Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Городище өлкәннәре сертификатлы булды

    Әлеге авылның урта мәктәбе базасында оештырылган курсларда укулар тәмамланды һәм уннан артык олы яшьтәге кеше компьютерга өйрәнгәнлекләрен дәлилләп сертификат алды.

    Укулар үткән елның октябрендә башланган иде. Бу авылда мондый курслар беренче мәртәбә генә оештырылды. Ветераннарның җирле советы рәисе Геннадий Яруков әйтүенчә, авылның иң актив өлкәннәре беренчеләрдән булып исемлеккә язылган һәм укуда да сынатмаган. Мәктәпнең информатика укытучысы Надежда Мокшина да үз шәкертләреннән бик канәгать. "Олы яшьтә булуларына да карамастан, компьютерга өйрәнү теләге бик зур аларның. Һәр дәрестә үтелгән теманы кабат - кабат өйрәнергә туры килде. Хәзер һәр укучым папкалар, файллар, интернет браузерлар һәм электрон почта белән иркенләп эшли белә. Социаль челтәрләрдә һәм популяр яңалыклар сайтларында яхшы ориентлашалар. Дәүләт хезмәте порталына һәм Россиянең Пенсия фонды сайтындагы "Гражданинның шәхси кабинеты" на ничек теркәлергә кирәклеген дә өйрәнделәр, аларга югары сыйныфта укучы балаларны беркетеп тә дөрес эшләдек. Компьютерны яхшы беләүче укучылар абый - апаларын өйрәтеп кенә калмыйча, үзләре дә белемнәрен ныгыттылар,- ди Надежда Федоровна. Сертификатлар тапшырырга килгән россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе начальнигы Дамир Алимов өлкәннәрне укудагы югары өлгерешләре белән тәбрик итте. Интернет челтәре буенча электрон формада дәүләт хезмәтләреннән файдалану, шул исәптән Пенсия фондыннан мәгълүматлар алу көннән - көн киңәя бара. Әлбәттә, моның өчен компьтерда яхшы эшли белергә кирәк. Исегезгә төшерәббез, пенсионерларны компьютерга өйрәтү 2012 елда башланган иде. Шуннан бирле 255 кешегә сертификат тапшырылды. Өлкәннәребез ел саен компьютер буенча республика олимпиадаларында катнаша һәм призлы урыннар яулый.

    Йомгаклау дәресендә РФ Пенсия фондының район бүлекчәсеннән килгән баш белгеч - эксперт Марат Кәримов та катнашты, өлкәннәрне борчыган күп төрле сорауларга җавап бирде. Рәсемдә: имтиханнардан соң бергәләп истәлек өчен фотога да төштеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: