Чүпрәледә физкультурачылар көне үтте
Россиядә ел саен август аеның икенче шимбәсендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Безнең районда аны зурлап уздыру традициягә кергән.
Спорт бәйрәмен ачу тантанасы район үзәгендәге стадионда башланып китте. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт Гимнары яңгырый. Стадионга килгән спортчыларны һәм тамашачыларны район башлыгы Александр Шадриков ихлас күңелдән тәбрикли. Ул үзенең чыгышында район спортын үстерүгә зур өлеш керткән физкультура укытучыларының, федерация филиаллары җитәкчеләренең, тренерларның һәм Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә күркәм җиңүләргә ирешкән спортчыларның исемнәрен атый, аларга рәхмәт әйтеп тагын да зуррак күрсәткечләргә ирешүләрен тели.
Физкультура һәм спорт өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте, бигрәк тә спортның бадминтон төрен популярлаштыруда актив эш алып барганы өчен бадминтон буенча федерация филиалы җитәкчесе, район үзәк хастаханәсе хирург- травматологы Сингх Раджеш Кумар Татарстан Республикасы спорт һәм яшьләр эшләре буенча министрлыкның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Район башлыгы Александр Валерьевич, шулай ук, районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе завучы Иван Долговка әлеге министрлыкның Мактау Грамотасы һәм алкалы хоккей буенча укытучы- тренер Александр Бушуевка "Татарстан Республикасының физкультура һәм спорт отличнигы" дигән күкрәк билгесен тапшырды. Былтыр су төрләре буенча Казанда үткән ХVI дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыруга үзләреннән өлеш кертүчеләр арасында якташларыбыз да бар иде. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү буенча укытучысы Евгений Меньшов, йөзү буенча инструктор Рамил Айсин, йөзү буенча федерация филиалы җитәкчесе Ранис Юсупов, спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов та министрлыкның Мактау Грамоталары һәм истәлек медальләре иясе булдылар. Һәр елны районда футбол, волейбол, бадминтон, чаңгы, көрәш, алкалы хоккей, шахмат һәм өстәл теннисы буенча чемпионатлар уза. Анда оешма һәм предприятиеләрнең иң яхшы спортчыларыннан торган командалар үзара көч сынаша. Әлбәттә, ярышларны оештыруда федерация филиаллары җитәкчеләренең ролен әйтеп бетергесез.
Агымдагы елда, волейбол буенча район чемпионатында ир- егетләрнең -16 һәм хатын- кызларның 10 командасы арасында киеренке уеннар булды. Хатын- кызлар арасында Иске Чүпрәле урта мәктәбе беренче урынны яулады. Район башлыгы Александр Валерьевич командага истәлек бүләкләре һәм Мактау грамоталары, ә команда капитаны Румия Әхмәтовага тантаналы төстә күчмә кубокны тапшырды. Икенче һәм өченче урыннарга Иске Чүпрәленең күппрофильле лицее һәм мәдәният бүлеге командалары лаек булды. Билгеле инде, алар да бүләксез калмады. Ир- егетләр арасында район хакимияте егетләре остарак булып чыкты һәм быелгы кубокның иясе дә алар булдылар. Спорт мәктәбе белән күпфункцияле үзәк волейболчылары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Бәйрәм программасында спортның футбол, волейбол, баскетбол һәм йөзү төрләре буенча ярышлар каралган иде. район үзәгендәге бөтен спорт мәйданчыклары да көн буе гөрләп торды. Җанатарлар үз командалары өчен җан аттылар, уенчыларга дәрт өстәп җиңүгә рухландырдылар.
Яңа стадиондагы футболны карарга тамашачылар да күп килгән иде. Ни дисәң дә ерак барасы түгел ич, янәшәдә генә- район үзәгендә. Ә җиңүне Иске Чүпрәле авылы егетләре яулады. Волейболда күптармаклы технологияләр техникумы командасы җитезрәк булып чыкты. Баскетбол буенча Иске Чүпрәле урта мәктәбе спортчыларына тиңнәр булмады. Йөзүчеләр арасында да көчлеләр ачыкланды. Призлы урыннар яулаган барлык спортчыларга Мактау Грамоталары, истәлек бүләкләре һәм медальләр тапшырылды. Теләгән кешеләр ГТО нормаларын тапшырып үзләренең сәламәтлекләрен тикшерделәр. Сүз уңаенда шуны да әйтик, соңгы елларда районда физкультура һәм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалауга зур игътибар бирелә башлады. Монда үткәрелгән спорт чаралары һәм ярышлардан тыш, район башлыгының спортка бөтен халыкны тарту буенча куйган бурычын да әйтергә кирәктер. Район үзәгенән тыш ерактарак урнашкан торак пунктларда да спорт мәйданчыклары калкып чыкты. "Боларның бөтенесе дә район халкы өчен төзелде, чүпрәлеләр спорт белән шөгыльләнсен, исән- сау яшәсеннәр!",- ди Александр Валерьевич.
Баскетбол буенча федерация филиалы җитәкчесе Алмаз Вәлиуллов үзе дә җаны- тәне белән спортны ярата. Ул көнне дә җиңүче командаларны тәбрикләргә кыйммәтле бүләкләр алып килгән иде. "Якын киләчәктә баскетбол уены да районда иң популяр спорт төрләреннән саналыр һәм аны төрле яшьтәге райондашларыбыз уйнар",- ди Алмаз Җәдитович. Ә спорт бәйрәме башланыр алдыннан чүпрәлеләр республикабызга карата булган иң изге теләкләрен кәгазь битләренә язып, стадиондагы теләкләр агачы ботакларына беркеттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев