Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә халык җыеннары тәмамланды

    Авыл җыеннары тәмамланды. Җитәкчеләр урыннарга чыгып, халыкның моң-зарын тыңлады. Хәзер исә аларны хәл итү буенча эшләр алып барыла.

    Матак, Мунчәлидә үзара салымны 500 сумнан җыячаклар

    Матак авыл җирлегенә ике авыл: Матак һәм Мунчәли керә. Үткән ел биредә иң мөһим проблемаларның берсе хәл ителде. Чуваш Ишлесе белән тоташтырылып, авылның үзәк урамнарына асфальт юл салынды. Шулай ук, һәр елны язын Буштөрле елгасы ярыннан ташып чыккан сулардан йортларны саклау мәсьәләсе дә хәл ителгән. Матак урта мәктәбенә төзекләндерү, шунда ук балалар бакчасы өчен өстәмә урыннар булдырылган, дренаж ясалган.

    Әлеге җирлек гаилә хәленең тотрыклылыгы белән дә мактана ала, аерлышучылар саны булмаган, 11 бала туган, 17 кеше якты дөнья белән саубуллашкан. Җирлектә барлыгы 1120 кеше яшәсә, шуның 302се пенсионерлар. Авыл халкы башлыча читтә хезмәт куя. Үз кәсепләрен булдыручылар да бар. Ә менә авыл хуҗалыгы өлкәсендә терлек асрарга теләүчеләр юк. Ел дәвамында җирлек буенча төзекләндерү эшләре шактый алып барылган. Бу эштә авылдашларының, читтә яшәүче якташларының матди ярдәм итүләре дә куанычлы. Үткән ел үзарасалымны 300 сум җыйсалар, быел ике авыл халкы да бердәм 500 сум җыярга дип ризалык бирде.

    Иске Ишледә мал-туар саны арткан

    Иске Ишле авылы җирлегендә 100 йортка 119 баш сыер туры килә. Бу район авыллары арасындагы зур күрсәткечләрнең берсе. Шуңа да карамастан, гаилә фермасы белән шөгыльләнергә теләк белдерүче юк. Ә юкка! Чөнки хөкүмәт бүген авыл җирендә яшәп, мал-туар асраучыларга күп төрле программалар тәкъдим итә, субсидияләр бирә. Моннан тыш, әлеге юнәлештә чынлап тотынып, хезмәт эшчәнлеге алып барылса, бу өстәмә эш урыннары, социаль мөһим мәсьәләләр хәл ителә дигән сүз: гаилә фермасы белән шөгыльләнүчеләргә асфальт юллар сузыла һ.б.

    Авылның киләчәге дә шул рәвешле хәл ителер иде. Югыйсә, бүген бу җирлек демографик хәле белән бер дә мактана алмый. Үткән ел 27 кеше вафат булса, туучылар саны нибары дүртәү генә.

    Традицияләренә тугры калган җирлек халкы бәйрәмнәрен дә, корбан ашларын да уздырган, бердәм-дус яшәешнең ачык мисалы-хәйриячелек ярдәме белән мохтаҗларга да булышкан. Мәдәният йорты каршындагы обелискларны рәтләү, агачлар утырту, юллар яңарту, плотинаны төзекләндерү-болар алда хәл итәсе бурычлары авыл халкының.

    Эшлиселәр күп әле

    Звезда авыл җирлеге биш авылны берләштерә. Чепкас-Илмәт авылында 99 йорт исәпләнә, аның тугызы буш. Авылда барлыгы 233 кеше яши: 117се-ир-ат, 116сы-хатын-кыз. 86 пенсионер булса, мәктәп яшендәге балалар-27әү, бакча яшендәгеләре-18. Хезмәткә сәләтле булган 101 авыл кешесенең күбесе "Шәрәфетдинов", "Әхмәтов", "Әхмәтова" крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшли. 46 кеше вахталы эш төрендә йөри.

    Чепкас-Илмәт авылының киләчәге хакында сөйләгәндә саннарга күз салу да җитәдер, мөгаен. 2014 елда авылда тугыз кеше вафат булган, туучылар саны, нибары берәү генә(!)

    Авыл халкы өчен мәдәният йорты, китапханә, ФАП эшли. Үткән ел күпер төзекләндерелгән, зират яннары рәтләнгән, иганәче Владлен Чернов ярдәме белән Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә аллеяга нигез салынган, юллар төзелгән һ.б. Тик болар әле соңгылары түгел. Алда тагын да авылның йөзен матурайту юнәлешендә эшлисе эшләр күп.

    Шлангада җир убыла

    Шланга авылында 212 йортта 698 кеше яши. Шуларның 360сы хезмәткә яраклы, шуларның 94е- авылда, 134 кеше читтә эшләп тормышларын алып бара.

    Авылда 194 пенсионер исәпләнә. Шланга урта мәктәбендә 103 бала белем ала: шуларның 94е авыл балалары, 9 бала Татар Төкесе авылыннан килеп укый. Мәктәпкәчә яшьтәге 40 баланың 31е балалар бакчасында тәрбияләнә. 2014 елда 2 бала туган, 5 кеше вафат булган.

    Үткән елда авыл халкы көче белән җирлектә төрле эшләр башкарылган: халыктан үзара салым хисабына 55 мең сум акча җыелган, дәүләт аны 4кә тапкырлап 220 мең сум өстәп биргән. Шушы акчаларга халык катнашында күпергә торбалар сатып алынган, Совет урамындагы күперне сүтеп-төзекләндерү эшләре башкарылган, Ленин урамының яртысына карьердан ташып таш җәелгән, авылны яшелләндерү, елга буйларында җир ишелүгә каршы көрәш максатында агачлар утыртылган, зират өстен, андагы корыган агачларны кисеп чистарту кебек эшләр башкарылган.

    Авыл халкы республикада эшләп килүче программаларда да мөмкин кадәр катнашырга тырыша. Мәсәлән, Заһид Мәхмүтов "Гаилә фермасы" программасында катнашып грант ота һәм гаилә фермасы төзи. Радик Мәхмүтов "Лизинг-грант" программасына кереп, "МТЗ-82" маркалы трактор алган һәм үзшөгыль программасы нигезендә "Тайга" такта яру пилорамасы алып, әйбәт кенә эшләп тора.

    Әмма авылда эшләп бетерәсе проблемалар да бихисап әле. Беренчедән, бу һәр авылга хас юллар, күперләрне төзекләндерү, авылга су кертү өчен проект ясау проблемалары. Әлеге проблемаларны авыл җирлеге дәүләт ярдәменә таянып һәм үзләрендә референдум үткәрү нигезендә һәрбер йорттагы 18 яше тулган кеше исәбеннән чыгып акчалар җыеп башкарырга тели. Тик менә җирлек башлыгы Альберт Мөхәррәмовның авыл халкы алдындагы отчет чыгышыннан күренгәнчә, үткән елда әлеге үзара салым акчасын түләүдән читләшүчеләр дә шактый булган. Юллар, күперләр, су кертүне бергәләп хәл итәргә кирәк, югыйсә.

    Аннан соң тагын бер проблема-зиратта җир ишелү куркынычы зур икән авылда. Бу уңайдан экология министрына фотоматериаллар үткән елда ук җибәрелгән булган инде. Шулай ук, үткән елда башланган зират өстендәге корыган агачларны кисеп, җыештырып бетерү буенча эшне төгәлләү бурычы да тора.

    Халыкның да моң-зарлары күп иде җитәкчеләргә. Өлкән яшьтәге апа-абыйлар авылдагы фельдшерлык-акушерлык пунктларында баш даруы да булмауга зарларын белгертсәләр, йөрәк белән авыру кешеләр район үзәге хастаханәсендә МНО аппаратының булмавына, тикшеренү өчен Буа районына кадәр барырга кирәк булуына зарландылар. Шулай ук, авыл халкы цифрлы телевидение, телефон, интернет линияләренең иске булуына, җил-бураннардан соң аларның өзелүенә, элемтәнең начар булуына, кайбер урамнарда баганалардагы утларның бик тонык януына да зарларын белгерттеләр.

    Иске Кәкерледә буйдаклар күп

    Иске Кәкерле авылында да 2013 ел белән чагыштырганда кешеләр яши торган йортлар, халык, пенсионерлар, укучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, балалар туу һәм балалар бакчасына йөрүчеләр саны кискен кимегән, үлүчеләрнең саны арткан. Ни аяныч, авылда өйләнеп тормыш корырлык 50 дән артык ир-егет булуга да карамастан, 2014 елда нибары өч гаилә генә теркәлгән. Җирлек территориясендә 1201 кеше яши. Шуның 470е хезмәткә яраклы. 141 кеше читтә эшләп гаиләсен туендыра. Ә менә 132 кеше бөтенләй беркайда да эшләми икән. Аларның күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә.

    Үткән елда гына да Иске Кәкерле авылында урамнарны төзекләндерү буенча бик зур күләмдә эш башкарылган. Шулай да урамнарга чүп ташлауны дәвам итәләр икән Иске Кәкерледә.

    -Агрофирма филиалында 3-4 берәмлек трактор, сөт җыючының 3 транспорты бар, язгы һәм көзге чорда авыл юлларын саклау максатыннан аларга чикләү кертү кирәк. Үзара салымнан кергән акчага юллар, күперләр ясадык. Әмма, кайбер авылдашлар бу эштә катнашырга ашкынып тормый, андыйларның өйләренә берничә кат баруга да карамастан, 200 сум акчаларын кызгандылар,- ди Сәхаутдин Хөсәенов. Әлеге уңайдан берәү: "Бәлки үзара салымга кушылмаган кешеләрнең машинасын әлеге юллардан йөртмәскә кирәктер"-дип тәкъдим ясады.

    Кәҗә асраучылар арткан

    Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмовның әйтүенчә, бүгенге көнгә Иске Чүпрәле җирлегендә 5119 кеше теркәлгән, әмма аларның 323е монда яшәми. Барлыгы 942 пенсионер исәпләнә, үткән елларда ул сан 19га арткан, шуларның 66сы эшләп йөри. Мәктәп балаларының саны-583, 2013 ел белән чагыштырганда 48гә ким. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны да 55кә кимегән, бүгенге көндә алар 357әү. Гасыр кичкән олы буын вәкилләре-икәү, 90 яшендәгеләр-22. Үткән ел 53 бала туган, 55 кеше вафат булган. 23 яшь пар гаилә корган, 16сы аерылышкан. Статистика буенча, аерылышучылар саны беренче биш һәм 10-15 ел бергә торган аралыкка туры килә.

    Иске Чүпрәле авылы җирлегендә мөгезле эре терлек асраучыларның саны мактанырлык дәрәҗәдә. Аеруча кәҗә асраучылар саны арткан. 2013 ел белән чагыштырганда ул +88не тәшкил итә. Ә хафага салганы, үткән ел биш мунча януы күзәтелән. Әлеге уңайдан һәр йортка кереп, профилактик рейдлар уздырылачак.

    Фәрит Галләмов үткән ел эшләнгән эшләргә анализ ясады. Юллар төзелеше быел да дәвам итәчәген белдерде. Агымдагы елда бердәм тавыш белән үзара салым акчасы 200 сум күләмендә итеп билгеләнде.

    Авыл халкын карт агачларны кистерү, район үзәгендә хуҗасыз этләрнең йөрүе, юллар мәсьәләсе борчый. "Һәрбер проблеманы хәл итәргә тырышачакбыз",- диде Фәрит Галләмов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: