туган сеңелесенең кабере күрше Чувашия Республикасында икәнлеге турында фаразлаучылар да бар. Ә менә авылның имам- хатибы Хәмзә Садыйковның әйтүенә караганда, Кадыкайның кайсы яктан булуын дәлилләүче төп- төгәл бер генә документ та юк икән. Шулай да аның турында ачыкланган кайбер мәгълүматлар бар. Чибәр генә бер яшь егет шушы авылга килеп чыга (төгәл елы билгеле түгел). Авыл мулласы мулласы моны үзенә ялчы итеп эшкә ала. Егет өй эшләрен эшли, җигүле ат беләнурманнан утын кайтара. Авыл халкын төрле үләннәр һәм дога укып дәвалый баәлый. Ялчының мондый мөмкинлеген күзәтеп торган мулла аңа кечкенә генә өй салып бирә. Тора- бара Кадыкай Абызның даны еракларга тарала. Шулай берчакны Мәскәү патшасының 18 яшҗлек кызы каты авырап киткәч, патша Кадыкайны чакырту өчен вәкилләр җибәрә. Кадыкай Абыз Мәскәүгә бармый, кызны Төкегә алып килергә куша. Авыруны күтәреп өйгә кертәләр. Берничә көнгә сузылган дәвалаудан соң, кыз аякка баса һәм бөтенләйгә савыга. Моның өчен патша Кадыкай Абызга рәхмәт йөзеннән берничә гектар урман һәм 90 гектар печәнлек җире бүлеп бирә. Әлеге печәнлек җире Татар Төкесе авылыннан җиде чакрым ераклыкта, мондагы халык аны "Будалуй" дип йөртә. Бүгенге көндә дә аннан печән чабалар. Кадыкай Аббыз бабайның гомере урыс солдатлары белән сугышта киселә. Бу бәрелеш Иске һәм Яңа Кәкерле апвыллары чатында булган дип әйтәләр. Сугыш көчләп чукындыру чорына карый. Ник дигәндә, Кадыкай Абыз бабай мөселман халкы белән җитәкчелек иткән. Яу кырында бик күп ир - егетләр һәлак була. Кадыкай Абызны Татар Төкесе авылына кайтарып җирлиләр. Майның соңгы җомгасында гына түгел, башка вакытларда да бирегә ераклардан кайтып догалар укып, авыруларны өшкертүчеләр бар икән. " Монда укылган догалар, теләгән теләкләр, иншалла, кабул булмый калмас. Һәр елны авылхалкы белән бергәләшеп изге каберне чистартып торабыз. Әле дә менә берничә көн килеп эшләдек. Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов үзе дә безгә кушылып хезмәт куйды",- ди авыл имам - хатибы Хәмзә Зәйдулла улы. Кадыкай Абыз бабай рухына багышланган олы бәйрәмнән соң авыл мәчетендә җомга намазы укылды.

    ФОТОЛАРНЫ шушы ссылка буенча карый аласыз Мероприятие у могилы Кадыкай Абыз бабая 2017

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: