Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә “Индустриаль парк” була

    Коллектив хуҗалыклар ил тарихында аерым чорны били.Колхозларның берәүләре артталыктан чыга алмыйча сөйрәлеп барса, башкалары уңышлы гына гөрләп яшәде. Авылларның ничек көн күрүе дә, колхозлар эшчәнлегенә бәйле булды.

    Берәүгә дә сер түгел, күмәк көч белән булдырылган, байлык һәм мал- мөлкәт туплаган хуҗалыклар бер мизгелдә таланып юкка чыктылар. Бу вәхшилеккә кемнәр гаепле дисезме? "Без колхоз яклы, яшәсен колхозлар!"- дип фәлсәфә сатып йөрүчеләр иде алар. Ә аның ачысын халык татыды. Авылда эшсезләр армиясе барлыкка килде, кулыннан эш килерлек яшьрәк кешеләр шәһәрләргә качты. Сөрү җирләрен чүп үләне басты, җитештерү объектлары, мал- туар асрау биналары ярым хәрабәгә әйләнде. Бүгенгедәй хәтердә, без ул чакта яшүсмер малайлар "Россия" колхозының куяннар асрала торган фермасына еш килә идек. Бина зур, заманча ясалган. Ә куяннар бик тә үрчемле икән. Берничә ел эчендә биш мең башка җиткәннәр. Хуҗалыкның ул вакыттагы җитәкчесе Фиркать Җәлаловның әйтүенә караганда, колхоз ел саен дәүләткә дистәләгән тонна җиңел үзләштерелә торган диетик куян ите һәм менә дигән тире саткан. Куяннар фермасыннан ерак түгел савым сыерлар һәм симертүгә куелган мөгезле эре терлекләр асрала торган тагын берничә бина бар иде. Ит, сөт җитештерү буенча әлеге хуҗалык гел алдынгылар сафында булды. Тәҗрибә уртаклашу өчен зур- зур семинарлар үткәрелде. Хәзер болар турында үткән заман фигылендә сагынып сөйләргә генә калды шул инде. Колхоз да юк, терлекләр дә... Ә ярым- ярты биналар ул "коммунизм" чорының якты хатирәләрен дәллиләп торучы шаһит- һәйкәлләр ролен генә үтиләр сыман. Авылга инвесторлар килде килүен, әмма алар да отышлы якны гына каерырга тырыша. Элеккеге "Россия" колхозының ташландык биналарын тыргызып, халык файдасына эшләтергә теләгән алдынгы карашлы район җитәкчелегенә мәдхия җырларга гына кирәк. Хәзер анда, заманча әйткәндә, "индустриаль парк" төзү эшләре башланып китте. Инфраструктураны барлау чаралары күрелә. Унлаган бинаны төзекләндереп кулланышка тапшырганнан соң 11491 квадрат метр мәйданлы эш урыннары булдырылачак. Әлбәттә, район территориясендә мондый эшчәнлек алып бару район халкын эш белән тәэмин итүгә, тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә, бюджетка керә торган салым күләмен арттыруга юнәлдерелә. Искәртеп үтик, хәзер Татарстанда алты индустриаль парк, тугыз технопарк һәм биш бизнес- инкубатор булдырылган. Кече һәм урта бизнесны үстерү алгы планга куела. Сер түгел, эшмәкәрләрнең күпчелеге сату- алу өлкәсен сайлый. Татарстан икътисадының реаль секторында исә нибары 17-18 процент эшмәкәр көч куя. Төп максат исә товар җитештерүне икътисади яктан отышлы итү, бу юнәлештә хезмәт куючыларга логистик, транспорт инфраструктурасы булдыру. Индустриаль парклар, технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар шушы бурычларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә дә инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: