Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә физкультура сәламәтләндерү комплексы төзелә

Соңгы елларда район территориясе - төзелеш мәйданына әйләнде. Кайсы тарафка күз салсаң да төзелешкә, төзекләндерүгә юлыгасың. Үткән елның көзендә район үзәгендә тагын бер яңа объект - физкультура сәламәтләндерү комплексын сафка бастыру башланган иде.

Тармаклы технологияләр техникумы биләмәсендә төзелеп ятучы әлеге комплекс әркемнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Аеруча көз айларында зур-зур субайлар каккан тавыш район үзәгендә яшәүчеләрне битараф калдырмады. Шул тирәдә яшәүчеләр авыр техника гөрелтесе астында йокларга ятты, шул тавышка уянды. Чөнки төзүчеләр дә таң беленгәннән алып, кич караңгыга кадәр эшли хәзер. Әлбәттә инде моның нәтиҗәсе дә күз алдында - ике-өч ай дигәндә әлеге спорт сарае мәһабәт бина булып күтәрелде.

Райондашларның кызыксынган сорауларына җавап бирү максатыннан әлеге төзелеш урынына килеп мондагы эшләрне алып баручы иң җаваплы кеше, прораб Әнәс Шиһаповка мөрәҗәгать иткән идек, ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде:

-Биредә тренажерлар куелган зал, чишенү бүлмәләре, баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уеннары үткәрү өчен өчен аерым һәм универсаль мәйданчыклар урын алачак. Бүгенге көндә тышкы яктагы эшләрне төгәлләдек дияргә дә була. Бинаның фасад өлешен генә матурайтасы калды. Ә эчке тарафта башкарасы эшләр күп әле. Шулай да билгеләнгән вакытка бырысы да әзер булыр дип уйлыйбыз.Әнәс Шиһапов республикада Универсиада объектларын төзүдә дә катнашкан икән.

Район Башкарма комиеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Полюшков:

- Шундый зур спорт корылмасы районда ике җирдә булачак. Берсе аның "Дачный" поселогында төзелә. Бу бинаның гомуми мәйданы исә - 1420,5 кв.м. тәшкил итә, ул 45 метр озынлыкта, 24 метр киңлектә. Объектны төзү эшләре республика программасы кысаларында "Алтын групп" подрядчы оешмасы тарафыннан алып барыла. Яңа спорт комплексын куллануга тапшыру вакыты - агымдагы елның яз башы.

Район тармаклы техногоияләр техникумы директоры Рамиль Әхмәтов:

-Физкультура-сәламәтләндерү комплексының нәкъ безнең техникум территориясендә төзелүенә шатландык, әлбәттә. Техникум студентларына спорт белән шөгыльләнү өчен махсус спорт залыбыз юк иде. Шуңа да алар яраклаштырылган спорт бүлмәсендә һәм соңгы елларда төзелгән урамдагы спорт мәйданчыгында физкультура-спорт белән мәшгульләр. Яңа спорт комплексының кулланылышка тапшырылуын түземсезлек белән көтәбез. Бу уңайдан республика, район җитәкчелегенә рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев