Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары Аллеясы барлыкка килде

    2015 -Чүпрәле елъязмасында парклар һәм скверларны яңарту елы белән истә калачак. Үткән шимбәдә район үзәк паркында яңа Геройлар Аллеясы барлыкка килде. Әлеге аллеяны булдыру Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район җитәкчелеге тарафыннан карар кылынган иде.

    Чүпрәле җире үз иленең ватанпәрвәр шәхесләре, батыр йөрәкле Геройлары, көчле һәм тәвәккәл кешеләре белән горурлана. Нәкъ менә аларның якты истәлеген мәңгеләштерү, шулай ук, киләчәк буынга тарихыбызны тапшыру максатыннан Чүпрәледән чыккан Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройларының бюстларын ясау турында сүз алып барылды.

    Ниһаять, тантаналы, тарихи мизгел вакыты җитте. Геройлар Аллеясында Чүпрәле данын республика, ил күләмендә таныткан шундый 17 батыр шәхесләрнең бюсты урнаштырылды. Аларны ачу тантанасында Аллеяда шәхсән үз бюсты да урнаштырылган, якташыбыз, Россия Герое Газинур Хәйруллин да катнашты.

    Тантаналы чара Дан монументы каршындагы мәңлек утка чәчәкләр бәйләме салу белән башланды. Район башлыгы Александр Шадриков чүпрәлеләрне сәламләп, шушы җирлектә туган, үскән батыр якташларыбызны белергә һәм онытмаска икәнлеген ассызыклады.

    -Һичшиксез әлеге кешеләр тарихта үз эзен калдырган ватанпәрвәрлекнең якты үрнәге булып торалар. Һәр йолдыз ул-батырлык. Һәм ул гомерләрен бүләк итү бәрабәренә яуланган. Шуның өчен Геройларыбыз алдында баш иеп, олы рәхмәтләребезне әйтәбез,-диде Александр Шадриков.

    Район башлыгы Аллеяны булдыруда зур хезмәт башкаручыларга Рәхмәт Хатлары тапшырды.

    Герой исеменә зур сынау юллары аша узган якташбыз Газинур Хәйруллин да батырларга хөрмәтен белдерде:

    -Бүген шундый олы бәйрәмдә якташларым арасында булуыма чиксез шатмын. Әлеге һәйкәлләр Геройларының якыннары, Чүпрәле халкы өчен олы бүләк. Парктагы бу аллея, районның олы бер тарихы булып тора һәм киләчәк буынны Ватанны ярату һәм саклау тәрбия юнәлешендә бәһасез өлешен кертәчәк.

    Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/7152-alleyu-geroev-otkrili-v-droghghanovskom-rayone.html адресы буенча карый аласыз.

    Кыска гына вакыт эчендә Геройларның бюстларын әзерләп, бар күңелен шуларга өргән, автор, Чуваш милли мәдәниятының атказанган эшлеклесе, скульптор һәм архитектор Николай Кондрашкин:

    -Минем вазифам бары тик бюстларны әзерләү генә иде. Олы рәхмәтне шушы идеяны тормышка ашыру теләге белән янган район җитәкчелегенә әйтәсе килә. "Үткәнен беләмәгәннең, киләчәе юк", диләр. Тарихны барлау олы бер хезмәт. Аның киләчәк буыннар белән дәвамлы буласын телисе килә.

    Тантаналы чарадан соң, кунаклар һәм район халкы Аллея мәйданы буйлап уздылар. Геройлар Аллеясында Советлар Союзы Геройлары: Зариф Алимов, Семен Уганин, Нурулла Фазлаев,Исмагил Хакимов, Петр Юхвитов, Дан орденының тулы кавалерлары: Зиатдин Арсланов һәм Григорий Семенов, Россия Герое-Газинур Хәйруллин, СССР Авиация промышленносте министры- Петр Дементьев, Социалистик Хезмәт Геройлары: Әхмәтгәрәй Әбдреев, Лазарь Дергунов, Александр Мокшин, Сергей Немасев, Равиль Низаметдинов, Абдулла Сабирҗанов, Хезмәт Даны орденынынң тулы кавалеры, төзүче Мөхәрәм Абдулханов бюстлары урнашкан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: