Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә һөнәри конкурсларда катнашучы мөгаллимнәрне бүләкләү тантанасы узды

    Бүгенге тормыш- үзгәрешләр вакыты ул. Шушы вакыт агышы җәмгыятькә киләчәк өчен һөнәри әзерлеге югары булган, эшлекле, иҗади фикер йөртә белүче шәхесләр әзерләүне таләп итә. Ә киләчәкне төзүче шәхесләр мәктәпләрдә тәрбияләнә.

    Бүгенге укытучы, ул нинди булырга тиеш? Әлеге сорауга район башлыгы Александр Шадриков үзфикерәвен һөнәри конкурсларда катнашучы мөгаллимнәрне бүләкләү тантанасында җиткерде.

    -Укытучы ул беренче чиратта, остаз булырга тиеш. Укучыларында үз-үзләренә ышану, киләчәккә максат тәрбияләргә тиеш. Укытучы ул-әти-әни ролен дә үти. Аның холкына яраклаша, проблемаларын уртаклаша. Һәм дә инде укытучы баланың сәләтен күреп, аны тагын да үстерү өчен җаваплы. Әлбәттә, саный китсәң, һөнәри сыйфатлар күп төрле һәм укытучы булу ул зур таләпләр куя. Шуңа да ул бала күңелендә гомергәчә гүзәл кеше булып истә кала да инде ул,-диде Александр Шадриков.

    Аның әйтүенчә, бәйгедә катнашырга җөрьәт иткән барлык укытучылар үзләренең һөнәри үсешендә бик зур җитди этап кичерә. "Мәгариф тармагына һәрвакыт зур игътибар бирелгән, бүгенге көндә исә аеруча да. Хезмәт хакы үсеше, мәктәпләрне заманча җиһазлау-барысы да шул хакта сөйли. Системада барлыкка килгән грантлар да мөгаллимнәргә югарыга омтылырга һәм үзенең иң булдыклысы икәнен исбатларга мөмкинлек бирә", - дип белдерде Александр Шадриков һәм мөгаллимнәрне һөнәри бәйгеләрдәге җиңүләре белән котлады.

    Бүләкләү тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Елена Милимова да мәгариф системасына гомерләрен багышланган мөгаллимнәргә рәхмәтләрен белдереп, котлау сүзләрен юлладылар.

    Бу көнне берничә номинциядә катнашучылар бүләкләнде. Бу: "Россиянең ел укытучысы", "Тәрбия өлкәсендә иң әйбәт җитәкче", "2017 ел сыйныф җитәкчесе", "Балаларга йөрәгемне бүләк итәм", "Кеше тәрбияләү", "Педагогик дебют", "Иң әйбәт туган татар теле укытучысы", "Мастер-класс", "Мәктәпкәчә белем бирүдә 2017 ел тәрбиячесе".

    Бүләкләү тантанасы җыр-бию чыгышлары белән үрелеп барды. Мөгаллимнәрнең иҗади чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәп, аларның әле югарыда әйтелгәннәрдән тыш, артистлык сыйфатларына да ия булуларын раслады.

    ФОТОЛЕНТА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: